Шәһри Казан

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы уздырган бәйгегә йомгак ясалды

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бү­лекчәсе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты рәссам­нар арасында «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иткән иделәр. Конкурс эшләре 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 20...

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бү­лекчәсе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты рәссам­нар арасында «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иткән иделәр. Конкурс эшләре 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 20 мартына кадәр Мәҗитов галереясында кабул ителде. Һәм бу матур башлангыч - бәйгегә кабул ителгән эшләрдән торган күргәзмә эргәсендә җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнергә тиеш иде. Вәгъдә - иман. Көткән көн килеп тә җитте.
Мондый халыкара күргәзмәләр уздыру берсүзсез мәртәбәле, үтә дә мәшәкатьле, четерекле эш. Җылы, якты күргәзмә каршылады тамашачыны. Ул башкача була да алмый, чөнки сурәткә алган эшләрнең үзәгендә - галиҗәнап хатын-кыз. Анда безнең әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез. Иҗатчылар алдында торган бурычны җиңел дип әйтеп булмый. Хатын-кызның гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, җәмгыятьтәге ролен, рухи-әхлакый эшчәнлеген сәнгать аша ничек әйтеп бирергә? Гасырлардан килгән әдәп-әхлакны, гореф-гадәтләрне, милли йолаларыбызны, риваятьләребезне, кул эшләрен бүгенге көнгәчә китереп җиткерәме ул? Гомумән, бүгенге көннең гүзәл заты кем ул, нинди ул? Татар хатын-кызының борынгырак образын классик рәссамнарның эшләрендә (Василий Худяковның «Тоткын Сөембикә патшаның Казаннан китүе», Василий Верещагинның «Татар кызы портреты», Карл Гунның «Яшь татар кызы» һ.б.) күреп беләбез белүен. Әмма бүген инде ул Бакый Урманченың «Сепаратор янында»гы чордашына да, Харис Якупов сурәтләгән «Шәле» сериясенә кергән алъяпкычлар бәйләп сыер саварга йөргән хатын-кызларга да, «КамАЗ» төзелешендә эшләүче «Чаллы матурлары»на да, Илдар Зариповның «алма» кебек түп-түгәрәк алмапайларына да охшамас, үзгә булыр. Шулай да күңелендә әйтер сүзе булган остага мөмкинлекләр дә, стимул да җитәрлек. Ничек булдыра аласың, кулың нигә ята - эшлә генә. Бу бәйгедә дә җанр төрлелеге дә (тематик картина, пейзаж, портрет), башкару техникасы да (майлы буяу, графика, декоратив-гамәли сәнгать һ.б.) чикләнми. Географияне әйткән дә юк. Беренче чирканчык өчен бәйгенең географиясе начар димәс идек. Ул Татарстан (Казан, Чаллы, Азнакай, Актаныш, Апас, Балык Бистәсе, Балтач, Баулы, Ютазы) белән генә чикләнмичә, чит төбәкләрне (Башкортстан, Пермь крае, Чиләбе, Оренбург, Омск өлкәләре, Түбән Новгород), чит илләрне (Эстония, Финляндия, Белоруссия, Төрекмәнстан, Төркия) дә җәлеп итә алган. Җәмгысы 63 рәссамнан 200 эш кабул ителгән.
- Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында танылган рәссамнар бик күп. Әмма алар анда башка темага эшләп яталар. Безнең нәкъ менә Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче сәнгать кешеләрен, рәссамнарны, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын милли темага, Казанга, Татарстанга юнәлтәсебез килгән иде. Әлегә бу без теләгән дәрәҗәдә түгел, әмма киләчәктә мондый күргәзмәләр зур залларда урын алыр дип ышанасы килә, - дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ачылышта ясаган чыгышында.
Ринат Закировның фикерен «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да куәтли. Чөнки күргәзмә өчен җавапны нәкъ менә алар тота.
- Без Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы буларак, чараларны дөнья күләмендә уздырырга тырышабыз. Шуңа күрә дә татарлар кайда яши, «Ак калфак» шунда барып җитәргә тиеш дигән максат белән эшлибез, -ди ул да.
Күргәзмәнең кураторы сәнгать фәннәре кандидаты Роза Солтанова исә Бөтендөнья татар конгрессын үз бүләк фондын билгеләп, рәссамнар арасында бәйге игълан итүче беренче иҗтимагый оешма дип атады.
- Бу мактауга лаек, бик матур башлангыч. Әлеге бурычны үз өстенә алып, Бөтендөнья татар конгрессы зур эш башкарды. Күргәзмә безнең хатын-кызга мөнәсәбәтебезне дә, бүгенге көн торышын да күрсәтте. Шул ук вакытта хатын-кызның тормыштагы ролен, урынын әлегә бар яктан да күрсәтә алмадык. Документальлелек юк, күбрәк фантазиягә бирелү, ниндидер серлелеккә омтылу бар. Ул бүгенге көн йогынтысыдыр. Элек рәссамнар фәнни экспедицияләргә барып, эзләнүче-тикшерүче галим буларак, кызыксынып, өйрәнеп эшләгәннәр. Фәннәр академиясе тарафыннан уздырыла торган «Россиядә яшәүче халык­лар тарихы» дип аталган экспедиция составында һәрвакыт рәссамнар булган, - ди ул.
Бәйгедә үзешчән рәссамнарның күпчелекне тәшкил итүен дә әйтергә кирәк. Бу аларның үз эшләрен халыкка чыгаруга ихтыяҗ барлыгын күрсәтеп тора. Димәк ки, алга таба үзешчәннәр арасында күргәзмәләр уздыру өлгергән проектлар исемлегенә керә ала. Ә инде бәйгенең премия фонды тагын да зуррак булган очракта, билгеле, күргәзмәдә зур форматтагы, монументаль эшләрне дә күрергә булыр иде.Урыннарга килсәк, ул 8 рәссам һәм сәнгать белгечләреннән торган жюри тарафыннан бирелде.
Шулай итеп, «живопись» номинациясендәге беренче - 40 мең сум күләмендәге премиягә Чаллыдан Александр Петров («Ана», «Ял», «Елга буенда» эшләре өчен) лаек булды. Икенче премия - 30 мең. Ул, Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» спектакленә эшләнгән декорация эскизлары өчен, Сергей Скомороховта; өченче премия - 20 мең - «Җиде кыз»ы өчен, Алсу Тимергалина (Юсупова)да.
«Графика» номинациясендә эшләрнең аз булуы билгеләп үтелде. Ике генә премия билгеләнүгә дә сәбәп шул булса кирәк. Беренче 30 меңлек премиягә, компьютер графикасында башкарылган «Казан чибәре» плакаты өчен, Нияз Хаҗиәхмәтов; 20 мең күләмендәге икенче премиягә, Айдар Хәлимнең җыентыгына эшләнгән «Безнең кызлар» дип аталган иллюстрацияләре өчен, Светлана Ибраһимова лаек булдылар.
Кулланма-гамәли сәнгать номинациясендә җиңүчеләргә 30-20-10 меңлек 3 премия каралган иде. Алар шулай ук Казанда калды. Беренче премиягә, сердолик, фирүзә, нефрит, янтарь кебек ташлар белән бизәп ясалган «Ханым», «Алсу» дип аталган көмеш муенса һәм алкалары өчен, Татьяна Соловьева лаек булды. Бәрхеткә алтын, көмеш җепләр белән чигеп башкарылган «Иртә» шәмаиле өчен, Луиза Фәсхетдинова - икенче, ә керамик эшләнмәләре өчен, Нина Кузминых өченче премиягә лаек булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр Бөтендөнья татар хатын-кызларының чираттагы III форумында тапшырылачак.
Күргәзмә, берсүзсез, яңа исемнәре белән дә кызык. Тө­рекмәнстаннан Татьяна Галиеваның корама техникасында башкарылган «Гасырлар авазы», «Әбием мирасы», Актаныштан Айрат Сәрвәровның «Ак калфак»­ның дөньяларга таралган чагы», Витебскийдан Маргарита Сайфугалиеваның «Минем беренче укытучым» картиналарын, Оренбурдан Римма Якупованың шәлләрен һ.б. кызыксынып карыйсың.
Буадан Илсияр Вәлиеваның да бу үз гомерендәге беренче күргәзмәсе икән.
- Дәрәҗәле исемнәр алган, мәшһүр рәссамнарның эшләре янында үземнекеләрен күреп, бик дулкынландым да, сөендем дә. Зур рәссамнар белән якыннан аралашу әйтеп бетергесез стимул. Чөнки без авылда кая барабыз да кемне күрәбез дигәндәй, - ди ул. Илcияр дә героен читтән эзләмәгән - сугыш чорларында зур авырлыклар белән үскән 1936 елгы әнисе - Фәүзия апаны сурәтләгән. 5 бала тәрбияләп үстергән ананың авыр хезмәттән яргаланган куллары, битләренә еллар салган буразналары, өстәленнән төшмәгән тегү машинасы, җырлап әйләнгән орчыгы аның турында күп нәрсәләр сөйли алыр иде. Эшләрнең башкарылу техникасыннан гайре, аларның һәркайсы артында менә шундый язмышлар сыенганын да исәпкә алсак, гаҗәеп гамьле, мәгънәле күргәзмәгә эләгүеңне чамалавы кыен түгел.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: