16+

Тайгак вакытта күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр имгәнүләргә дучар була

Ел саен октябрь-ноябрь айларында, бозлавык чоры булу аркасында, җәрәхәтләр белән хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта икән.

Тайгак вакытта күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр имгәнүләргә дучар була

Ел саен октябрь-ноябрь айларында, бозлавык чоры булу аркасында, җәрәхәтләр белән хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта икән.

Бу хакта 7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең травматология пункты мөдире Альберт Галимов хәбәр итте. Бу һәм узган елларда карантин аркасында имгәнү очраклары кимесә дә, проблема җитди булып кала бирә, дип белдерде табиб.
— Тайгак вакытта күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр имгәнүләргә дучар була. Беләк һәм бот сөякләре сыну иң авыр очраклар  дип әйтергә була, чөнки тиз арада карар кабул итәргә кирәк һәм ул урыннар озак төзәлә. Дөрес, ягъни таймый торган аяк киемнәре кияргә кирәк. Тайгак урыннарны әйләнеп узарга тырышыгыз. Шулай да бозлы җиргә керергә туры килсә, әкрен генә вак адымнар белән, аякларны бөгебрәк атлагыз, - дип киңәшләрен бирде Галимов.

Олылар арасында имгәнү очраклары кимесә дә, балалар арасында, киресенчә, арткан. Бу тау шуу сезоны башлану белән дә, таеп егылулар арту белән дә бәйле, ди Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов.
—  Хәзер әле көннәр артык суык булмаганга күрә, кайберәүләр язгы-көзге аяк киеменнән йөрүләрен дәвам итә. Ә аның асты каты, шуңа күрә тая. Нәтиҗәдә, имгәнүләр килеп чыга. Әти-әниләр гел каядыр ашыга, балаларын дөрес йөрергә өйрәтергә вакытлары юк. Элек бу турыда балалар бакчасында ук, аннары башлангыч сыйныфларда сөйлиләр иде. Хәзер андый нәрсә бетерелде. Шуңа әти-әниләргә аңлату эшләре алып барырга кирәк, - диде табиб.

Коронавирус чоры балаларда имгәнү очракларын тагын да арттырган. Ни өчен дигәндә, төрле мәйданчыклар, уен бүлмәләре ябылу аркасында, балалар күп вакытларын өйдә уздырырга мәҗбүр. Энергияне кая куярга белмәгән балалар шкаф та аударырга, телевизорны да йолкып төшерергә мөмкин. Кызганыч, мондый хәлләр дә еш күзәтелә, ди Руслан Хәсәнов.

Табиб сүзләренчә, чанада шуу тюбингка караганда куркынычсызрак, чөнки анда кирәк була калса, янга аву яки аяклар белән туктатып калу мөмкинлеге бар. Ә тюбингта – юк. Соңгысында муенны сындыру куркынычы да зур икән.
                                                                  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading