Шәһри Казан

Табибларга кытлык бетә

12 гыйнварда Казанның барлык сырхауханәләрендә пациент чакыруы буенча махсус эшләүче фельдшер һәм табиблар бригадаларыннан торган кичектергесез ярдәм бүлекләре эшли башлады. Узган елның июнь аенда башкаланың 18, 10, 2 нче сырхауханәләрендә сынау рәвешендә эшли башлаган проект уңышлы булып, аларны калган сырхауханәләрдә дә сынап карарга булганнар.

Казан шәһәре башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең дәвалау эше буенча урынбасары Альбина Малова «ШК»га сөйләгәнчә, авыру кеше өенә табиб чакырган очракта, аның авыру төренә карап, чирләгән кеше янына йә участок табибы, яки фельдшер, йә инде дежур табиб барачак.

- Участок табиблары җитмәү беркемгә дә сер түгел. Үз табибы бөтенләй булмаган участоклар да бар. Мондый очракларда аларның вазифаларын күрше участок табибы башкара иде. Авыру шалтыраткан вакытта табиб сырхауханәдә пациентларын кабул итә торган була, эш сәгате бетмичә, авыруның өенә бара алмый. Димәк, авыруга аны көннәр буе көтәргә туры килә. Хәзер исә моның өчен тиз арада ярдәм күрсәтә торган персоналлар бар. Әйтик, температура күтәрелгәндә, тамак авыртканда, өстәмә җитди билгеләре булмыйча баш авыртканда, фельдшер килә. Аларның, машина белән килгәч, үзләре белән кирәкле җиһазлары, әйтик, кандагы шикәр күләмен үлчи торган аппаратлары, дарулары булачак. Кыскасы, мини ашыгыч ярдәм дип атарга була аларны, - дип аңлатты сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Реклама

Альбина Малова әлеге проектның бик җайлы булуын да әйтеп узды. Участок табибларының пациентларны кабул итәргә өстәмә вакытлары барлыкка килде, аларның эш сәгатьләрен дүрт сәгатьтән бишкә кадәр арттырып була икән. Димәк, авыруларны да күбрәк кабул итәчәкләр. Табибларга кытлык булганда аның мөһимлеге бигрәк тә сизелә, диде ул. Ә инде юл-транспорт һәлакәтләре, инфаркт, инсульт нәтиҗәсендә бик тиз арада медицина ярдәме күрсәтү өчен ашыгыч медицина ярдәмен чакыртырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: