Шәһри Казан

«Хөсни хат: Төркиядә хаттатлык сәнгате һәм заманча каллиграфия»

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Хөсни хат: Төркиядә хаттатлык сәнгате һәм заманча каллиграфия» дип аталган күргәзмә эшли.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (IRCICA OIC) мәдәниятне, сәнгатьне һәм ислам тарихын өйрәнү халыкара үзәге Россиядә тәүге тапкыр шундый күргәзмә тәкъдим итте. Анда Төркиянең заманча эшләүче каллиграфларының эшләре сайлап алынган.
К үргәзмәдә 11 хаттатның 27 эше күрсәтелә. Рәссамнарның һәрберсе - Хаҗи Нури Корман, Али Хюсревоглу, Ферхад Курлу, Айтән Тирияки, Йилмаз Туран, Җавад Хоуран, Давуд Бекташ, Мәхмәд Озчай, Осман Озчай, Хусәин Хюсну Туркмен, Мумтаз Сечкин Дурду - сәнгатьнең бу төрендә иҗаза алган, ягъни аерым бер почерк буенча диплом алуга ирешкән осталар. Күргәзмәгә куелган эшләрнең эчтәлегенә килсәк, анда Коръән сүрәләре, хәдисләр, Мөхәммәд пәйгамбәрнең яхшы сыйфатлары китерелә һәм алар тәзхиб өслүбендә матур орнаментларга «төреп» бирелә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: