Шәһри Казан

Айдар Фәйзрахманов тагын 10 ел эшләргә җыена

Татарстан фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең концерт программасын әнә шулай дип атаган. Ул 30 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге филармония залында узачак юбилей концертына үзенең сәхнәдәшләрен җыя. - 60 яшьтә үз эшеңә ниндидер нәтиҗәләр ясарга вакыттыр дип уйлыйм, - диде Айдар журналистлар белән очрашканда. -...

Татарстан фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең концерт программасын әнә шулай дип атаган. Ул 30 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге филармония залында узачак юбилей концертына үзенең сәхнәдәшләрен җыя.

- 60 яшьтә үз эшеңә ниндидер нәтиҗәләр ясарга вакыттыр дип уйлыйм, - диде Айдар журналистлар белән очрашканда. - Шушы яшендә минем әти якты дөнъядан китеп барды. Мин үземне аның белән чагыштырганда бөтенләй яшь итеп күрәм. 60 яшькә кадәр булган хезмәтем нәтиҗәле, дип уйлыйм. 15 ел эчендә фольклор ансамбле белән бөтен илне әйләнеп чыктык. Безне чит илләрдә ничек кабул итүләрен үз күзләрең белән күрергә кирәк. Ансамбль - Татарстанның брэнды. Быел кытайлылар үзләренә чакыра. Чит илләргә барырга ярдәм иткән өчен Президентка рәхмәт. Әле юбилеем уңаеннан коллективыбызга автобус бирде. Тагын ун ел эшли алсам иде, дип телим.

Айдар Фәйзрахмановның моннан берничә ел элек Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәнен дә искә төшерде журналистлар. Җырчы:

Реклама

- Мин Тукай премиясе алам дип эшләмим. Үз эшемне ул премияне алучылардан күбрәк тә эшлим әле, дип уйлап куям. Минем өчен иң зур бүләк - халыкның тануы, - дип җавап бирде.

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: