Шәһри Казан

Яман шешне дәвалауда дин әһелләре дә ярдәмгә киләчәк

4 февраль ел саен Онкология авыруларына каршы бөтендөнья көрәш елы буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан кичә «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясе узды.

Узган ел медицина өлкәсендә Онкологиягә каршы көрәш елы буларак игълан ителгән иде. Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов, Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин ­Татарстанда яман шешне кисәтү, дәвалау, ­авыруларны тернәкләндерү ха­кында сөйләде, онкологиягә ­ка­гылышлы статистика мәгълүматлары белән таныштырды.

Илдар Хәйруллин әйтүенчә, 2016 елда республикада 15545 ямаш шеш очрагы ачыкланган. Былтыр республикада онкология авыруларыннан үлүчеләр саны 1 процентка кимеде. Шунысы да куандыра, рактан дәваланып исәптә торучыларның 56,8 проценты биш һәм аннан да күбрәк ел яши.
Былтыр Татарстанда «Образование против новообразований» мәгълүмати кампаниясе башланган иде.

- Әлеге акциянең төп максаты - кешедә курку хисен киметү, үзеңнең сәламәтлегеңә карата кайгыртучанлыкны арттыру. Халыкта иртә диагностика узу культурасын булдырырга телибез. Диспансеризация үтү бик мөһим. Бу яман шеш авыруларын беренчел стадиясендә билгеләргә ярдәм итә. Ә башлангыч чорда ачыкланган яман шештән 95-99 процентта савыгырга мөмкин. Кызганыч, күпләрнең диспансеризация узарга вакытлары юк. Хастаханәдә тикшеренүләр узмыйлар. Нәтиҗәдә, 30 процент очракта рак инде соңгы стадия­гә җиткән була. Бу очракта дәвалану катлаулылана. Ракны гына түгел, грипп, башка авыруларны да вакытында дәваламасаң, нәтиҗәләр аяныч булырга мөмкин бит, - ди Илдар Хәйруллин.

Әлеге мәгълүмати кампания кысаларында яман шешкә каршы шактый чаралар уздырылган. Социаль челтәрләрдә бу хакта йөзләгән язма дөнья күргән. Рак турындагы мифларга ачык­лык кертү өчен төрле тестлар, биремнәр чишү мөмкинлеге дә бирелгән. Хәйрия акцияләре дә уздырылган. 13 февраль көнне, мәсәлән, онкологиядән дәвалану­чыларның «Без бергә» волонтер оешмасына ярдәм йөзеннән, «Ак барс» яшьләр үзәгендә «Тормыш музыкасы» дип исемләнгән концерт узачак.
Онкология авыруы диагнозы куелган өлкән кешеләр еш кына дәваланудан баш тарта. Шуңа да яман шешне кисәтү эшләрендә дин әһелләренә мөрәҗәгать итү дә нәтиҗәле булыр иде дип уйлыйлар.

Реклама


Фото: telzir.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: