Шәһри Казан

Татарстанда июль аенда коронавирус белән авыручылар саны 5 меңнән артып китәчәк?

Шул ук вакытта, белгечләр бәяләвенчә, әгәр республикада чикләү чаралары күрелмәсә, 9 мең 644 кеше инфекцияле булыр иде. Вирус таралуның иң кызган чагы май азагына туры киләчәк.

Татарстанда 18 июльгә Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 5 мең 113 кеше тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан InnoSTage компаниясе фаразында әйтелә.

Шул ук вакытта, белгечләр бәяләвенчә, әгәр республикада чикләү чаралары күрелмәсә, 9 мең 644 кеше инфекцияле булыр иде.

Реклама

«Республикада кабул ителгән социаль дистанция чаралары вирус таралуга бәйле вазгыятькә уңай йогынты ясады», – дип искәртә компания вәкилләре.

Вирус таралуның иң кызган чагы май азагына туры киләчәк. Бу Татарстанның сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш тудырмаска һәм үлем очракларының санын минималь дәрәҗәдә саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, дип әйтелә фаразлауда.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: