Шәһри Казан

"Көненә утызга якын операция ясала, онкология белән авыручылар кимеми..."

15 февраль – халыкара операциядә катнашучы шәфкать туташлары көне иде. Шәфкать туташларын юкка гына ак халатлы фәрештәләргә тиңләмиләр. Кешене ягымлы йөзләре, җылы сүзләре белән дәвалый алар. Катлаулы операциягә кергәндә пациент өчен тынычландыручы, көч бирүче шәфкать туташлары булу аеруча мөһим.

Шундый хезмәткәрләрнең берсе, 39 елга якын Республика онкология диспансерында өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Рамилә Низамиева белән сөйләштек. Әңгәмәдәшем тумышы белән Төркмәнстаннан. Әтнә районы Олы Бәрәзә авылыннан булган әти-әнисе бәхет эзләп чит җирләргә чыгып киткән була. Рамилә ханым һәм аның апасы да шунда туа. Рус мәктәбендә укыса да, кечкенәдән татарчаны яхшы белә кызлар. “Ишегалдындагы балалар белән төрекмәнчә сөйләшсәм дә, гаиләдә бары туган телдә генә аралаштык”, – ди ул. Мәктәпне тәмамлагач та, Казанга медицина училищесына укырга керә. Әниләре дә Рамиләнең туган якларга кайтып төпләнүен телиләр. Дипломлы яшь белгеч республиканың онкология диспансерында эшли башлый. 39 ел эчендә гади шәфкать туташыннан операция бүлегендә эшләүче табиб ярдәмчесенә әйләнә. Аңа онкология хезмәтенә нигез салучылар, танылган табиблар, профессорлар Мойше (Михаил) Сигал, Рифкать Тазиев белән эшләргә туры килгән.

– Рифкать Мингазовичның уң кулы булдым. Ул миңа чын шәфкать туташы нинди булырга кирәклекне өйрәтте. Пөхтәлек, чисталык, игътибарлы булу беренче урында. Операция вакытында игътибарны читкә юнәлтергә ярамый. Табиб белән сүзсез аңлашырга, аның күзенә һәм кулына карап кына эшләргә өйрәндек, – ди Рамилә ханым.

Бүген әңгәмәдәшем үзе остаз. Яшь шәфкать туташларына киңәшләрен бирә, тәҗрибәсен өйрәтә.
 – Үз эшеңне чын йөрәктән яратып эшләсәң аның авырлыклары сизелми. Көненә утызга якын операция ясала, онкология белән авыручылар кимеми. Бу эштә җаваплылык тоеп, үз эшеңне белеп башкару кирәк, – ди Рамилә ханым.

Реклама

Операциягә кергәндә эчтән генә дога укырга гадәтләнгән. Һәр пациент өчен борчылып, операциянең уңышлы узуын теләп тора.

Әңгәмәдәшем ире белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Ире дә 24 елга якын онкология диспансерында шофер булып эшләгән. Ял көннәрендә Олы Бәрәзә авылындагы йортларына кайталар. Анда яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр, ике ел элек Рамилә ханым Төркмәнстанда яшәп калган апасы янына кунакка барып кайткан. Аның буш вакыты юк та диярлек, кулына баян алгач, күңеле ял итә. Бу шөгыльгә мәктәптә укыганда ук өйрәнгән булган.

59 яшьлек Рамилә ханымның сылу гәүдәсенә, чибәрлегенә, җитезлегенә күзләр тимәсен. “Минем өчен фитнес – эш һәм авыл. Дөрес туклану да мөһим. Майлы ашамыйм, камыр ризыкларына исем китми, гел хәрәкәттә булырга туры килә”, – дип серләрен уртаклашты ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: