Шәһри Казан

Айдар Фәйзрахманов: «Сәхнә – мунча ләүкәсе түгел ул»

Тынгысыз кешеләрне күргән бар иде, Айдар абый Фәйзрахманов кебеген - юк. Озак еллар таныш булсак та, әле аңа читтәнрәк карап йөргән чорда ул миңа барыннан да канәгать, бер борчусыз елмаеп кына йөрүче, инде тормышын җайлап куеп, ял итеп кенә яшәп ятучы кеше булып тоела иде. Юк икән, ни үзенә, ни...

- XXI гасырда яшибез, Айдар абый. Хәзер инде музыка да, аңа булган талым да үзгәрде. Сез музыка профессоры, зур исемнәргә ия җырчы һәм музыкант буларак бүгенге җыр, музыка сәнгатенә нинди бәя бирер, аны нәрсә белән чагыштыра алыр идегез?
- Татар җыр сәнгатенең үлчәү берәмлеге, дөнья масштабына чыгып исәпләгәндә, ул - Илһам Шакиров җыры, халыкчанлык үлчәвендә үлчәгәндә - Әлфия Афзалова. Алар орбитасында башка яхшы җырчылар бар, әмма үлчәү берәмлеге - алар. Татар җырын башка халык җырларыннан аерып торган иң мөһим нәрсә - ул татар аһәңе, башка бер халыкка да хас булмаган моң. Без җиңел генә эстрада дип атап йөрткән үзешчән сәнгатьтә бүген шул татар аһәңен ишетеп булмый.

- Бүген татар эстрадасы өчен җырчылар тәрбияләүче мөгаллимнәрнең исемнәре билгеле һәм без аларны санап чыга алабыз бит. Ул мөгаллимнәр арасында сезнең исем дә бар, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Римма Ибраһимова, Клара Хәйретдинова, Миңгол Галиев... Бүген сәхнәгә чыккан яшьләрнең бик азы, бер-ике проценты гына музыкаль белемсез, башкалары алда аталган, музыка өлкәсендә данлыклы мөгаллимнәрнең укучылары. Димәк, без кем укучыларын сүгәбез булып чыга?
- Бала 18-19 яшендә син санап киткән кешеләрнең кулына барып кергәнче, инде ниндидер бер дәрәҗәдә формалашкан була. Бишектән алып мәктәпне тәмамлаганчы аңа милли рух, аһәң салынмаса, Фәйзрахманов, Сөнгатуллина, Ганиевалар булыша алмый. Мин аңа музыка белеме бирәм, ләкин баланың күңелендә татар аһәңе юк икән, дүрт-биш ел эчендә аны үзгәртә аламмы...

- Андыйларны укырга алмаска була бит...
- Алмаска була, ләкин ул чакта без кемнәрне укытырга тиеш...

- Ә ничек билгеләнә соң ул милли аһәң, аны бер тыңлаганда аңлап буламы?
- Баланың беренче авазыннан, авыз ачуыннан аңлашыла ул. Бүген югары музыка уку йортына укырга килгән яшьләр нота грамотасын түгел, татар композиторларының исемнәрен дә белмиләр. Мәктәптән килгән балалар гына түгел, хәтта инде үзләрен җырчы дип атаучылар да. Беркөнне телевидениедә бер музыкаль тапшыруда шуларның берсе Фасил Әхмәтов исемен белми аптырап торды. Бәлки аның бу наданлыгында ул үзе генә дә гаепле түгелдер. Шул ук телевидениедә, радиода, башка матбугатта классик дәрәҗәсендәге композиторларыбыз исеме еш күренәме, яңгырыймы соң? Концертларда әсәрләрне башкарганда да авторлар исемен атау онытыла. Сәйдәшевне, Мозаффаровларны белмәүчеләр күпме. Ул ягы да бар. Ләкин җыр өлкәсенә килгән кеше интеллект ягыннан барыбер үсәргә тиеш. Сәхнәне бүген банкетта чыгыш ясарлык кына җырлый белүчеләр, шәхес булуны фонограммага кушылып җырлый алу дип уйлаучылар басты.

- Югыйсә телеканаллар, радиолар саны артканнан-арта бара. Интеллектуаль тапшырулар өчен дә, татар җыр сәнгатенең чын үрнәкләрен күрсәтерлек мөмкинлек тә бар.
- Биш-алты канал бар, мин аларның һәрберсен тыңлыйм. Аларда хәтта Айдар Фәйзрахманов исеме дә сирәк яңгырый. Әле мин эшләп торган, үз хәлемдәге җырчы бит. Анда Илһам Шакировны, Әлфия Афзалованы да ишетмим. Алар исән-сау бит әле. 90 нчы елларда Уфада узган концертка мөфти Тәлгать Таҗетдин килгән иде. Аның безгә әйткән: «Сез - артистлар, милләтне саклау өчен дин әһелләренә караганда, күбрәк эшлисез», - дигән сүзләрендә күпме хак­лык.

- Әйдәгез, алда әйткән бер фикерегезгә кире кайтыйк әле. Сез «туганнан алып мәктәп тәмамлаганчы, бала шәхес булып формалаша», дидегез. Минемчә, бу бәхәсле фикер. Әтисе - тракторчы, әнисе сыер савучы егет зур җырчы булырга уйласа, ничек ул бу өлкәдә аз хәбәрдар әти-әнисенә таянсын. Шуңа профессионаллар кулына тапшыра бит инде ул үзен, нота грамотасын, композиторларны өйрәнер, гыйлем туплар өчен.
- Милли тәрбия, милли аһәң өчен кирәк ул әти-әни гыйлеме. Мәктәпләрдә укытучылар бар, ничек алар 11 ел дәвамында предмет кына укытырга тиеш, милли рух тәрбияләмәскә тиеш ди?! Музыка укытучылары һәр мәктәптә бар. (Бу урында Айдар абый белән тагын бәхәсләшеп булыр иде. Авыл мәктәпләрендә музыка укытучыларының нинди өлеше махсус белемле, музыка укытырга дип әзерләнгән ничә студент авыл мәктәбенә кайтып җитә икән бүген. Минемчә, туп-туры эстрадага, йә булмаса, ирекле мәҗлес алып баручы булып китә. - З.Г.) Без мәктәпләрдә бик күп концертлар куябыз, мин шул чыгышлар вакытында балаларга шагыйрьләрнең, композиторларның исемнәрен сорап мөрәҗәгать итәм. Белмиләр. Бу хакта аларга әдәбият, музыка дәресләрендә сөйләргә, балаларга кирәкле мәгълүматны сеңдерергә тиешләр. Татар җырчыларын тәрбияләүче югары уку йортларына сайлап алганда, иң беренче таләп - беренче авазыннан татар аһәңе яңгырасын, татарның мәшһүр иҗатчыларын белсен, интеллект ягыннан үсәргә омтылышы булсын. Тавышы зур булсын дигән таләп куймас идем, тавышны аны профессионал мөгаллим үстерә ала.

- Ә музыка мөгаллимнәренә нинди таләпләр куяр идегез?
- Эчке дөньясы, күңеле, аралашу культурасы камил булсын. Укучылары белән аралашканда нинди дә булса музыка коралында уйнап дәрес бирә алмый, композиторларны, музыка дөньясы тарихын белми икән, андый укытучының укытырга ни хакы бар? Һәр эшнең башында профессионаллар торырга тиеш - укытканда да, премияләр биргәндә дә, телевидение-радионың эчтәлеген төзегәндә дә. Мин инде хөкүмәт дәрәҗәсендә сәнгать советлары темасын күтәрер вакыт та җитте дип саныйм (Сәнгать советларының кирәклеге хакындагы сүз мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның коллегиядә ясаган докладында да яңгырады. - З.Г.)

Реклама

- «А судьи кто?» дигән классик сорау тумасын өчен, ул худсоветларга кемнәр керергә тиеш?
- Белеме, тәҗрибәсе булган профессионаллар: шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар, инструменталистлар, музыка белгечләре. Алар аша узганнар гына зур сәхнәгә менсен, дәүләт радио-­телевидениесендә күренсен. Мунча ләүкәсе түгел бит ул сәхнә, сәхнә ул - пьедестал.

- Минем тагын ул худсоветларга кергәннәр үзләреннән уңышлыраклардан үч алып утырмаслык дәрәҗәдә тәрбия­ле һәм, чынлап та, осталар булсын дип өстисем килә. Анда «уртакуллар» эләгә икән, нәтиҗәне күз алдына китерү дә куркыныч. Әйтегез әле, ә филармониядә узган концертлар һәм башка чаралар нинди дә булса сәнгать иләге аша узамы?
- Татар филармониясендә бүген дүрт зур фестиваль, һәрберсенә дүрт-биш концерт кергән дистәдән артык абонемент, гаҗәеп матур оешып эшләп киткән «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы чаралары, башка бихисап концертлар бар. Татар филармониясе исеме белән узган чаралар, әлбәттә, махсус сәнгать советы иләге аша уза, барысы да җитәкчелек, коллективларның сәнгать җитәкчеләре белән киңәшләшеп эшләнә. Филармониянең концерт залын аренда мәйданы итеп кулланган артистларга без таләпләр куя алмыйбыз. Кайбер концертларга керәм дә тыңларга оялып чыгып китәм.

- Хәзер инде Россия күләмендә эстрада артистларын кабат бер түбә астына җыю хакында сүзләр йөри. Ничек уйлыйсыз, кирәкме бу? Эстраданы бизнес иткән җырчылар, юмор осталары моңа ничек карарлар?
- Мин моның тормышка ашачагына ышанмыйм. Йөгәнне бер җибәргәннәр икән инде, аны кабат җыю авыр булачак.

- Механизмын уйлап табарлар анысы - штрафлар, эзәрлекләүләр, башкасы... Ә бит чынлыкта артистларны бергә туплап, профессиональлекне һәрдаим күтәрерлек шартлар тудырылса, алар хәер эстәп, үз концертларын үзләре сатып, соранып йөрмәсләр иде. Пафослы яңгырар инде, ләкин, минемчә, иҗатчы горур булырга тиеш.
- Минем, мәсәлән, бер генә көн дә үзем өчен генә, үз кесәмә эшләгәнем булмады. Озак еллар опера театрында эшләдем, хәзер Татар филармониясендә. Фольк­лор музыкасы дәүләт ансамблен бүгенге көндә дөньяның барлык почмакларында горурланып күрсәтеп була икән - бу бер минут тынычлык белмичә эшләү, иҗат итү нәтиҗәсе. Ул ансамбльгә салган көчем бихисап. Шулай ук җырлый, бии, музыка уен коралларында уйнаучы универсаль артистларымның да. Без бит дөньяга үз кесәбезне тутырыр өчен түгел, татар халкын данлар өчен чыгабыз. Ә мактаулы исемнәрне, минем артистларыма караганда, банкетларда җырлап йөрүче «йолдызлар» тизрәк ала, дәүләт оешмасында эшләүче артистлар кебек 10 ел көтеп азапланмыйлар. Хөкүмәткә эшләмичә, ничек хөкүмәт дәрәҗәсендәге исемнәр, премияләр алалар соң алар? Ни өчен дәүләт театрларында, филармонияләрдә эшләүче артистлар, коллективлар дәүләт телевидениесе, дәүләт радиосында «аерым йолдызлар»га караганда күпкә сирәк күренә? Әлбәттә, боларның барын да уртага салып сөйләшеп, барлык сорауларга җавап табарга вакыт җитте инде.

- Сез соңгы вакытта сирәк җырлыйсыз. Баш-аягыгыз белән ансамблегезгә кереп чумгансыз. Ә «Айдар Фәйзрахмановны тыңлыйсыбыз килә» диючеләр күп. Аларга ни әйтер идегез?
- Мин быел 61 яшемне тутырдым. Кешенең бит үзенең резервы бар, минем резервым бүген ансамбль эшчәнлегенә юнәлтелгән һәм моны милләт өчен, үзем аерым җырлаганга караганда, кирәгрәк дип саныйм. Алда сайлар өчен өч юл торган очрак була - уңга барсаң - мал табасың, сулда - халык мәхәббәтен казанасың...

- ...турыга барсаң - Фольклор музыкасы ансамбленә...
- Нәкъ шулай. Ниндидер дәрә­җәдә җырлавымны да читкәрәк куеп, шул эшем белән янам бүген һәм минем өчен бу - иң мөһим юлларның берсе. Соңгы елларда күп җырлар яздым, ансамблем өчен дә, башка җырчылар өчен дә. Өстәлемдә, күрәсеңме, күпме шигырь китабы - Мөдәррис Әгъләм, Илдар Юзеев, Әнгам Атнабаев... 60 яшьлек юбилеемнан соң гына да 25 җыр язганмын. Җыр сәхнәсе ул яшьләр өчен, алар җырласыннар.

Ел ярым Айдар Фәйзрахманов белән бер түбә астында эшләп ясаган ачышларым:

  • Ул җитәкләгән Фольклор музыкасы ансамблендәге артистларның җырлаганда сулыш алулары - секундына, бию хәрәкәтләре миллиметрына кадәр исәп­ләнә. Эшләре - күп, яллары - аз. Ләкин алар барысы да бәхетле.
  • Айдар абый кушкан эшне 15 минут эчендә эшләп өлгермәсәң, димәк... син соңга калдың.
  • «Ярар, бу җире болай гына калса да ярар», - дип эшләсәң... Юк, ярамый, алай уйлама да.
  • «Ачулануы» нәкъ 15 минутка җитәр, беркайчан ачу саклап йөрмәс, димәк, аңа үпкәләп мәшәкатьләнәсе юк.
  • Кайчак син аның ник чапканын, кая ашыкканын да аңламассың, ләкин ирексездән үзең дә аның кебек чаба башларсың. Шундый энергетика!
  • Һәм башкалар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: