Шәһри Казан

«Болгар иле могҗизалары»

Табигатьтә яки нинди дә булса тарихи җирлектә иҗат итү белән остаханәдә эшләүнең аермасын рәссамнарга сөйләп торасы түгел. Алар моны кемгә караганда да нечкәрәк тоемлый. Шуңа күрә дә, көн туса, этюдникларын асып, кая да булса чыгу ягында рәссамнар.

Татарстан Рәссамнар берлегендә Болгарга арт-экспедиция оештыру уе белән 2012 елда ук янып йөри башлаганнар иде. Хәзер инде 2014 елның җәендә узган беренче күмәк иҗади сәфәрнең аягы җиңел булды дип әйтә алабыз. «Болгар. Миф һәм чынбарлык» дип аталган 70тән артык эштән торган күргәзмә белән төгәлләде ул чакта эшен экспедиция. Узган елгы экспедицияне рәссамнар «Җир тавышы» дип атады. Ни хакында бәян итә изге Болгар җире? Рәссамнар әнә шуңа колак салырга, бу изге җирнең рухын тоярга, арт-объектларны өйрәнеп иҗат итәргә тиеш иде. Һәм ул шулай булды да. Болгар җиренә аяк баскан һәр рәссам вакыт белән исәпләшмичә, тәүлек буе эшләргә дә әзер иде. Экспедиция ахырында ачык һавада әле буяулары кибеп тә бетмәгән эшләрдән зур күргәзмә ачылды һәм шул ук вакытта «Болгар» музей-тыюлыгына 22 эш бүләк ителде.

Кол Гали иҗатына багышлап быел уздырылган экспедиция нәтиҗәләренең бер өлешен бу көннәрдә Казан Кремленең «Эрмитаж» күргәзмәләр залында узу­чы «Болгар иле могҗизалары» дип аталган күргәзмәдә дә күрер­гә була.

- Экспедициянең быелгысы, кыш аена туры килгәнлектән, моңа кадәр узганнарының берсенә дә охшамады. Мәдәният министрлыгында расланган ун рәссам янына үз теләкләре белән кушылучылар да өстәлгәч, саллы гына иҗади төркем тупланды. Башта күңелдә бераз, кыш көне ничек булыр икән, дигән икеләнү булса да, ул бик тиз юкка чыкты. Чөнки кыш көне Болгарда җәйгә караганда рәхәтрәк икән: бар тарафта тынлык, син үзеңне икенче бер вакыт аралыгында, тарих белән бергә-бер калган кебек тоясың, япа-ялан кырда бүгенге цивилизация турында искә төшереп йөрүчеләр дә юк. Болгар җире хәзер, без рәссамнарны гипнозлагандай, үзенә тартып тора. Һәрвакыт шулай: программа буенча ун кеше дибез икән - 20, 20 дибез икән, 30 кеше килергә мөмкин. Үз хисапларына килә рәссамнар, - ди арт-проектның авторы, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Әлфия Ильясова. - Эшләрне бүләк итәргә дә беркемне мәҗбүр итүче юк. Барысы да ихластан, чын йөрәктән эшләнә. Бәлкем, яшь вакытта бу хакта уйламыйсыңдыр да, әмма олыгая барган саен, 50не узгач, үзеңә ниндидер файда китерү, амбицияләр хакында түгел, ә киләчәк турында уйланасың икән. Рәссамнар да, тарихта эш кала, без моны эшләргә тиеш, дип, картиналарын Болгар музей-тыюлыгына бүләк итә. 30га якын эш калдырдык быел да.

Экспедициядә катнашучы рәссамнар һәрвакыт канәгать. Быелгылары да искәрмә түгел. Һәркем мондый эшләрнең бары тик шушы җирдә, шушы вакытта гына туа алуын аңлый. Әйтик, әнә Әлфия ханым үзе Болгар рухы сеңгән арт-объектлар эзләп табып, шул такталарны, агач кисәкләрен эшкә җиккән. Анатолий Пашин исә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына тулы бер график шәкел эшләү өстенә, буыннан-буынга биредә төпләнеп яшәүче җирле халык белән аралашып, күп кенә портретлар ясаган. Шул рәвешле әлеге җирлекнең типик портретын булдырган булып чыга. Ирле-хатынлы Татьяна һәм Юрий Бердниковлар үзләре Болгарны өрфиядәй акварельдә эшләсәләр дә, рәссамнарга басма графика буенча осталык дәресләре уздыр­ганнар. Монда килмәгән булса, әйтик, Лариса Илтубаева бу ысулны әле тагын кайда һәм кайчан үзләштерә алган булыр иде. Ә болай аның «Кыйссаи Йосыф»ка багышланган өр-яңа шәкеле нәкъ менә басма техника өслүбендә башкарыла. Шул рәвешле Болгарны гына түгел, үзен дә ача рәссам. Сынчы Агуник Таманян да бирегә килмәгән булса, Болгарны майлы буяулар белән киндергә иңдергән булыр идеме икән? Үзенең милли бизәкләргә төренгән гаҗәеп паннолары белән кулланма-гамәли сәнгать остасы буларак танылган Зимфирә Биктәшева да нәкъ менә биредә майлы буяуларга тотынгач, Болгарның сихри могҗизалары әле моның белән генә бетмәвен аңлыйсың.

- Болгарга мин инде элек-­электән йөрим. Кайчан барсам да, аны яңа яктан ачып кайтам. Ә мондый экспедициядә һәр рәссам ота. Шөкер, ул инде безнең бик матур традициягә әйләнеп бара. Киләчәктә Биләргә бару ниятебез дә бар. Болгар экспедициясе ул - үзенчәлекле тәҗрибә мәктәбе. Һәр пленер, берсүзсез, үстерә рәссамны. Монда якыннан аралашу да, фикерләшү дә, иҗат та, сәламәт тәнкыйть тә бар. Бер генә теләк, көннең якты вакытын рәссамнар, башлыча, табигатьтә - натурадан эшләргә тиеш дип саныйм. Арт-объектлар, музей экспонатлары белән, күз бәйләнгәч, кичке якта да эшләп була. Шуңа күрә дә рәссамнар күбрәк этюдларга чыгуларын, бу төбәкнең матурлыгын киндергә күбрәк иңдереп алып кайтуларын хуплыйм, - ди Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев.

Татарстанның халык рәссамы Мадияр ага Хаҗиевның да Болгарга беренче генә килүе түгел.


Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев.

Реклама

- Болгар, берсүзсез, ак шәһәр булган. Моның шулай икәнлегенә быел ихластан ышанып кайттым. Кышын ул чыннан да бөтенләй башка. Җил уйный, суык. Үзем шунда йөрим, үзем, элекке бабаларыбыз мондый суыкларда ничек киенделәр икән, дип уйланам. Вакыт узу белән, тормыш-көнкүреш рәвеше дә үзгәрә бит. Бүген ул бер төсле, иртәгә бөтенләй башка. Шуңа да, бүгенге көннең сулышы, яшәү рәвеше хакында киләчәк буыннар да белсеннәр, дип, мин бу юлы Болгар музей-тыюлыгына үземнең иң яхшы 30 эшемне бүләк итәргә ниятләдем, - ди олпат рәссам.

Хәер, Мадияр Хаҗиевның мондый юмартлыгы бер бүген генә түгел. Ул, кая гына барса да, эшләрен әнә шулай күпләп бүләк итеп калдыра. (Музейлар сатып алса да каршы булмас иде анысы!) Ул бүләк иткән 30ар-40ар эш моңа кадәр дә күп кенә җирләрдә булачак галереяларның нигезен тәшкил итте. Бу юлы да әнә күрәсез, «иң яхшы эшләрем», ди. Күләм ягыннан да кечкенә түгел алар - 150х120 үлчәмендәге саллы эшләр. Рәссамның бу ния­тен күргәзмә ачылышына килгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова да бик сөенеп хуплады.

...Болгар җире элек-электән кешеләрне үзенә тарткан, бүгенге Болгар җыеннарында катнашучылар, шул ук үзебезнең рәссамнар да инкяр итми моны. Бу җирнең ниндидер могҗизаи сере, егәр-куәт бирердәй көче бар. Моны без әле рәссамнарның эшләрендә алга таба да күрербез дип өметләник. Әлфия Ильясованың элегрәк тә: «Рәссамнар тарих алдында нинди олы эш башкарганнарын, җитди имтихан тотканнарын әле үзләре дә бәяләп бетермиләрдер», - дигәне бар. Бәлкем шулайдыр да, ә менә югарыдагылар моны инде бәяләп тә өлгерде. «Татарстанның мәдәни мирасы» проектын тормышка ашыруда катнашуы өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Арт-экспедиция. Болгар» проекты авторы Әлфия Ильясованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Инде рәссамнар Болгарга үз сукмакларын салды дип әйтә алабыз. Димәк, бу яссылыкта Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Рәссам йорты булдыру зарурлыгы да елдан-ел калку күренә дигән сүз.

Тиздән, бик тиздән, быелгы экспедиция нәтиҗәләре белән Кырымның Феодосия шәһәрендә дә таныша алачаклар. Шәһәрнең Борынгы музеенда 28 майда ачылачак күргәзмә ике атна дәвамында эшләячәк. Анда да, мөгаен, «Мондый да тынлыкны, шуның кадәр аклыкны моңа кадәр күргәнебез юк иде», - диючеләр булмый калмас.

"Болгар иле могҗизалары" картиналар арт-экспедициясе күргәзмәсеннән ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: