Шәһри Казан

«Тумыштан килгән йөрәк авыруы гомерлек фаҗига түгел»

Республика балалар клиник хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе табиблары 20 ел эчендә 11700 сабыйны дәвалаганнар. Шул вакыт эчендә тумыштан килгән йөрәк авыруы аркасында балалар арасында үлем очраклары 5,7 тапкырга кимегән. Бер яшьлек балага да операция ясыйлар Элегрәк йөрәк авырулы Татарстан сабыйлары дәвалану өчен Мәскәү, Новосибирск хастаханәләренә юллана торган булган. 1995 елда...

Республика балалар клиник хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе табиблары 20 ел эчендә 11700 сабыйны дәвалаганнар. Шул вакыт эчендә тумыштан килгән йөрәк авыруы аркасында балалар арасында үлем очраклары 5,7 тапкырга кимегән.
Бер яшьлек балага да операция ясыйлар
Элегрәк йөрәк авырулы Татарстан сабыйлары дәвалану өчен Мәскәү, Новосибирск хастаханәләренә юллана торган булган. 1995 елда Республика балалар клиник хастаханәсендә сабыйлар өчен кардиохирургия бүлеге ачыла һәм бу өлкәдә беренче операция ясала.
Шул бүлектә эшләүче югары категорияле кан тамырлары хирургы, табиб, медицина фәннәре докторы Илдар Нурмеев белән хастаханәдә очрашырга сөйләштек. Аның эш сәгате беткәнен көткән арада, балаларын дәваларга алып килгән ата-аналар белән аралашам.
- Тәҗрибәле, укымышлы табиб ул Илдар Наилевич. Табибның белеменнән бигрәк кешелекле, ягымлы булуы сөендерә. Кулы да җиңел, диләр аның турында, - диде бер яшь ана.
Илдар Нурмеев эшен гади медицина хезмәткәре булып башлаган. Әнисе үзенең чынга ашмаган хыялын улына васыять иткән.
- 9-10 нчы сыйныфларда укыганда, әти-әни белән утырып фикерләштек тә, мин табиб булам дигән нык­лы карарга килдем, - дип искә ала Илдар әфәнде. Аннары югары уку йорты, интернатура, ординатура, медицина фәннәре кандидаты, аннары докторы дәрәҗәсенә күтәрелү, чит илләрдә стажировкалар узу, республика балалар клиник хастаханәсендә эшләү...
Менә инде 15 ел Илдар Нурмеев балалар дәвалый. Хәер, Казан дәүләт медицина университеты белән дә араларны өзмәгән ул: студентларга белем бирә. Табибның хирургия, кан тамырларын дәвалау, балалар хирургиясе, урология-андрология, ультратавышлы визуализация өлкәсендә дә тәҗрибәсе җитәрлек.
Гадәттә, балаларда йө­рәк авыруы тапсалар, ата-ана куркуга төшә, моны дәвалап булмаслык авыру дип кабул итә. Тик Илдар әфәнде, табиб буларак, тумыштан килгән йөрәк-кан тамырлары авыруларының бөтен төрен дә диярлек дәваларга мөмкин, бары вакытында абай­ларга гына кирәк, дип саный.
Татарстанда ел саен 300­дән артык бала йөрәгендә, кан тамырларында тайпылышлар белән туа. Элегрәк балаларның йөрәгенә операцияләр бик сирәк ясалса (статистика мәгълүматлары буенча, 1990 елда уртача 70 операция теркәлгән), хәзерге вакытта барлык балаларга да операция эшләргә мөмкинлек бар. Чират, тоткарлыклар юк. Йөрәккә бер операция уртача 300 мең сум дип бәяләнә икән. Ә татарстанлылар өчен барысы да бушлай. Операциядән соң дәвалану, тернәкләнү мөмкинлеге дә бирелә. Шулай ук клиникага чит төбәкләрдән дә мөрәҗәгать итәләр.
Кардиология бүлегенең мөмкинлекләре ел саен арта бара, алар камилләшә. Әйтик, баштарак 3 яшькә чаклы, гәүдә авырлыгы 15 килодан аз булган балаларга операция ясау чикләнгән булган. Бүген исә заманча технологияләр бер көнлек нарасыйны да дәваларга мөмкинлек бирә.
- Бала кечерәк булган саен, операция ясау авыррак инде, яңа туган сабыйның кан тамырын табу да читен бит. Медицина телендә «зәңгәр» һәм «аксыл» авыру («синий и бледный» порок) бар. «Аксыл» авыру булганда, балага операция ясауны кичектереп торабыз, ә менә «зәңгәр»е ачыкланган вакытта, сузарга ярамый, тиз арада дәвалану кирәк, - ди Илдар Нурмеев.
Бер операция бер сәгатьтән тугыз сәгатькә ка­дәр дәвам итәргә мөмкин. Ни хикмәт, йөрәк авыртуын бала тоймаска да мөмкин. Шунысы да бар, яңа туган сабый йөрәге борчыганын аңлатып та бирә алмый. Аннары УЗИ вакытында да яралгыдагы бөтен кимчелекләр ачыкланып бетми. Шуңа да бер яшькә кадәрге сабыйның тән авырлыгы артмый, ул начар ашый, буйга үсми, салкын тидереп еш авырый, ирен турылары зәңгәрләнеп тора икән, җитмәсә, нәселдән дә йөрәк-кан тамырларыннан интегүчеләр булганда, кичекмәстән, участок педиатрына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә табиб. Клиника хастаханә педиатрлары белән элемтәдә тора, аларның һәрберсенә кайсы очракта балаларны үзлектән дәвалап була, кайчан кардиохирургия бүлегенә җибәрергә кирәклеге укулар барышында аңлатыла.
Авыруларның 95 проценты сәламәтләнә
Коллективта барысы да диярлек фәнни дәрәҗә алган тәҗрибәле табиблар. Күбесе 10-15 ел эшли. Алар тырышлыгы белән Татарстанда беренче тапкыр бер көнлек һәм аннан олырак балаларның йөрәгенә 70 төрле операция ясалган. Кан тамырларындагы шешләрне дәвалау да Европа дәрәҗәсендә башкарыла. Балаларга кардиохирургия ярдәме күрсәтү өлкәсендә кулланыла торган алымнарга 9 патент алынган. Докторлык, кандидатлык диссертацияләре якланган. Табибларның тәкъдимнәре, медицина өлкәсендә уйлап табулары күп кенә башка төбәкләрдә, чит илләрдә дә файдаланыла. Кардиохиругия бүлеге табиблары «Омтылыш» Россия милли премиясен дә яулаган. Берничә табиб «Беренче каналның махсус премиясе»н алган. Илдар Нурмеев исә медицина өлкәсендә Россия Президенты гранты иясе, Татарстан хөкүмәтенең «Алгарыш» проекты грантын да откан.
- Авыруларның 95 проценты дәвалаганнан соң тулысынча сәламәтләнә, калганнарына кабат операция ясарга туры килә йә авыру хроник чиргә әйләнгән булуы да бар. Авыруның нәселдән күчүе дә зур роль уйный. Бездән савыгып киткән кызлар, хәзер үзләре әни булып, балалары белән килгән чаклар да бар. Авыруны башлангыч чорында күреп, җәелергә ирек бирмәү мөһим, моның өчен акушерлар, педиатрлар, балалар кардиологлары, кардиохирурглар, реаниматологларның бердәм булып, эзлекле бер системада эшләүләре кирәк. Безнең өчен иң мөһиме - сәламәт балаларның бәхетле күзләре, без һәркемне бу вакытлыча авырлык, тумыштан барлыкка килгән йөрәк-кан тамырлары авырулары гомерлек фаҗига түгел дип каршы алабыз, - ди Илдар әфәнде.
Соңгы елларда Республика балалар клиник хастаханәсендә кан тамырлары шешен дәвалауга да зур игътибар бирелә. Бу шешләр кешенең гомере өчен куркыныч тудырырга мөмкиннәр. 1995 елдан алып 2015 елга кадәр 3815 пациентны әлеге шештән дәвалаганнар. Шулай ук ирләрдә очрый торган варикоцеле авыруының да (ирлек сәләтен киметүгә китерә торган чир) заманча алымнары кулланыла. Рентген хирургиясе ысулы белән 260тан артык малайга операция ясалган.
Йөрәкне дәвалар өчен, аны туктатып торырга туры килә
20 еллык эшләренә нәтиҗә ясап, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә дәгъва кыла. Әлеге бәйгегә бүлектән алты кеше: профессор, кардиохирург Леонид Миролюбов, табиблар Денис Петрушенко, Илдар Нурмеев, Дмитрий Арзин һәм Айдар Хәмидуллин республикада йөрәк-кан тамырлары авырулы балаларга хирургия ярдәме күрсәтү темасына эшләрен тәкъдим итәләр. Һәрберсенең дә тәҗрибә уртаклашыр ачышлары җитәрлек. Мәсәлән, 2002 елдан бирле кардиохирургия бүлеген җитәкләгән табиб Леонид Миролюбов Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы гыйльми советының йөрәк авырулары үсеше буенча комиссиясендә актив хезмәт куя. Рентген хирургиясе алымнарын кулланып дәвалау һәм нурланышлы диагностика бүлеге җитәкчесе Айдар Хәмидуллин, авыруларны дәвалаганда, клиникада иң заманча рентген хирургия алымын файдалана. Гади тел белән әйткәндә, кан тамырлары аша үткәрелгән махсус катетр йөрәктәге тайпылышларны ачыклап, дәвалый. Анестезиолог-реаниматолог, табиб Дмитрий Арзин исә, Казанда беренчеләрдән булып, операцияләр вакытында ясалма кан әйләнешен тәэмин итә торган аппаратны куллана башлый. Укучыларга аңлаешлы булсын өчен, ачыклап китәм: кайбер операция вакытында йөрәккә кан килүне туктатып торалар, кан тамырлары магнитофонны хәтерләтүче әлеге аппаратка тоташтырыла. Шул рәвешле, кеше сулый ала, ә йөрәге 25-27 градуска кадәр суынып, хирурглар дәвалаган арада, туктап тора. Аннары кан тамырлары киредән йөрәккә тоташа икән.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: