Шәһри Казан

Табибны өйгә чакырту кагыйдәләре: кайда, кайчан һәм ничек

Сорауларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл СӘЛИМҖАНОВА җавап бирә.

Табибны телефон аша өйгә ничек чакыртырга?

Теркәлү урыны буенча сырхауханәдә һәркемгә терапевт, балалар педиатры билгеләнә. Кирәк чакта табибны өйгә чакырту өчен, сырхауханә регистратурасына шалтыратырга кирәк. Исем-фамилиягезне, участок номерыгызны әйтеп, табибны чакырту сәбәбен аңлатканнан соң, сезнең заявканы кабул итеп алалар. Терапевт йә балалар педиатры шул ук көнне киләчәк. Авыл җирендә медицина ярдәмен участок фельдшерлары күрсәтә.

Табибны интернет аша да чакыртып буламы?

Электрон медицина хезмәтләре исемлеге гел тулылана бара. Әйтик, хәзер интернет аша табибка язылырга гына түгел, аны өйгә дә чакыртырга була. Бу дәүләт хезмәтләре күрсәтү электрон порталындагы шәхси кабинет аша эшләнә. Диспансеризация узу өчен дә, балалар табибын өйгә чакырту өчен дә чиратка интернет аша язылырга мөмкин. Шулай ук сырхауханәләрнең үз сайтлары аша да табиб чакыртуны җайлаганнар. Моның өчен иминият полисы номерыңны һәм туган елыңны язу да җитә.

Авыл җирендә фельдшерның эш сәгате ничәгә кадәр санала? Аны кайчан чакыртырга була?

Авыл фельдшерының эш графигы районга, җирлеккә карап аерыла. Моны, кагыйдә буларак, район үзәк хастаханәсенең баш табибы билгели. Гадәттә, авыл фельдшерларының эш сәгате нормага салынмаган. Алар эш графигыннан тыш та мохтаҗ кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Фельдшер отпускага киткән очракта, авырып китсә, аңа алмаш куюны да баш табиб хәл итә.

Нарколог, невролог, хирург кебек тар белгечләрне өйгә чакыртырга буламы?

Әгәр регистратурага шалтыратып белгечләрне чакыртырга телисез икән, беренче чиратта, сезгә барыбер участок терапевтын билгеләячәкләр. Лор, хирург кебек белгечләр бары тик инвалидларның, сугыш ветераннарының, йөри алмаучы авыруларның, 80 яшеннән узган өлкән кешеләрнең генә өенә килә, ә башкаларга терапевт бара. Ул, авыруны караганнан соң, кирәк дип тапса, башка белгечләргә барыр өчен, юллама бирә. Тик, алга таба тикшеренү өчен, сырхауханәгә авыру үзе барырга тиеш булачак.

Кайсы очракта табибларны бушлай чакыртырга мөмкин?

Россиядә яшәүче һәр кешенең иминият полисы булырга тиеш. Әлеге документ нигезендә, дәүләт хастаханәләрендә һәркемгә бушлай ярдәм күрсәтелә. Дәүләт медицина учреждениесеннән участок терапевтын, балалар педиатрын, авыл җирендә фельдшерны өйгә бушлай чакыртырга була. Әгәр кешенең полисы юк, ул Россия гражданины булып саналмый икән, бары шәхси клиникаларда гына тикшеренү узарга мөмкин. Биредә хезмәтләр - түләүле.

Салкын тиеп авырганда тән температурасы ничә градуска кадәр күтәрелсә табибны өйгә чакыртырга кирәк?

Температура - табиб чакырту өчен төп сәбәп түгел. Әгәр авыру үзе сырхауханәгә килә алмый икән, сәламәтлеге белән бәйле җитди сәбәпләре булганда, табибны өйгә чакыртырга туры килә. Гадәттә, тән температурасы 38 градустан артканда, табиб чакырталар. Шулай ук кан басымы 160/100 мм күрсәткеченнән артып киткәндә дә, терапевт күзәтүе астында булу яхшырак.

Кайсы очракта участок табибын түгел, ә «ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртырга кирәк?

Кайбер очракларда кешегә тиз арада ярдәм күрсәтү таләп ителә. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтен түбәндәге очракларда чакыртырга сәбәп бар: сулыш алу авырлашканда, кан киткәндә, артык югары температура булганда, түзеп булмаслык баш авыртканда, көзән җыерганда, аңны югалтканда, эч авыртканда, йөрәк чәнчегәндә, бик каты бил сызлаганда. Әгәр бу авыртулар тиз генә басылмаса, «ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртырга кирәк.

Ни өчен авылда «ашыгыч ярдәм» хезмәтен фельдшер аша чакыртырга кушалар?

Сәламәтлек саклау министрлыгында «ашыгыч ярдәм» хезмәтен бары фельдшер аша гына чакыртырга мөмкин, дигән закон юк анысы. Берәүне дә «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакыртудан тыя алмыйлар, әмма бу күп авылларда фельдшер белән килештереп эшләнә. Ник дигәндә, район хастаханәләрендә «ашыгыч ярдәм» машиналары санаулы. Әгәр һәр кеше турыдан-туры «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтырата башласа, бер машина кая барып өлгерсен? Табиблар, гадәттә, кеше тормышына куркыныч янаган бик кирәкле урынга ашыгалар. Дөрес, вазгыять төрле районда төрлечә. Кайбер район хастаханәләрендә «ашыгыч ярдәм» машиналарына кытлык юк.

«Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә килгән чакырулар икегә бүлеп карала: кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм. Кичектергесез медицина ярдәме күрсәтергә кирәк булганда (кинәт кенә йөрәк туктау, кеше күп җыелган урында кешенең хәле начарланып сулыш алып булмау һәм башкалар), табиблар 20 минут эчендә урынга килеп җитәргә тиешле. Ә ашыгыч ярдәм вакытында, әйтик, кан басымы күтәрелгәндә, «ашыгыч ярдәм» хезмәте ике сәгать эчендә килә ала. Кыскасы, чакыру кабул ителгәч тә, беренче чиратта, авыру янына фельдшер бара, авыруның хәлен бәяләп, ул «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакырта. Бик авыр очракларда, табиблар килеп җиткәнче, беренче ярдәмне күрсәтә тора.

Шимбә, якшәмбе участок табибын чакыртып буламы?

Персонал саны чикләнгән булу сәбәпле, барлык сырхауханәләрдә дә шимбә, якшәмбе кизү торучы табиблар юк. Кайберләрендә шимбә ярты көн эшләүчеләр очрый. Шуңа да ял көннәрендә «ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртсаң яхшырак.

Әгәр чакырткан табиб өйгә килмәсә, кая мөрәҗәгать итәргә?

Кискен тын юллары авырулары, грипп эпидемияләре, авыручылар еш булган вакытта, табиблар һәр кешегә килеп өлгермәскә мөмкин. Сәгать 12гә кадәр чакыртсаң, гадәттә, участок табиблары сырхауханәдә кабул итү сәгатьләре төгәлләнгәч, чакырулар буенча китә. Кичке якта табиб чакырткан булсагыз, терапевт килеп өлгермәскә дә мөмкин. Мондый очракта, табибны икенче көнгә чакыртырга, бу хакта регистратурага хәбәр итәргә була. Ничек кенә булмасын, авыруга «больничный» кәгазе табибны чакырткан көннән бирелергә тиеш.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Балык кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 6 декабря 2017 в 11:36
    Назгөл Дибаеваның Илфак Шиһаповка тапшырылмаган хатлары: «Китмә, аңлат миңа...» Ул инде ярты ел безнең белән юк... 29 ноябрь көнне хезмәттәшебез, якын дустыбыз, искиткеч талантлы шәхес Илфак Шиһаповның үлеменә ярты ел булды. Шул вакыт эчендә аны уйламаган бер көн булдымы икән? Менә ишекләрне киң итеп каерып ачып килеп керер, көр тавышы белән бүлмәләрне тутырыр, «Үзең ничек соң?» – дип, һәрберебезнең хәлен сорашып чыгар кебек.
    967
    1
    8
  • 6 декабря 2017 в 10:17
    Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ Яңа ел якынлаша, кибет киштәләре төрле тәм-томнар белән тулган. Әле вакыт җитәрлек булса да, күпләр хәстәрен күрә башлады, бүләк әзерлиләр.
    177
    0
    0
  • 6 декабря 2017 в 11:58
    Михаил Серяков: «Без телгә хөрмәт белән карыйбыз» Кайбыч районында төрле милләт вәкилләре яши. Биредә татарлар – 67, руслар – 26, чувашлар 5,3 процентны тәшкил итә. Районда 17 мәктәп исәп­ләнә. Һәм бер генә ата-ана да татар телен өйрәнүдән баш тартмаган.
    177
    0
    0