Шәһри Казан

«Варикоз булмасын өчен дөрес тукланырга кирәк»

Бүген күп хатын-кызларны аяктагы кан тамыр­ларының йолдызчык яки челтәр рәвешендә кабарып торуы борчый. Элек күбрәк олы яшьтәге хатын-кызлар табибка мөрәҗәгать итсә, хәзер 18 яшьтәгеләр дә варикоздан интегә. Варикоз еш кына кан тамырлары стенасы тукымалары сыгылмалылыгын югалту нәтиҗәсендә килеп чыга. Тукымаларның зәгыйфьлеге генетик факторларга (нәселдәнлек) яки гормональ үзгәрешләргә бәйле. Аның сәбәпләре...

Бүген күп хатын-кызларны аяктагы кан тамыр­ларының йолдызчык яки челтәр рәвешендә кабарып торуы борчый. Элек күбрәк олы яшьтәге хатын-кызлар табибка мөрәҗәгать итсә, хәзер 18 яшьтәгеләр дә варикоздан интегә.
Варикоз еш кына кан тамырлары стенасы тукымалары сыгылмалылыгын югалту нәтиҗәсендә килеп чыга. Тукымаларның зәгыйфьлеге генетик факторларга (нәселдәнлек) яки гормональ үзгәрешләргә бәйле. Аның сәбәпләре турында безгә Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсе табиб-хирургы Вячеслав Филиппов сөйләде.
Варикозны нәселдәнлек, гормоннар балансының бозылуы, даими рәвештә авыр хезмәт белән шөгыльләнү, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләр куллану, аяктагы җәрәхәтләр, самолетта еш очу, кайнар климат, уңайсыз киемнән йөрү китереп чыгара. Шулай ук ул йөклелек вакытында барлыкка килергә мөмкин. Кан тамырлары тромбозы яки тумыштан булган авырулар да варикоз сәбәпчесе була ала.Тире аша веналар калкып чыгу - варикозның беренче, төп билгеләрнең берсе. Аннан соң аяк авыртырга, шешәргә, табан тирәсендә тире нык кибәргә, тирән җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин, ди белгеч.
- Кайбер кызларда аяк­та йолдыз сыман вак кан тамырлары килеп чыга, ә кайберәүләрнең кан тамыр­лары бүлтәеп тора, - дип, варикоз билгеләрен саный Вячеслав Филиппов. - Бу чирне кан тамырлары киңәюгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Тора-бара аякта авырту барлыкка килә, ул үзен кичен аеруча сиздерә. Табаннарның шешмәкләнүе, балтыр тиресенең тыгызлануы һәм каралуы, аякны көзән җыеру - шулай ук варикоз билгеләре. Әгәр аяк гел шешенә, кичкә кергәч нык арый һәм сызлый икән, табибка барырга кирәк. Вакытында табибка барсаң, веналарны дәвалау өчен препаратлар һәм профилактика курсы билгелиләр. Әлбәттә, алар чирне бөтенләй җиңәргә ярдәм итмәячәк, вакытлыча басып кына торачак.
- Варикозны бетереп буламы?
- Нәселдән килгән булса, операция белән генә бетереп була. Аңа кадәр УЗИ тикшеренүе үтәргә кирәк. Ләкин бу алымга барырга күп кеше батырчылык итми. Профилактика узып торсаң, аякларны ял иттерсәң, варикозның куркынычы юк. Беренче, икенче стадиядә табиблар башта венотониклар һәм мазьлар рецептын язып бирә, гадәттә. Чирне бары тик өченче һәм дүртенче стадиягә җиткермәскә кирәк.Чир өченче стадия­гә килеп җиткәндә, аяк тиресе нык купшаклана, караңгы, көрән төскә керә. Җәрәхәт барлыкка килү - соңгы, дүртенче стадия. Бу очракта инде берничек тә операция ясатмыйча булмый. Операциядән соң җәрәхәт төзәлә, тире дә элекке хәленә кайта. Хроник вена җитешсезлеген теләсә кайсы стадиядә дә хирургия ысулы ярдәмендә дәвалап була. Тик кайчакта, нинди стадиядә табибка мөрәҗәгать итүгә карап, операция өстәленә берничә тапкыр да ятарга туры килә.
- Ә нинди табибка мө­рәҗәгать итәргә?
- Әйтеп киткән билгеләрнең берсе генә булса да, табиб-флемологка мөрәҗәгать итү зарур. Бүген, традицион операция­ләр белән беррәттән, кан тамырларындагы бушлыкны эндовазаль ысул белән юкка чыгару да (облитерация) танылып килә. Эндовазаль лазерлы коагуляция (облитерация) - сай һәм перфорант (сай кан тамырларын тирәннәре белән тоташтыручы) кан тамырларындагы кире кан йөрешен лазер нурланышы ярдәмендә үз хәленә кайтаруның заманча алымы. Исеменнән аңлашылганча, бу ысул белән дәваланганда пычак астына ятарга да, озак вакытка хастаханәгә керергә дә кирәкми.
Соңгы дистә елда лазерлы коагуляция яр­дәмендә миллионлаган кешеләр дәваланган. Әлеге ысулның өстенлекләрен дөньяның әйдәп баручы белгечләре дә таный: ул гадәти операциягә караганда куркынычсызрак, кан тамыр­лары да тизрәк төзәлә. Процедурадан соң авыруның аягына махсус оек кидерелә. Ул кан сауган, кара янган урыннарны кире үз хәленә кайтарырга ярдәм итә. Әлеге компрессион трикотажны 1,5-2 ай дәвамында киеп йөрергә кирәк була. Лазерлы коагуляция­дән соң берничә көн аэробика һәм гимнастика белән шөгыльләнмәскә, озак басып яки утырып торудан сакланырга, 1,5- 2 ай дәвамында кайнар мунчага кермәскә киңәш ителә - башка чикләүләре юк.
- Өй шартларында варикоз белән көрәшеп буламы? Сөлекнең дә файдасы бар дип ишеткән бар.
- Күбрәк хәрәкәттә булырга кирәк. Контрастлы душ керү, бассейн, аквааэробика, аякларны горизонталь рәвештә ял иттерү файдалы. Ә сөлек пигмент таплары калдырырга, тәнне җәрәхәтләп, трофик язва чыгарга мөмкин. Сөлекне беркемгә дә киңәш итмим.
Табиб киңәше
Туфлинең үкчәсе җиде сантиметрдан да биек булмаска тиеш. Дөрес туклануга игътибарны арттыру зарур. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашарга кирәк. Сыер итен азрак куллану киңәш ителә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: