Шәһри Казан

«Гайре табигый стиль ул – минеке»

«Иҗатсыз бер генә көн дә яши алмыйм» - Елена Шмелёваның әлеге сүзләрендә бернинди арттыру юк. Элегрәк мәлдә мехтан ясаган картиналары белән бөтен кешене «ах» иттергән рәссам соңгы вакытта курчаклары белән таң калдыра. «Гайре табигый стиль ул - минеке», - ди ул үзе дә.

Рәссамның эшләре белән якыннан танышкан кеше һич кенә дә аны кайчандыр элемтә техникумы тәмамлап, шактый гына еллар инженер булып эшләгәндер дип башына да китерми. Мәктәп елларында ук иҗатка тартылган Еленаның рәссам булып китүенә үзгәртеп кору елларының «өлеше» зур. Кечкенәдән плакатлар язган, стена газетасына рәсем ясаган, мәктәп музеена кул астында булган материаллардан Россиядәге һәйкәлләрнең копияләрен эшләгән кызга җанында йөрткән сәләте торып-торып барыбер тынгы бирмәгән булыр иде. Шуның өстенә музыка мәктәбен тәмамлаган Лена юк-юк та гитарасын күтәреп, автор-башкаручы буларак сәхнәгә дә чыга бит әле. Тормыш юлы урау булса да, барыбер сәнгатькә илтүче үз сукмагын таба Елена Шмелёва. Аңардан гына торса икән дә бит - юк. Шуңа да предприятие таркала дип тә әллә ни бетеренми. Училищеда ике еллык курслар тәмамлый да яңабаштан реклама рәссамы белгечлеге буенча эшкә урнаша. Көндәлек эш белән беррәттән теләсә кайсы материалда образ эзләү башлана. Көзге яфраклардан ясаган портреты әле дә исән. Корыган ботакларны да, ышкы чүбен дә, шул ук яфракларны да табигатьтә ничек бар - шулай кулланып була икән, дигән нәтиҗәгә килә ул. Иҗади эзләнүләре «Мелита» мех берләшмәсенә сувенирлар эшләүче рәссам булып күчкәч тә дәвам итә. Биредә ул яраксызга чыгарылган калдык-постык материалга икенче сулыш бирә. Сувенирлар белән беррәттән мехтан (!) картиналар ясый башлый. Шулай итеп, чүп­лектә яткан бар алам-салам аның тылсымлы куллары орынганны көтә башлый. Кабатланмас пейзажлар, натюрмортлар арасында ниндиләре генә юк! Урман эчендә көрткә чумып утырган аучы йорты, җай гына агучы елгалар, затлы букетлар. Бу, берсүзсез, предприятиедәгеләр өчен дә зур ачыш була. Бара торгач, «йомшак алтын»ның үзенә салынган табигый төсләрне файдаланып (төлке, ак төлке, кеш, тау кәҗәсе, сарык һәм башка тиреләр), 300гә якын картина эшли Елена Шмелёва. «Мелита» җитештергән туннарның яңа модельләрен тәкъдим итүче күргәзмәләр вакытында да еш күрсәтелә алар. Эшлекле хезмәттәшләргә, килгән кунакларга, югарыдагыларга бирү өчен дә саллы бүләк булып чыга әлеге картиналар. Шул рәвешле Германия, Швейцария, Италия, Америка, Польша һәм башка илләргә юл ала бу эшләр. Озакламый галереяләр шәхси күргәзмәләре белән чакыра башлыйлар рәссамны. Авторның беренче шәхси күргәзмәсе Президент Аппара­тында уза. Аңа Горький музеенда, ­ Халыклар Дуслыгы йортында, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә узган күргәзмәләр өстәлә.

Күргәзмәләрнең берсенә ачылышка килгән ул чактагы Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Абрек Абзгильдинның бәясе тыйнак кына булса да, останы илһамландырырга җитә кала: «Эшләре үзенчәлекле, кызык, иҗатта яңа юнәлеш табылган. Моны үстерергә кирәк...»

- Миңа калса, мех белән эшләүнең бер авырлыгы да юк кебек. Мехның һәрберсе үзеннән-үзе уйнап тора. Телгәләнеп, чачакланып, көеп беткән кисәкләрне табып сөенүемне цехларда эшләүче кайберәүләр аңламый да иде. Ә бит минем коллажлар, уенчык­лар, нигездә, әнә шул аяк астында яткан чүп-чардан, калдык материалдан эшләнде дә, - ди автор.

Ун елга якын хезмәт куя анда рәссам. «Мелита»дан киткәч, трикотаж курчаклар, паннолар чоры башлана. Сувенир сатучылар өйгә килеп алып киткән «бохо» стилендә киендерелгән курчакларының 15ен дә чит ил туристлары алуын белгәч, оста тагын да дәртләнебрәк эшли башлый.

Реклама

- Теләсә нинди материалга тотынып экспериментлар ясарга яратам, шуңа күрә дә минем нинди дә булса аерым бер технологиям бар дип әйтә алмыйм. Мехтан аермалы буларак, трикотажда алдан эскизын ясап, булачак әйберне күзаллап була, ә мех белән эшләгәндә бу мөмкин нәрсә түгел диярлек, - ди ул.

Ничек кенә булмасын, һәр эшнең үз җае, үз нечкәлекләре җитәрлек. Әйтик, шул ук мехтан эшләнгән картиналарны гына алсак та, аларның кайберләре пыяла астында, кайберләре юк. Монда очраклылык юк. Озын төкле мехтан эшләнгән картиналар мәҗбүри рәвештә пыяла астына алына, чөнки җайлы-җайсыз кагылу яки җил исеп кую аркасында беренчел сурәт юкка чыгарга мөмкин. Ә инде флористикага тотынасың икән, анда яфракларны, бөртекләрне дөрес итеп киптерә, саклый белү зарур.

- Мин менә бу чималны яратам, шуңа өстенлек бирәм дип әйтә алмыйм. Аларның барысы да яхшы. Иң мөһиме кулга тотып эшлисе материалның һәрвакыт булуы һәм төсе, формасы ягыннан бик күп төрле булуы кирәк. Ул текстиль дә, күн дә, мех та, пыяла да, агач, пластик һәм башкалар булырга мөмкин. Чөнки ни дә булса ясап булмый торган әйбер юк ул, - ди рәссам.

Курчак остасы
Шулай да, автор шәхсән үзе нинди эшләргә өстенлек бирә соң? Курчакларынамы, йә булмаса, картиналарынамы? Барысы да кадерле. Әмма шул ук вакытта нәтиҗәсе башта уйлаганның киресе булган очракларны аеруча ярата рәссам. Моны ул югарыдан бирелгән бүләк буларак та кабул итә. Елена Шмелёва­ның мондый көтелмәгән эшләре бихисап. Шул ук вакытта курчаклары арасында да. Ел башында Татарстан Сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында узган «Рәссам. Курчаклар. Балалар» дип аталган күргәзмәдә дә шактый иде аның эшләре. Елена Шмелёваның характерлы курчакларын бер күрсәң - онытмыйсың. Төс-кыяфәт, һәр детален җиренә җиткереп эшләнгән үзенчәлекле кием-салым, атрибутлар белән генә чикләнмичә, хәтта ки искән җилне дә сурәтли рәссам. Ул җил, «тотып калмасаң», зонтигыңны каерып алып китәргә дә күп сорамый. Аның әнә шулай һәр курчагының үз мохите бар һәм аларның һәркайсы шунда «яши», «нидер эшли». Монда һәркем үзен булмаса, күршесен таный. Арада торба чистартучы да, гомере тәгәрмәч өстендә узган чегән дә, яз башыннан көзгә кадәр алты сотый җирендә бил бөккән бакчачы һәм тагын, тагын әллә кемнәрне очратырга була. Ишег­алдында җәй буе домино сугучы ир-атларын да «таныйбыз». Чөнки алары да үзебезнең арадан. Капка төбендә утыручы сугыш ветеранын исә автор үзенең әтисе - сугышта тубыктан ике аягын калдырып кайткан танкист Николай Сергеевич Кочетков истәлегенә багышлаган. «Казан ишегаллары» дип аталган сериядән әлеге эш. Бу серия 2009 елда «Курчаклар блюз бии» дип аталган күргәзмәдә дә күрсәтелгән иде.

Нәкъ менә шунда беренче тапкыр профессионал курчакчылар белән таныша Елена Шмелёва. Аннан Кремльдә узган күргәзмәгә дип атап, янә шактый гына эш башкарыла. Шул исәптән, көннең нинди булуына карамастан, Идел буена төшеп утырган балыкчылар да эләгә күргәзмәгә.

- Хәзер бит кибетләрдә материалның ниндие генә юк. Минем дә термопластика белән эшләп карыйсым килде. Эшли-эшли өйрәндем. Бер курчакны ясыйм, хатасын күреп төзәтәм дә, икенчене ясыйм. Анысында башка хата китә. Тагын төзәтәм. Аның каравы иҗат эше шуның кадәр кызык, - ди рәссам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: