Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов табибларга: "Аллаһы Тәгалә үзегезгә исәнлек бирсен"

Быелга төп бурычлар: ковидны контрольгә алу һәм коллектив иммунитет формалаштыру. Узган елга нәтиҗә һәм киләчәккә планнар турында Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык коллегиясендә сөйләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә табибларга олуг рәхмәтен җиткерде.

Уртача гомер озынлыгы – 72 яшь
2020 ел пандемия генә түгел, табибларның батырлыгы белән дә истә калыр, мөгаен. Бу вирус белән көрәштә медицина хезмәткәрләренә сугыш вакытында кебек, катлаулы шартларда эшләргә туры килде. Табиб һөнәренең дәрәҗәсе, ак халатлы “фәрештәләр”гә рәхмәт сүзләре коллегиядәге чыгышларда күп яңгырады.
Республикада коронавируслы авыруларны кабул итә торган махсуслашкан 55 медицина оешмасы булдырылган. Бу эшкә республиканың зур оешмалары да үз өлешен кертте. Битлекләр, кислород, йогышсызландыру чаралары белән тәэмин итүче предприятиеләргә Татарстан Президенты, Сәламәтлек саклау министры да рәхмәтен җиткерде. Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коронавирустан бигрәк, мәгълүмати вирусның тиз таралуын да исәпкә алды. Социаль челтәрләрдә коронавируска кагылышлы хәбәрләрләрнең күбесе халыкның башын бутады. Дөреслеккә туры килмәде.

Бу чир чын мәгънәсендә сынау булды. Әле 2019 елда гына уртача гомер озынлыгы Татарстанда 74 яшьне тәшкил итсә, хәзер – 72,6. Туучылар саны да кимегән. 
– Идел буе округы төбәкләре арасында Татарстанда үлем күрсәткече түбән. Әмма, тынычланырга ярамый. Диспансеризация туктап тору кеше сәламәтлегенә, демографиягә тискәре йогынты ясады. Кабат 2003 ел күрсәткеченә кайттык, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Үлем очракларын киметү буенча Татарстан Министрлар Кабинеты Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә комплекслы план да булдырган. Иң мөһиме – авыруларны башлангыч чорда ачыклау, кисәтү, дип саный белгечләр. Өйдәге үлем очраклары күп булган – Азнакай, Ютазы, Мөслим районнарын аерым искәртте министр, бу хакта аңлатма таләп итүен дә әйтте. 

Чират беренчел звенога 
Үлемгә китергән төп сәбәп – йөрәк-кан тамыры авырулары. Икенче урында – онкология, быел сулыш юллары белән бәйле чирләр өченче урынга чыккан. Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов әйтүенчә, былтыр 2019 ел белән чагыштырганда 2168 яман шеш очрагына азрак ачыкланган. Онкология авырулары белән көрәштә кисәтү эшләренә һәм беренчел звено эшчәнлеген көчәйтергә кирәклегенә басым ясалды. Сүз уңаеннан, быел нәкъ менә беренчел звеноны төзекләндерүне үз эченә алган биш еллык программа тормышка ашырыла башлаячак. Моның өчен бюджеттан 13,4 миллиард сум акча каралган. 

Реклама

Әле ел башында гына ковид табиблар өчен билгесез бер вирус булса, хәзер бу өлкәдә тәҗрибә җитәрлек. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев Татарстанда бик авыр хәлдәге ковидлы авыруларны “Ансат” очкычында хастаханәгә китергәндә файдаланыла торган капсулаларны күрсәтте. 
– Табиблар махсус киемнәрдән булсалар да, очучылар киенә алмый. Шуңа да пациентларны барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган махсус капсулаларда күчерәбез. Монда табиб пациент белән турыдан-туры элемтәгә керми. Республикада 28дән артык авыруны шундый җайланмада китерделәр инде, – ди табиб.

Ковид белән көрәштә иң нәтиҗәле юл – вакцинация. Бүген Татарстанда 10 меңнән артык кешегә прививка ясалган.

Марат Садыйков тиз арада медицина ярдәме күрсәтүдә республикага тагын бер “Ансат” очкычын булдыру кирәклеген дә әйтте. Ковид белән авырган кешеләрне тернәкләндерүдә шифаханәгә юлламалар белән тәэмин итүне сорап Президентка мөрәҗәгать итте. 
– Сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сораулар һәрчак өстенлекле булды. Ситуацияне контрольдә тотабыз. Әмма тынычланырга иртәрәк, ковид беркая да китмәде. Ярты сәгатькә генә “кызыл зона”га кердем. Күрдем: медицина хезмәткәрләренең эше җиңел түгел. Аллаһы Тәгалә үзегезгә исәнлек бирсен, гаиләгезгә дә сабырлык телим, – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 

Коллегия саннарда 
Татарстанда 21 лабораториядә ковидка тест тапшырып була. Шул исәптән 10сы – дәүләтнеке, 6сы шәхси. Аларда көненә 8 меңнән артык тикшерү уздырыла. 
Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылганнан бирле анда 22445 кеше мөрәҗәгать иткән. 
Ковид белән көрәштә катнашы булган медицина хезмәткәрләренә барлыгы 3,9 миллиард сум өстәмә акча түләнгән. 1460 медицина хезмәткәренә иминиятләштерү буенча 107 миллион сум бирелгән. 
Ковилды авыруларны дарулар белән тәэмин итүгә 228 миллион сум акча тотылган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: