Шәһри Казан

Туберкулез белән авырмас өчен еш ашарга кирәк

Бүген, 24 март - туберкулезга каршы көрәш көне. Бу авыру 1882 елны нәкъ шул көнне Берлинда доктор Роберт Кох тарафыннан ачылган. Үлемгә китерүче инфекцияле авырулар арасында туберкулез - икенче урында, ВИЧ һәм СПИДтан гына калыша. Социаль-икътисади кризис кичерүче Россиядә туберкулез куркынычы бермә-бер арта, ди табиблар. Аның үсешен булдырмас өчен нинди...

- Минзәлия ханым, бу авыру ничек иярә?
- Инфекция чыганагы булып туберкулез микобактерияләрен яисә Кох таякчыгын бүлеп чыгаручы авыру кеше яисә хайван тора. Күпчелек очракта туберкулез һава юлы белән иярә, мәсәлән, сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә, шулай ук микобактерияләр табылган какырык, төкерек буялган җирләргә тотынганда. Авыртып китәр өчен кешегә әлеге бактерияләр булган һаваны сулау да җитә. Туберкулез белән авырган бер кеше уртача 10-15 кешегә чирен йоктыра. Шуңа да авырган кешегә, аның әйләнә-тирәсендәгеләргә шәхси гигиена кагый­дәләрен үтәү мөһим. Шуны онытмаска кирәк: туберкулезны ияртү аның белән авыру дигән сүз түгел. Инфекция эләктергән кешеләрнең 5-15 проценты гына чирләп китә, калганнары стериль булмаган иммунитет эшләп чыгара.

- Ә тагын нинди куркыныч факторлар бар?
- Яшәү һәм эш урынының чистартылмавы, санитария таләпләренә җавап бирмәве, начар туклану, алкоголизм, тәмәке тарту, наркомания, ВИЧ инфекциясе, башка төрле (ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, шикәр авыруы, үпкәләрнең хроник авыруы, иммунитет җитмәү) чирләр дә бу авыруны китереп чыгарырга мөмкин.

-Туберкулез үзен ничек сиздерә?
- Баштарак чир салкын тию, пневмония кебек, кайбер очракта симптомнарсыз да үтә. Шуңа да профилактика чаралары һәм чирне вакытында ачыклау аеруча мөһим. Бу инфекция барлык органнарга һәм тулаем организмның үзенә зур зыян сала. Кызганычка, тиешле дәвалану узмаганда, туберкулез белән чирләүчеләрнең өчтән икесе үлә.

Реклама

- Бу чир кемнәр өчен аеруча куркыныч?
- Еш кына туберкулез белән яшьләр авырый башлый. Әмма ул төрле яшьләрдәге кешеләрдә булырга мөмкин. Балаларның иммун системасы нык булмаганлыктан, аларда әлеге чир авыр уза. Ике яшькә кадәрге сабыйларда инфекция таралу һәм милиар туберкулез, туберкулез менингиты һәм сепсисы барлыкка килү ихтимал. ВИЧ белән авырганда, туберкулез барлыкка килү куркынычы 20-25 тапкыр арта. Тәмәке тарту да зыянлы, 20 процентыннан артык очрак тәмәке тартуга бәйле.

- Ә нинди профилактика чаралары күрергә кирәк?
- Ике төрле алым бар: үзенчәлекле һәм гадәти алымнар. Үзенчәлек­ле­ләр­гә туберкулезга каршы прививка (БЦЖ-М вакцинасы бала тудыру йортында бала туып, 3-4 көн үткәч ясала) һәм 7,14 яшьтә янәдән вакцинация үткәрү керә. 7 яшькә туберкулезга каршы иммунитет көчсезләнә, шуңа да янәдән 7 һәм аннары 14 яшьтә прививка ясыйлар. Моңа кадәр бала туберкулез белән авырмыймы икәнен тикшерәләр, ягъни Манту реакциясен карыйлар.
Ә гадәти алымнар -сәламәт тормыш рәвеше алып бару, вакытында һәм дөрес туклану, тәмәке тартмау, алкоголь кулланмау. Узган гасырда фтизиатрлар җитәрлек тукланган кеше туберкулез белән авырмая­чак дигәннәр. Шуңа да еш ашау мөһим. Моннан кала, вакытында флюорография үтәргә кирәк, чөнки ул туберкулездан кала онкологик чирләрне, пневмония, саркаидоз, үпкә авыруларын да ачыкларга ярдәм итә.

- Флюорографияне кайда үтәргә?
- Яшәү урыныгыз буенча теркәлгән сырхауханәләрдә. Моның өчен паспорт һәм полис кирәк.

Туберкулез - төрле микобактерияләр аркасында барлыкка килгән, кешеләрдә һәм хайваннарда очрый торган йогышлы авыру. Туберкулез, гадәттә, үпкәләрне зарарлый. Сирәк кенә башка органнарны да. Авыру икенче кешегә сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә иярергә мөмкин. Еш кына чир симптомнарсыз үтә, әмма уннан бер очракта ачык формага күчә. Соңгы стадияләрдәге туберкулезның билгеләре: какырыклы йөткерү (канлы да булырга мөмкин), көчсезлек, лихорадка, ябыгу, төнлә тирләү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: