Шәһри Казан

«Яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк ашаган кешедә яман шеш авыруы азрак очрый»

Нуретдин Шәйхетдинов - Республика онкология клиникасы диспансерының паллиатив медицина ярдәме күрсәтү бүлеге мөдире. Ул 31 ел гомерен шушы өлкәгә багышлаган.

- Нуретдин әфәнде, cезнең бүлекнең эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
- 1993 елда авыр хәлдәгеләрне өй шартларында дәвалый торган паллиатив бүлек ачылды. Без тәүлегенә 80‑90 авыруга ярдәм күрсәтәбез. Мондый бүлекләрне Россиядә һәм башка чит төбәкләрдә әлегә очратканыбыз юк. Эшчәнлегебез турында матбугат аша ишетеп, кызыксынып, тәҗрибә алу өчен бик күп җирләрдән килә башладылар. Мәсәлән, Бурятиядә, Ставропольдә, Башкортстанда шундый бүлек оештыру турында хыялланалар. Чөнки бу бик отышлы дәвалау ысулы. Яман шеш белән авыручыга гаиләдәгеләр дә ярдәм итәргә тырышалар.Табибларны чакырту авыру өчен бушлай. Аларга түләү республика бюджетыннан каралган. Мондый бүлек оештырырга ярдәм иткән өчен без республика җитәкчеләренә рәхмәтле.

- Чит илләрдә яман шеш дип диагноз куюга, табиблар шунда ук авыруның үзенә әйтәләр. Бездә күп очракта аны әйтүне кирәк дип санамыйлар. Сез моңа ничек карыйсыз?
- Аны кешенең халәтенә карап әйтергә мөмкин. Кайвакыт авыруның үз‑үзенә кул салу очраклары да бар. Кайберәүләр аны зур фаҗига итеп кабул итә, ә икенчеләр аны төрлечә дәвалау юлларын эзли башлый. Бездә хәзер бу юнәлештә психологлар эшли. Аларның зур ярдәмен тоябыз. Авырулар һәм аларның гаиләләре белән психологлар элемтәдә торалар.

- Яман шеш авыруының билгеләре һәм аны китереп чыгарган сәбәпләр турында да ишетәсе килә.
- Нинди генә теорияне алсак та, аны исбатлау бар. Мәсәлән, ашказанында, үңәчтә, эчәкләрдә полип булса, ул күпмедер вакыттан соң яман шешкә әверелергә мөмкин. Тәмәке тартучыларның үпкәләрендә яман шеш күбрәк күзәтелә. Авыруның беренче билгеләре үзен бик сиздерми, ул яшертен генә килеп чыга. Хәзерге вакытта хөкүмәтебез тарафыннан диспансерлаштыру кабул ителгән, маммография, ультратавыш ярдәмендә үткәрелгән тикшерүләр яман шешне башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә. Шуның аркасында үлүчеләр саны да кимүгә таба бара. Авыру килеп чыкмасын өчен, кыздырылган ризыкларны, ачы аш тәмләткечләрен чамасыз кулланырга ярамый. Шулай ук стресслар да авыруны китереп чыгарырга мөмкин. Бу очракта стресс кешенең иммун системасын какшата. Якын кешеләрен югалтканда борчылулар да эзсез калмый.

- Безнең халыкта: «Адәм баласы кашык белән үзенә кабер казый», - дигән әйтем дә бар бит әле.
- Бервакыт безгә тикшеренергә бер бабай килде. Аның ашказанында яман шеш табылды. Ун ел узганнан соң ашказаны авыртудан зарланып улы да килгән. Тикшереп карагач, анысының да шундый ук авыру булуы ачыкланды. Аннары күпмедер ел үткәч бабайның оныгы да килеп тикшеренде. Аңа да шундый ук диагноз куйдык. Егет башлангыч чорында ук мөрәҗәгать иткәнгә күрә, аны тизрәк дәваладык. Сораштыра торгач, гаиләдә кыздырылган һәм ысланган ризыкларны күп кулланулары ачыкланды. Яшелчә, җиләк‑җимеш күбрәк ашаган кешедә яман шеш белән авыру азрак күзәтелә.

- Авыруның нәселдән булу-булмавы ачыкланмадымы әле?
- Нәселдән булуы мөмкин, чөнки авыру яңа туган балаларда да бар. Яман шеш белән авырган кешенең туганнарына, балаларына да күренергә кирәк.

- Авыру кемнәрдә күбрәк күзәтелә? Хатын- кызлардамы, ирләрдәме?
- Ирләрдә, чөнки аларда яман гадәтләр күбрәк. Хатын‑кыз күбесенчә үзенә игътибар бирә. Шулай да аларга чәчләрен химик буяулар белән буярга киңәш итмәс идем. Табигый буяулар да бар бит бездә. Аннары чамадан тыш кояшта кызыну, солярийларга йөрү тире авырулары килеп чыгуга сәбәпче. Кайберәүләр үзләренең авыруына игътибар итеп җиткерми. Әле шушы арада гына бер хастаханәгә авыру хатын‑кызны алып килделәр. Ярты ел буе эче китүдән интеккән, әмма бу хакта табибка әйтмәгән. Туры эчәкне тикшергәннән соң гына авыру барлыгы ачыкланды. Ярты ел эчендә шеш шактый үскән. Чирен яшергән, үлгән, диләр бит. Шуның өчен табибка иртәрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Беркемгә дә сер түгел, соңгы вакытта яман шеш белән авыручылар чит илләргә китеп дәвалану ягын карый.
- Һәр илдә шул ук медицина җиһазлары, шул ук дарулар. Аларда шартлар яхшырак, дияр идем.

- Хезмәт күрсәтүне үзебездә дә яхшыртып буладыр бит.
- Бу юнәлештә бездә дә эш бара. Элекке 15 нче хастаханә бинасында яман шеш белән авыручылар дәваланачак һәм шунда ук тернәкләндерү бүлеге дә ачылырга тиеш. Анда палаталар ике‑өч кешелек кенә булачак. Хәзерге вакытта тернәкләндерү буенча белгечләр әзерләнә. 90 нчы елларда авырулар операциядән соң шифаханәдә тернәкләндерү үтәләр иде. Бу бик мөһим.

- Бүгенге көндә кайберәүләр дару үләннәре белән дәваланырга ярата. Халык медицинасы белән дәвалануга ничек карыйсыз?
- Без бернәрсәне дә кире кага алмыйбыз. Безнең халык бик зирәк бит ул. Дару үләннәре белән дәвалау элек-электән килгән. Тик агулы үләннәр куллануга без каршы. Кулланган очракта да дару үләннәре җыю белән шөгыльләнгән кешеләрдән генә рецептлар алырга мөмкин.

Татарстанда яман шеш авырулары белән 80 251 кеше, Казанда 30 472 мең кеше исәптә тора. Бер ел эчендә Казанда әлеге авыру 4 773 кешедә ачыкланган. Шуларның 1048е - дүртенче стадиядә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: