Шәһри Казан

Терапевт, кардиолог Альбина Шаһидуллина: «Кан басымы 140ка 90нан да югары күтәрелү – табибка барырга кирәк дигән сүз»

Көннәр азрак суытса да, тулаем алганда гыйнварның җылы килүе үзенекен итте. Мондый һава торышы микробларга, вирусларга таралу өчен уңайлы шартлар тудырды.

Грипп, салкын тидереп авыручылар саны атна саен артып бара. Күпләр авыруны үз белдеклеге белән дәваларга тырыша. Юк-бар өчен табибка күренүне кирәк дип санамый.

Томау төшкән, баш авырт­кан саен хастаханә юлын таптап булмый анысы. Тик менә кайчакта шул юк-бар җитди авыруларга сәбәпче булырга мөмкин. Мөстәкыйль дәвалану турында терапевт, кардиолог Альбина Шаһидуллина белән сөйләштек.

– Альбина Фәнисовна, кайсы очракта кешегә хастаханәгә бармыйча, өйдә дә дәваланырга була?
– Кеше хәлсезлек тойса, җиңелчә авырып китсә, беренче эш итеп мөстәкыйль дәваланырга тотына. Бу аңлашыла да, томау төшкәндә, ашказаны кыздырып торганда, күп ашагач авырлык тойганда шунда ук хастаханәгә йөгерергә кирәк тә түгел. Бу авыру үтеп тә китәргә мөмкин. Ә авыру көчәйсә, әлбәттә, көтәргә ярамый. Кыскасы, иң беренче чиратта, хәлсезлекнең сәбәпләрен ачыкларга тырышыгыз. Бәлки салкында туңганлыктан сезнең тамагыгыз авыртадыр, борыныгыз тыгылгандыр. Бәлки грипп белән авыручы кеше белән якыннан аралашкансыздыр. Сезгә авыру ияргән. Әгәр инде тиктомалдан гына тән температурагыз күтәрелсә, хәлегез начарланса, бу – хастаханәгә бару өчен сәбәп. Авыру билгеләренең нидән килеп чыкканын кеше үзе белә икән, бу аның белән беренче генә тапкыр кабатланмаса, ул өйдә дә дәвалана ала. Тик мондый хәл аның белән моңа кадәр булмаса, табиб белән киңәшләшү яхшырак.

Реклама

– Салкын тию бер хәл, кай­чакта йөрәк чәнчеп алса да кеше үтәр әле, дип көтә, эче авыртса да хастаханәгә ашык­мый.
– Шулай шул. Тәҗрибә күрсәткәнчә, куркыныч авырулар вакытында да кеше хастаханәгә бармый. Көтеп торуны кулайрак күрә. Тик сәламәтлек белән алай шаярырга ярамый. Бигрәк тә йөрәк, баш белән бәйле авырулар вакытында бу аяныч төгәлләнергә мөмкин. Озак вакыт баш авырту, кан басымы 140ка 90нан да югары күтәрелү, йөрәк еш тибү – шулай ук табибка барырга кирәк дигән сүз. Аңны югалтып егылу, хәрәкәт үзгәрү – болар барысы да җитди билгеләр. Бу очракта кичектерер­гә ярамый. Инфаркт, инсульт куркынычы янаганда һәр секунд кадерле.

– Кайчакта кеше кинәт ябыга башлый яки, киресенчә, тазара? Бу да борчылырга сәбәпме?
– Әгәр дә кеше махсус ябыкмый икән, әлбәттә, бу нормаль күренеш түгел. Гадәттәгечә тукланып, физик күнегүләр башкармаган килеш тә аз вакыт эчендә кеше шактый авырлыгын югалтканда, өстәвенә хәле дә булмаса, табибка барып күренергә, анализлар тапшырып карарга кирәк.

– Авыруны дәвалау пациентның үзеннән дә тора, диләр?
– Тизрәк савыгу күп очракта пациентның үзенә дә бәйле. Әгәр табибка ышанса, ул кушканнарны үтәсә, кирәкле даруларны вакытында эчсә, файда күбрәк булачак. Кайбер пациентлар, хәлем яхшыр­ды, дип, антибиотиклар эчүне туктата. Бу – зур хата. Антибиотиклар куллануны кеше үзе теләгән вакытта туктатса, бактерияләр арта гына, аларны дару гына җиңә алмый башлый. Антибиотикларга да бирешми торган инфекция вируслары белән көрәш – бүген медицинада төп проб­лемаларның берсе. Тагын бер еш очрый торган нәрсә: кайбер кеше, күршем фәлән дару эчә икән, файдасын күргән. Мин дә шуны кулланам, дип, ярамаган препаратлар кулланып, үзенә зыян китерергә мөмкин. Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Бер кешегә яраган дару икенчесенә туры килмәве бар.

– Димәк, даруханәләрдә сатучы киңәш иткән дарулар ул һәр кешегә дә бертөрле тәэсир итә дигән сүз түгел?
– Даруларны табиб белән киңәшләшеп алсаң, ышанычлырак. Даруларны конт­рольсез, үз белдеклегең белән куллану сәламәтлек өчен куркыныч тудыруы бар. Хәтта табиб кайчандыр элек язып биргән рецепттагы дару да еллар үткәч сезгә туры килмәскә, булышмаска мөмкин. Шуңа да кеше авырып китсә, хастаханәгә барып кайтырга курыкмасын иде. Сәламәтлеккә зыян китермичә, дөрес дәваланырга өйрәник.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: