Шәһри Казан

Татарстанда гомер озынлыгы арта, үлүчеләр саны кими

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының еллык коллегиясе быел Фәннәр академиясе бинасында узды.

2016 ел онкология авыруларына каршы көрәшкә багышланганга, кунакларны ишегалдында ук шешләр барлыкка килгән эчәк рәвешендәге үзенчәлекле символик эшләнмә каршы алды. Чара кысаларында медицина өлкәсендәге алдынгы проектларны чагылдырган күргәзмә дә оештырылган иде. Нәтиҗәләр ясау, киләсе елга медицина өлкәсендә үсеш стратегияләрен билгеләүгә юнәлтелгән коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Виталий Флек, чит ил кунаклары да катнашты. Чарада яңгыраган төп нәтиҗәләргә тулырак тукталыйк.

Сәламәтлегебез - үзебезнең кулларда

Былтырның төп нәтиҗәсе ул -үлүчеләр саны кимү һәм уртача гомер озынлыгын арттыру, дип саный министр.

- Соңгы алты елда медицина өлкәсендә куелган тырышлыклар заманча технологияләргә нигезләнеп ярдәм күрсәтү системасын җайга салу мөмкинлеген бирде, - ди ул.

Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда уртача гомер озынлыгы 73 яшькә җиткән. Үлүчеләр саны, 2015 ел белән чагыштырганда, 1586 кешегә кимрәк (тулырак инфографикада.)

Былтыр, беренче тапкыр, онкология авыруларыннан үлүчеләр санын 1 процентка гына булса да киметә алдылар. Бу өлкәдә эш 2017 елда да дәвам итәчәк. Быел Әлмәттә нур терапиясе төбәк үзәге ачарга ниятлиләр. Әлегә бу проект дәүләт экспертизасы үтә. Ул «Татнефть» компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Оешма үзәк төзелешенә 300 миллион сумнан артык инвестиция кертергә җыена.

- Күп чыгымнар таләп итсә дә, республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен бу үзәк бик кирәк. Онкология белән авыручыларның 70 проценты нур терапиясенә мохтаҗ, - дип саный министр.
Рөстәм Миңнеханов йөк­ләмәсе белән, планда - Чаллыда да төбәк үзәген булдыру.
Өч бала анасы, ракны җиңгән Юлия Ивашкевич, үз мисалында, яман шеш белән ничек көрәшүе турында сөйләде. Ул шулай ук онкология авыруларыннан дәваланучыларның «Мы вместе - Без бергә» җәмгыяте эшчәнлеге белән дә таныштырды. Биредә ракны бассейн, спорт, әкиятләр ярдәмендә дә дәвалыйлар икән. (Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарыннан укый аласыз.) Авырудан, химия терапияләрдән дә курыкмаска өндәде Юлия. Шулай ук «чит илдә дәвалану нәтиҗәлерәк» дигән имеш-мимешләрнең дә дөреслеккә туры килмәвен, күкрәк яман шешен Татарстанда да тиешенчә дәвалап булуына басым ясады.
- Сәламәтлегебез - үзебезнең кулларда, шуңа да кеше даими тикшеренеп торырга тиеш, - ди сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.
Былтыр республикада 600 меңгә якын кеше диспансеризация узган. Авыруларны беренчел стадиядә ачыклау мөһим. Сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең авыруларны башлангыч чорда билгеләргә мөмкинлек биргән әлеге өлкәгә акчалар кертүен дә хуп­лады министр.

Гаиләдә өч бала гадәти күренеш булырга тиеш

Узган елның тагын бер мөһим вакыйгасы - Республика клиник хастаханәсе каршында Перинаталь үзәк ачылу. Бала тудыру вакытында 70 процент очракта күзәтелгән төрле патологияләрне исәпкә алсаң, җитлекми туган сабыйларга югары технологияле, сыйфатлы ярдәм күрсәтә торган әлеге үзәк аеруча кирәк. Перинаталь үзәктә елына 9 мең бала туачак дип планлаштырыла. Президент Рөстәм Миңнеханов исә чыгышында бу теманы да читтә калдырмады.

- Соңгы алты елда туучылар саны артты, шулай да былтыр балаларның азрак тууы борчый. Дөрес, бу демографик хәл белән дә бәйле. (Р.S.: хәзер күбесенчә 1990 елларда туучылар гаилә кора, ә алар чагыштыр­мача аз.) Шулай да халыкка, гаиләдә өч бала гадәти күренеш булыр­га тиеш, дигән фикерне җит­керсәк иде. Хатын-кызлар өченче, дүртенче балаларын да тапсыннар өчен, дөрес сүзләрне табу, стимул булдыру мөһим. Моны шәхси үрнәктә күрсәтергә кирәк, - диде Президент, елмаеп.
Аның сүзләрен хуплап, зал алкышларга күмелде.

Сырхауханәләр яңартылачак

Казан шәһәренең 18нче сырхауханәсендә 67 мең кеше теркәлгән. Республикада гамәлгә ашырыла башлаган «Дустанә сырхауханә - Татарстан стандарты» проектына беренчеләрдән булып кушылган сырхауханә бу. Әлеге проектта иң мөһиме - халык өчен уңайлы мохит тудыру. Монда пыяла тәрәзәле регистратура бүлмәләре дә юк, медицина персоналы һәр клиент белән янына басып сөйләшә. Табибның пациент белән аралашу вакыты да 15 минутка кадәр озайтылган. Авыру янына өйгә барырга туры килсә, моны махсус фельдшер төркеме башкара. Алар больничный кәгазен дә рәсмиләштерә, кирәкле анализларны да ала, беренчел ярдәм дә күрсәтә.
Үткәрелгән сораштырулар буенча, халыкның 76 проценты медицина ярдәменнән канәгать. Шулай да электрон чиратка язылуларның тулы көченә файдаланылмавы, сырхауханәгә шалтыратып булмау кебек сораулар күп­ләрне борчый. Шул ук проб­лемаларны Президент та искәртте.
- «Халык контроле» порталына, интернеттан шәхсән үземә дә медицинага кагылышлы шикаятьләр килә, -диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу өлкәдә Адел Вафинга социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләргә карата игътибарлы булырга кушты.
- Безгә сырхауханәләрне төзекләндерү мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. Быел тагын бер кат тикшереп, мөмкинлекләребезне чамалап, кайбер сырхауханәләрне капиталь ремонт программасына кертербез. Халык кайда гына яшәсә дә, сыйфатлы медицина ярдәме алырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Менә инде биш ел авыл җирендә медицина өлкәсен модернизацияләүгә зур игътибар бирелә. 2012 елдан бирле 368 модульле фельдшер-акушерлык пункты салынган, үзәк хастаханәләр төзекләндерелгән, кадрлар мәсьәләсе хәл ителгән. Шулай да ремонт таләп ителгән объектлар бар әле. Авылда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы быел да дәвам иттереләчәк.
Чарада шәхси клиникалар мәсьәләсе дә күтәрелде.

- Сәламәтлек саклау министрлыгы дәүләтнеке булмаган медицина учреждениеләрен дә күзәтүгә алырга тиеш. Анда тәртип бозулар күзәтелә икән, җитди чаралар күрелсен, - диде Президент.
Ашыгыч ярдәмне тизләтү максатыннан, Татарстанга «Ансат» вертолеты кайтарылачагы да хәбәр ителде.

- Бу алдагы ике ел чараларга аеруча бай булыр. Башкалага кунаклар, спортчылар, туристлар да күп киләчәк. Шуңа да медицина хезмәткәрләренә барысына да әзер булырга кирәк. Бүген халык­ка һәр өлкәнең эшенә бәя бирү мөмкинлеге тудырылган. Бары сыйфатлы эш күрсәтеп кенә халык хөрмәтен казанып була, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Реклама



Фото: islam-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: