Шәһри Казан

Хатын-кыз кулы тисәме?!

Күптән түгел генә «Корстон»да булып узган «Руками женщин» («Хатын-кызлар кулы белән») дип аталган халыкара форумда чыгыш ясарга чакыру алгач, «Хатын-кыз иҗатта» дигән темага ни әйтә алам? - дип янә бер кат «Шәһри Казан»ның төпләнмәләрен актарып чыгарга булдым. Ниләр генә ясамый да, ни белән генә юанмый бездә хатын-кыз.

Ике кулга бер эш

Бар үзе өчен генә шөгыльләнгәне, бар тормышын шуның белән тарт­каны. Авылы-авылы белән итек басучылар, шәл бәйләүчеләр, кәләпүш, читек чигүчеләр азмы әллә безнең арада. Юк-юк та хәтта көмешчеләр дә күренеп китә. Безнең газета форматыннан гына да кемнәр генә үтмәгән: чүлмәкчеләр, курчак ясаучылар, сәйлән белән чигүчеләр, күнчеләр, агач эшенә махирлар, шәмаилчеләр... Нишлисең, хәтта эштән кайтып ял итәргә утырса да, кулына йә бәйләмен, йә чигүен ала шул инде хатын-кыз. Шуның белән тормышына ямь бирәсе, җитмәгәнен җиткерәсе килә аның. Бәлкем бу кадәресен ул, олыдан кубып, «иҗат итү» дип тә атамый торгандыр. Күңел тартканга, җанга ял биргәнгә эшли торгандыр... Арттырып әйтү түгел, иллә мәгәр безнең газета битләренә эләккән ул ханымнарның эшләре сәнгать югарылыгында башкарыла. Шуңа күрә дә без һәр яңа останы укучыбызга сөенеп тәкъдим итәбез. Әле шуның өстенә редакциядә янә бер иҗади проектыбыз - даими эшләүче сәнгать галереябыз бар. Без аны, газета битләрендә дөнья күрүче «Сәнгать әхрамы» битенең логик дәвамы, дибез. Язып, сөйләп кенә калмыйбыз, әйдәгез, сез дә күрегез әле, дип, күргәзмәләр уздырабыз. Шул галерея эргәсендә нинди генә кызыклы ачылышлар, иҗади очрашулар, осталык дәресләре булмады.

«Шәһри Казан» һәм Иске татар бистәсе префектурасы белән берлектә шәһәр күләмендә уздырылган «Чәй бәйрәме» дә бездән тулысынча иҗади якын килүне сорады. Проектның дәвамлы булырга тиеш­леген тамашачы шунда ук үзе таләп итте. Беренчедән, көн дәвамында сәхнәдә артистлар чыгыш ясап торса, икенчедән, сәүдә рәтләрендә үзебезнең газета битләре аша укучыларыбызга инде таныш булган гамәли сәнгать осталары - күнчеләр, шәмаилчеләр, курчакчылар һ.б. сату итте. Эчке якта чәйгә багышланган тематик күргәзмә эшләде. Бу идеяне Зөфәр Гыймаев җитәкчелегендәге Татарстан Рәссамнар берлеге күтәреп алды. Казан касәсе янында узган гаилә бәйрәмендә, шәһәр кунак­лары белән бергәләп, 25 метрлы киндердә «Шәһри Казан» логотибы белән башланып киткән су буе «киндер газета»ны чыгаруда катнашучылар да алар булды. Газетабыз­ның 25 еллыгына менә дигән иҗади бүләк иде ул.

Кирәкле форум

Әлбәттә инде, эшең бар икән, аны оештырганда, проблемасы да булмый калмый. Шуңа да форумда нәкъ менә иҗаттагы проб­лемалар, хатын-кызлар иҗатында булган перспективалы юнәлешләрне уртага салып сөйләштеләр дә.
Сувенир, сувенир дип сөйләргә яратабыз, ә бит кай­чагында, Кремль төбендәге сәүдә рәтләрен ике әйләнеп, бер әйбер дә ала алмый чык­кан вакытлар бар.
Вакыт-вакыт сувенир дигән ярлык ябышмый торган җыен юк-бар нәрсәләрне дә алып чыгарга кирәк бит шунда! Инде Кремль төбендә шуңа юл куела икән, гафу итегез, башкага ни сан. Аннан соң тагын бер нәрсә игътибар үзәгендә булырга тиештер - ул да булса, безнең борынгыдан килгән кәсепләрнең чис­талыгы. Буыннан-буынга килгән осталыкны бүгенге көнгә чиста килеш алып килеп җиткерәләрме осталар? Юкмы? Стилизация турында бармый сүз. Анысы башка әйбер. Сүз технологияне бозмау турында барыр­га тиеш беренче чиратта. Аннары шунысы бар бит: кеше бер урында озак эшли башласа, «халтурить итәргә» дә күп сорамый, диләр. Бу ни дигән сүзме? Һөнәрче, билгеле бер дәрәҗәгә ирешеп, «оста» исеме ала да, кайберләренең үсеше шул турыда туктала. Үз өстендә эшләү җитми башлый. Алай гына да түгел, ярар, инде буласы булды, болай да җитеп торыр, дип, ул йөгәнне бушатырга да бик мөмкин. Ә базарда төрле кеше бар - җиңелчә генә эшләнгәнне алучысы да табылачак. «Сасыган балыкның да үз хуҗасы бар», - дип әйтә иде гомер буе сатучы булып эшләгән күршебез Наилә апа. Менә шушы хәл килеп чык­масын өчен, һөнәрчеләрнең торымнан-торымга үз осталыкларын, үз статусларын дәлилләп торулары шарт.

«Түгәрәк өстәл» менә шушы мәсьәләләрне күтәрү өчен дә кирәк иде. Аны эзлекле итеп алып барган, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты Мәдинә Мәхмүтовага исә иҗат турында, андагы проблемалар хакында кешедән сорыйсы түгел. Галимә булуы өстенә, менә дигән курчаклар иҗат итә ул үзе дә. Автор курчаклары. Һәм әйтергә кирәк, эшендә мәгънә бар. Идел буе халыкларының милли киемнәрен өйрәнеп, ул халык­ларның кием коллекциясен миниатюрада булдыр­ды ул. Эшләре күп кенә халыкара күргәзмәләрдә танылу алды. Мәдинә ханым ­Россия халыкларының милли гореф-гадәтләрен кулланма-гамәли сәнгать кысаларында саклау темасына тукталып, җәмгыятьтәге хатын-кызларның үзреализацияләнүдәге проблемаларын чишүдә булсын, теләсә нинди иҗади инициативага социаль ярдәм күрсәтүдә яңа формалар эзләүдә булсын - активлык­лары артуын билгеләп узды. Иҗади хатын-кызларга бүген кем ярдәм итә ала? «Түгәрәк өстәл» барышында һәр катнашучы социаль юнәлешле иҗади проектларга дәүләт ярдәме, гамәлдәге чаралар, халык сәнгате промыселлары белән бәйле проектларны финанслау өчен уздырылган бәйгеләр һ.б. хакында үз иҗат тәҗрибәсеннән чыгып сөйләделәр.

Реклама

- борынгы гореф-гадәтләрне дөрес итеп кайтаруда галимнәрнең кешенең мөмкинлекләрен, казаныш­ларын өйрәнүе бик мөһим. Чөнки халык иҗаты прфессиональ осталар: композиторлар, рәссамнар, шагыйрьләр, хореографлар, кулланма-гамәли сәнгать осталары тарафыннан «яңабаштан уйланып, трансформацияләнергә» мөмкин. Бу яктан галимнәрнең эше ­Россия халыкларының милли гореф-гадәтләрен саклау­да, замана яшьләрен патриотик, гражданлык рухында тәрбияләүдә фәнни база булып тора, - ди спикер.

Үзәктә - хатын-кыз

Педагогика фәннәре докторы, КФУның инглиз теле кафедрасы мөдире Анастасия Фәхретдинова, хатын-кызларның фәндәге ролен, аларның иҗади эшчәнлеген аерым саннарга тукталып аңлатты.
Педагогика фәннәре докторы, КФУ доценты Әлфия Галимуллина Татарстандагы рус шигъриятенә тукталды. Аның шигъри иҗат белән шөгыльләнүче ханымнары да, нигездә, югары мәктәп укытучылары, галимәләр иде.

Сөйләшүдә педагогик эш тәҗрибәсен тапшыруга аеруча басым ясалды. Инициативалы педагоглар кулына эләккән бакчалар, студент коллективлары моның ышанычлы мисалы булып тора. Профэш­чәнлекнең теләсә кайсы төрендә балаларны иҗатка тартырга мөмкин. Педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Россия дизайнерлар берлеге әгъзасы «Этнодизайн: гореф-гадәтләр һәм технологияләр» дигән темага чыгыш ясаган Рада Салахова нәкъ менә шуны дәлилләде дә. Дөресрәге, без «TATARSTYLE» дип аталган студентлар остаханәсенең эше хакында ишетеп кенә калмадык, ә эш нәтиҗәләрен күреп, таң калдык. Шунысы кызык, әлеге остаханәдә студентлар уку вакытыннан тыш шөгыльләнә икән. Эшләре теләсә кайсы подиумны бизәрлек. Милли традиция­ләрнең чын-чынлап заманча яңгырашы дип атап булыр иде алар иҗат иткән тупланмаларны. Юк­ка гына, ­Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яуламаган алар.
КНИТУ (КАИ)ның «Гомуми химия һәм экология» кафедрасы доценты, химия фәннәре кандидаты, «Татарстанның ял көне рәссамнары» төбәк иҗтимагый хәрәкәте советы рәисе Светлана Шәвәлиева газета укучыларына яхшы таныш. Ул үзенең «Пыяла иҗат йорты»н тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Балаларны иҗатта тәрбияләү» балалар психологы Ольга Орлованың темасы иде. Аның белән кабаттан да очрашып сөйләшер сүзләр калды шикелле. Чөнки тәрбия - мәңгелек тема.
Казан медицина академиясе доценты, «НЕХАМА» медицина реабилитацияләү үзәге баш табибы Марина Подольская хатын-кызның мөмкинлекләрен, үзе әйтмешли, бөтенләй искәрмәс яктан ачты. Сүзен ул: «Элек-­электән, һәр ишегалдының үз бакчачысы булган, бакча шау чәчәктә утырган», - дип ерактан, борынгы Казан бакчаларыннан башлады. Марина Алексеевна кебек болай да киң кырлы җәмәгать эшчәнлеге алып баручы мәшгуль ханым (физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, пенсионерларга, яшь гаиләләргә, аналарга ярдәм итүне максат итеп куйган проектларда катнаша ул), баксаң, тирә-ягыбызны гөлбакча итәргә дә вакыт таба булып чыкты. Аз да түгел, күп тә түгел - 20 ел гомерен багышлый ул шәһәребез чиркәүләренең берсен яшел оҗмах итү хакына. Бу гамәле белән хатын-кызның төрле яклап зәвык тәрбияләргә сәләтле икәнен исбатлады ул. Презентациясен дә «Тормыш - чәчәк атучы бакча» дип атаган. Сок­ландык! Хатын-кыз, нәрсәгә тотынса да, иҗат күзеннән үткәрә шул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: