Шәһри Казан

Әбүзәр Таһировның прототибы романның ахырын укырга өлгерми калган

«Ак чәчәкләр» романын укыган һәркемнең ихтирамын яулаган Гөлшәһидә һәм Әбүзәр Таһировлар тормышта нинди кешеләр булган соң? Шул турыда без Гөлшәһидә образының прототибы Рәйсә Абдрахманованың туганы, филология фәннәре кандидаты Илдар Еникеев белән сөйләштек.

- Минем әтием Әхнәф белән Рәйсә апа - бертуганнар, - ди Илдар әфәнде. - Безнең бабай (аларның әтисе) Шәрәфетдин Казанда укытучылар әзерли торган мәктәпне тәмамлап, Уфага китә. Анда мәктәпләрне тикшерүче инспектор булып эшли. Берара Чиләбедә яшәп алалар. Шунда Рәйсә апа дөньяга килә. Аннары кабат Уфада яши башлыйлар. Рәйсә апа бала чагында бик чая кыз була. Хәтта урамда уйнаганда усал малайлардан ип­тәшләрен беркайчан да кыерсыттырмый. Намуслы, хезмәт сөючән булып үсә. Әби аны кечкенәдән камыр ризыклары пешерергә өйрәтә. Бервакыт үзе хастаханәдә чагында үсмер кыз өйдәгеләргә пәрәмәч пешереп ашата. Чиле-пешле булса да, әтисе аларны мактый-мактый ашый. Рәйсә апа, Уфада мәктәпне тәмамлау белән, Мәскәүдәге медицина институтына укырга керә. Шунда үзенә гыйшык тотып йөргән бер егеткә кияүгә чыга. Әмма ир булган кеше көнләшеп теңкәсенә тию сәбәп­ле, алар озак яши алмый, аерылышалар. Рәйсә апа Казанга кайткач, әнисенең туганы Әбүбәкер Терегуловлар аны үз фатирларына сыендыра. Ул башта хирург булып эшли. Бервакыт операция вакытында ялгыш кулын кисә. Шуннан соң хирургиядән китеп, терапевт булырга карар кыла. Бер үк вакытта фән белән шөгыльләнә башлый. Докторлык диссертациясен яклап, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Ул - әти-әнисе ягыннан морзалар булган күренекле Терегуловлар һәм Еникеевлар нәселеннән.

Китаптагы Гөлшәһидәне язучы бик матур итеп тасвирлый. Ул чынбарлыкта да шундый булган икән.

- Рәйсә апа бик чибәр хатын-кыз иде, - ди Илдар әфәнде. - Аңа гашыйк егетләр күп булгандыр. Бервакыт хастаханәдә дәваланучы егет аңа үзенең мәхәббәт хисләрен җиткерә. Рәйсә апа да аны ошаткан, күрәсең. Алар Мәсгут Абдрахманов дигән бу ир кеше белән гаилә корып җибәрәләр. Мәсгут абый оборона заводының баш инженеры булып эшли. Рәйсә апага ул йортта ике балага әни дә булырга туры килә, уртак балалары булмый.

Мәсгут абыйның гомере иртәрәк өзелә. Ә Рәйсә Абдрахманова узган елның 5 апрелендә 91 яшен тутырырга 40 көн калганда, якты дөньядан китеп бара.

Дөрес, Рәйсә Абдрахманова «Ак чәчәкләр»дәге Гөлшәһидәне үз образы дип кабул итми, ул җыелма образ, аның тагын ике прототибы булырга тиеш, дия торган була. Ә Әбүзәр Таһировка килгәндә, чынбарлыкта Әбүбәкер Терегулов - Рәйсәнең әнисе белән бертуган. Кызны Мәскәүдә укырга да ул өндәгән. Үзе дә Мәскәү галимнәре белән аралашып яшәгән.

Реклама

- Әбүбәкер абый гаи­ләсе белән Бауман урамында алты бүлмәле фатирда яшәде, - дип искә ала Илдар. - Хатыны Әминә ханым бик белемле, зыялы кеше иде. Үзләренең балалары булмады. Әмма Әминә апаның туганнары алар белән яшәде, йорт эшләрен башкаручы хатын да Фәсхетдин исемле улы белән шунда иде. Әбүбәкер абый үзенең эте белән ауга йөрергә ярата иде. Үзе белән Фәсхетдинне дә алып йөргән. Мәскәүдән кайткан елларында Рәйсә апа да, аларга ияреп, табигатькә чыгарга яраткан.

Әбүбәкер Терегулов антиквариат белән кызыксынган, диләр. Аның өе элекке әйберләр һәм китаплар белән тулы булган. Үлгәч, китапларын Казан дәүләт университеты китапханәсенә тапшыр­ганнар.
Якыннары күңелендә аның турында сакланган төп сыйфатларның берсе - кешелеклелек.

- Ул бик күп кешеләргә ярдәм итте. Шамский хастаханәсендә эшләде, үпкә авырулары буенча белгеч иде. Шулай ук күп табибларны да өйрәтте. Бер үк вакытта медицина институтында да эшләде. Аны Югары Совет депутаты итеп тә сайладылар. Ул һәрвакыт бик матур һәм пөхтә киенеп йөрде. Балетны бик яратты. Шуңа күрә опера һәм балет театрына еш йөрде, - дип искә алды Илдар Еникеев.
«Ак чәчәкләр» романы дөнья күргәндә, Әбүбәкер Терегулов авырып урын өстендә яткан. Роман башта «Казан утлары» журналында басыла. Илдар әйтүенчә, төп герое үзе икәнне белгәнлектән, киосктан журналның һәр санын алдырып укыган. Тик якыннары ахырын аңа укытмаганнар, чөнки роман азагында аның үлеме турында укытасылары килмәгән. Әбүбәкер әфәнде исә соңгы көннәренә кадәр әсәрнең ахырын көтеп яткан.

«Рәйсә ханым миңа гомер буе үрнәк булды»

Равия Мухина, Татарстанның атказанган табибы:

- Без язучы Габдрахман Әпсәләмов белән студент елларында очрашу үткәргән идек. Ул безгә романның язылу тарихын сөйләде. Үзем мәктәп елларында «Ак чәчәкләр»не укып, табиб һөнәрен сайлаганга күрә, аны бик күрәсем килгән иде. Ул чорда күп кенә яшьләр бу романны укып, табиб һөнәрен сайлады бит. Медицина көллиятендә укыганда, мин үзебезнең авылдан Тәслимә апаны табибка күрсәтергә алып киттем. Без кергән клиникада аны карарга профессор Рәйсә Абдрахманованы чакырып китерделәр. Шунда мин аның матурлыгын күреп, телсез калдым. Озын гәүдәсе, матур чәчләре, ак халаты үзенә килешеп тора. Ул чакта: «Чын табиб шундый була икән», - дигән уй башымнан йөгереп үтте. Медицина институтында укыганда, Рәйсә ханым кафедра мөдире иде, безгә терапия буенча лекцияләр укыды. Аннан 1 нче клиник хастаханәдә бергә эшләдек. Мин бүлек мөдире булдым. Ул авырулар белән сөйләшкәндә, берничә минуттан аларның «якын туганнарына» әйләнә иде. Мин авыруларны ничек карарга кирәклегенә Рәйсә Абдрахмановадан өйрәндем. Олыгайгач та, кайчак авыруларның диагнозыннан шикләнгәндә, аны чакыра идем. Палатадагы авырулар янына алып кереп: «Менә сезнең каршыгызда «Ак чәчәкләр»дәге Гөлшәһидә», -дип таныштыра идем. Рәйсә апа күп сөйләшергә яратмады. Үз тормышы турында сөйләүне дә кирәк дип санамый иде. Ул бүген дә минем күз алдында шул ак халаты белән басып тора. Минем өчен гомер буе үрнәк табиб булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: