Шәһри Казан

Табибларны шәфкать туташлары алыштыра?

Табиблар вазифаларының бер өлешен урта медицина персоналларына, ягъни шәфкать туташларына тапшырырга ниятлиләр. Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибының шәфкать туташлары белән эшләү буенча урынбасары Надежда Погуляй сүзләренчә, Казанда инде мондый практика гамәлдә. Мисал өчен, Татарстан башкаласының «Азино» микрорайонындагы балаларны фельдшерлар карый икән. Шул рәвешле җитәкчеләр шәфкать туташларының дәрәҗәсен арттырабыз һәм...

Табиблар вазифаларының бер өлешен урта медицина персоналларына, ягъни шәфкать туташларына тапшырырга ниятлиләр.

Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибының шәфкать туташлары белән эшләү буенча урынбасары Надежда Погуляй сүзләренчә, Казанда инде мондый практика гамәлдә. Мисал өчен, Татарстан башкаласының «Азино» микрорайонындагы балаларны фельдшерлар карый икән. Шул рәвешле җитәкчеләр шәфкать туташларының дәрәҗәсен арттырабыз һәм табибларның эшләрен бераз булса да җиңеләйтәбез, дип саный. Дөрес, бу система тулысынча эшли башласын өчен законга үзгәрешләр кертергә һәм сәламәтлек саклау системасының яңа икътисади моделен булдырыр­га кирәк.

Беребезгә дә сер түгел, табиб­лар югары квалификациягә ия булу өчен гомер буе белем ала, үз белгәннәрен һәрдаим яңартып тора. Бу дөрес тә, чөнки алар кеше сәламәтлеге өчен җавап бирә бит. Әмма яхшы табиб булу өчен уку йортларында бирелгән белем генә җитми, мөстәкыйль шөгыльләнү, белемеңне арттыру өстендә эшләү мөһим. Казан медицина көллияте директоры Зөһрә Хисаметдинова фикеренчә, республика медицина хезмәткәрләрен укыту, өйрәтү максатыннан, уртак бер мәйданчык булдыру шарт. Бу мәйданчыктан табиблар гына түгел, ә гап-гади кешеләр дә файдалана алыр иде. Анда исә сәламәтлеккә йогынты ясаучы факторлар хакында мәгълүмат булдыру зарур. Ник дигәндә, безнең халык Елена Малышева, Геннадий Малахов кебек халык медицинасын алга сөрүчеләр телеэкраннардан ни сөйләсә, шуның белән дәвалана. Ә бит һәр кешенең организмы төрле, үзенчәлекле. Авырулар да һәр кешедә төрле формада узарга мөмкин. Безнең урта һәм өлкән буын вәкилләре исә табиб белән киңәшләшми, диагноз куймый, тикшеренми генә ни ишетсә, шуның белән дәвалана башлый... Россиядә инде озак еллар буе «Культура» каналы эшли һәм анда тәүлек әйләнәсе диярлек кешеләрне югары культурага, классикага җәлеп итә торган тапшырулар күрсәтәләр. Нишләп әле сәламәтлекккә, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган шундый телеканал булдырмаска ди? Аны «Халык сәламәтлеге», «Милләт сәламәтлеге» яки башкача атарга булыр иде. Әмма бу телеканалда профессиональ табибларның гына эшләве мөһим. Башка «табибларны» без федераль каналларның берничәсендә болай да күреп беләбез...

Россия халык фронтының соңгы форумы «Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина» темасын ачуга корылган иде. Әлеге форумда Татарстан вәкилләре дә катнашты.

Реклама

Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге рәистәше, «Социаль гаделлек» эшче төркеме җитәкчесе Фәридә Хуҗина:

- Без бу форумга нидер тыңлап кайту нияте белән генә түгел, ә үзебезнең тәкъдимнәребезне җиткерү максатыннан да барабыз. Әлеге тәкъдимнәр медицина өлкәсендә кадрлар мәсьәләсенә кагыла. Без табибларның эшен киметеп, аларның вазифаларының бер өлешен шәфкать туташларына тапшыруны тәкъдим итәргә ниятлибез, - дип белдерде.

Форум Россия ­Президенты һәм халык фронты лидеры Владимир Путин инициативасы белән оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: