Шәһри Казан

Аксакаллар Шурасы Миңгол Галиевны Тукай бүләгенә тәкъдим иткән

Олы башын кече итеп, концертына Миңгол ага үзе чакыргач, ничек бармый кала алыйм инде. Хәер ишеткән булсам, болай да барган булыр идем.

Ләкин ул бернинди игълан-фәләнсез, тиз генә оештырылып, тиз генә уздырылган концерт булды. Халыклар дуслыгы йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Дуслар җыелган җирдә” дигән әлеге кичәгә, чынлап та, җырчыны иң яратканнар, хөрмәт иткәннәр генә килгән иде. Миңгол Галиевның концертлары башка артистларныкыннан нык аерылып тора.

Алар авызны кәгазь калынлыгы кына ачып, җаннан чыккан моң белән җырларга өйрәтелгән күпсанлы укучылары өчен дә тамашачы алдында зур имтихан буларак уза. Гомере буе җыр сәнгатенең серләрен киләчәк буыннарга да тапшырып калдырырга тырышкан остаз бит ул. Башкача була да алмый. Хәер, үзе генә җырласа да, халык тын да алмый сәгатьләр буе тыңларга әзер аны, Татарстанның халык артистын. Аңардагы моң чишмә челтерәведәй саф тавыш сәхнә тоткан күп кенә артистларда бөтенләй юк. Бу араларда Тукай исемендәге олы бүләккә лаеклы кандидатларны күрсәтү бара.

Концертка барганда: “Әллә халкыбыз үзен ничә дистә еллар моң белән коендырган талантлы сандугачын олылап шушы исемгә тәкъдим иткәнме?” – дигән өмет бар иде күңелемдә. Кызганыч, юк икән шул, бары тик август аенда Миңгол ага ( мин аны яратып үз итеп Моңгөл дип йөртәм. Ә нигә бик туры килә бит) үзенең 80 яшьлек юбилеена шундый үзенчәлекле репетиция ясап карарга булган.

Реклама

Репетиция генә булса да, чып-чын юбилейдан бер дә ким булмады ул. Теләкләр дә, чәчәк-бүләкләр дә күп булды. Алкышлыр да тынып тормады. Тамашачы да бүләксез калмады, киләчәктә сәхнәне тотачак яңа исемнәр белән танышты. Тере тавышны ишетеп, әсәрләнде. Безнең япон такталары заманында (аңа кушылып кәҗә дә кычкыра диләр) гармунга җырлаган тере тавыш та бик кадерле һәм кыйммәт бит хәзер.

Ләкин күпме генә көтсәм дә, өмет итсәм дә бу гаҗәеп моңлы җырчы һәм  фидакарь остазның Тукай бүләгенә лаек икәнен искә алучы булмады. Аптырагач үзем сәхнәгә менеп, шушы фикерне яңгыраттым. Сүземнең алкышларга күмелүе залда теләктәшләр күп булуын күрсәтте.

Дөрес эшләгәнмендер дип уйлыйм.Татарның моңын күрсәтергә кирәк һәр җиргә чакырып беркайчан да каршы килмәгән, гомеренең ярты гасырдан артыгын халкыбызның күңелен җыр-моң белән сугаруга багышлаган бу аксакалыбыз Тукайның чын мәгънәсендә җандашы бит инде. Шагыйрь үзе исән булып, аның «Тәфтиләү”ләрен, мөнәҗәтләрен ишетсә, үз бүләген бирергә нәкъ менә аны – Миңгол Галиевны сайлар иде. Премиянең комиссия әгъзаларына да эш җиңеләер иде. Алтын әллә кайдан ялтырап тора бит ул.

Ул концертта бу гадел фикеремне күтәреп алучылар булмаса да, шөкер, ишеткәннәр. Аксакаллар Шурасы Миңгол Галиевны Тукай бүләгенә тәкъдим иткән дигән җылы хәбәр килеп иреште. Инде кандидатлар исемлегенә дә теркәлеп, бу олы бүләкне исән-сау алуын да телибез. Ә инде Миңгол ага ул бурычлы булып калмас. Тамашачының олысын да, кечесен дә җырлата да, елата да торган концерт тамаша белән җавап бирер үзенең юбилей елында.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 февраль 2021 - 22:15
    Без имени
    Бик куптэн тэкдим итэргэ кирэк иде, хиччиксез Мингол абый бу булэккэ ин лаеклы кеше.