Шәһри Казан

...Хыял кордым, Сарай кора алмадым...

Бу көннәрдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Бакый Урманченың тууына 120 ел тулуга багышланган «Урманче академиясе» дигән күргәзмә эшли. Урманченың үз эшләреннән, чордашларының, шәкертләренең аңа багышлаган әсәрләреннән тора экспозиция.

Рәссамның «Татарстан» триптихы исә ерактан ук үзенә җәлеп итә. Анда Казан, Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге сурәтләнә. Әйтерсең рәссам аларны күктән күзәтә, күз күреме белән гасырларны иңли. Сүз дә юк, XX гасыр титаннарының берсе - татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманче иҗаты бүген дә актуальлеген җуймый. Инде берничә буын рәссамнарның Бакый Урманчены үзләренең остазы дип санавы да аның шәхесенең олпатлыгын раслап тора. Еллар үткән саен, иҗат чишмәсенә сусаган юлчылар кебек, сәнгать әһелләре кабат-кабат аның күләмле иҗатына мөрәҗәгать итә. Алар да, бөек остаз кебек, киң иҗат диапазонында сәнгатьнең төрле алымнарын бер мәрҗәнгә тезеп, нәфислекнең югары ноктасына ирешеп иҗат итәргә омтыла. Урманче дигән сүз үзе үк бүген мәктәп, күләмлелек, күпкырлылык, зиһен һәм гакыл синтезының символына әверелде. Күргәзмәдә булганнан соң, ярый әле арабызда Урманченың шушы олпатлыгын һәм иҗатын оста үзе исән вакытта ук югары бәяләгән, остаханәләрендә еш булып, дустанә аралашкан һәм аңардан күп нәрсәләргә өйрәнгән шәхесләр шактый икән дисең. Шуларның берсе - сәнгать белгече, шагыйрә, Урманче премиясе лауреаты Розалина Шаһиева.

- Розалина ханым, юбилей күргәзмәсендә дә, әлбәттә, сәнгать белгече буларак сезнең катнашыгыз турыдан-туры. Әмма сүзем ул хакта түгел. Урманче музее турында. Сез заманында әлеге музейның фәнни концепциясеннән алып, экспозициясенә кадәр төзүче булсагыз да, музейханә төзелеп, ике-өч ел узуга ук, ниндидер утопик проектлар белән йөри башлагансыз. Үз эшеңне үзең инкяр итү түгел идеме ул?
- Бер яктан караганда шулай. Әмма ул үзенә күрә үтә дә кыю адым булган. 1999 елда Щапов урамында Урманчега багышланган музей эшләнеп бетте. Бераз алгарак китеп әйтим, заманында мин сынчының юбилее уңаеннан Мәдәният министрлыгында узган «Урманче һәм татар әдәбияты» дигән конференциядә чыгыш ясадым. Шул вакытта ук минем хәтеремә Урманченың түбәндәге юллары уелып калды:

Биек сарай корырмын дип хыялландым
Иделкәйнең биек яр башында...
...Хыял кордым,
Сарай кора алмадым...


Менә шул, музей ачылып озак та узмый, без «Кол Шә­риф» мәчете проекты авторы, Тукай премиясе лауреаты архитектор Искәндәр Сәйфуллин белән ­музейның реконструкциясен һәм янәшәдә кабат музей төзү проектын эшләдек. Чөнки бу бинаның масштаблары безне канәгатьләндермәде. Һәм без үзебезнең һәм күзаллавыбыз буенча, Урманче хыялында йөрткән сихри сарайның утопик проектын төзедек. Чөнки шагыйрь һәм Урманченың иҗатташ дуслары буларак, безнең җанда гел теге шигырь яңгырап, җанга тынгы бирми йөдәтте.

Икенче фәнни хезмәтем «Фикер сараеның күге» дип аталды. Биредә мин Урманчены, Фәйзрахман Әминов, Чынгыз Әхмәровларны татар галәменең өч йолдызы буларак күрсәттем. Ә уемда һаман Урманче шигырендәге юллар котылгысыз бер фантомга әверелә барды. Урманчены соңгы юлга озатканда да халык алдында аның иҗатын онытмаска, зурларга сүз бирдем.


«Сөембикә».

Реклама

- Шулай да кызык: нидән гыйбарәт һәм нинди шәкелдә иде ул проект? Кайда булырга тиеш иде ул?
- Без аны Урманче музееның ишегалдында «корырга булдык». Җиде катлы күккә ашкан Сөембикә манарасын хәтерләткән архитектура әсәрендә Урманченың хыялындагы бинаны торгызырга тырыштык. Һәм аның иҗатын бүгенге чор белән бәйләп, сынлы эпос төзергә ниятләдек. Бу проект Искәндәрдә дә, миндә дә әле дә саклана. Конструктивист архитектор һәм этно-футуризм тарафдары буларак, Искәндәр Сәйфуллин бинаны күккә ашкан, моңа кадәр күрелмәгән бер манара рәвешендә иҗат итте. Музейның максаты Урманчены сүз белән сөйләп түгел, ә әсәрләре аша галәм контекстында күрсәтү иде. Без аның рухының, иҗатының мәңгелеген заманча ысуллар аша күрсәтергә уйладык, әмма вакыт бездән өлгеррәк булып чыкты. Без күңелдән тәгаенләгән урында башка биналар калыкты. Шулай да бу әле безнең идея юкка чыкты дигән сүз түгел. 73 ел буе иҗат иткән, 100 еллык татар сәнгатенең лидеры булып, үзеннән соң шаһ әсәрләр калдыр­ган Урманченың шәхесенә тиң бина төзү уе әлегәчә актуаль булып кала бирә.

- Сез инде бу уңайдан кайбер даирәләрдә үзегезнең тәкъдимнәрне дә ирештерә киләсез дип беләм.
- Әйе. Һәм бу тәкъдимне рәссамнар, сынчылар, корымчылар арасында хуплаучылар шактый. Бу идеяне җиңел генә итеп тә тормышка ашырып булыр иде дип уйлыйм. Беренчедән, бүгенге көндә тирән үзгәрешләр таләп иткән, Суриков исемендәге институт бинасында (элеккеге сәнгать техникумында) кайчандыр Урманче үзе укыткан, завуч булып эшләгән. Анда аның остаханәсе дә булган. Менә шуны бөек остазыбыз хөрмәтенә «Урманче академиясе» дип атау бик мәслихәт булыр иде, чөнки Урманче ул үзе бер академия. Аның музее да шул бинада урнаша алыр иде. Бөтен мирасын җыеп, чит төбәкләрдә булган тупланмалардан эшләренең күчерелмәләрен булдырсак, иҗатын бербөтен итеп күрсәтә алыр идек. 1987 елда Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында 90 яше уңаеннан узган күргәзмәсендә Урманченың 500 (!) әсәре һәм эскизлары күрсәтелде. Монда әле аның Үзбәкстандагы, Казахстандагы эшләре кермәде. Бу - феномен! Шуңа да күчерелмә дим, ә ул - хәзерге заман музей практикасында кулланыла торган алым. Урманче музее ул чагында гаҗәп бер пантеонга әйләнер иде. Ул бер үк вакытта зур бер остаханә дә, уку йорты да, музей да... Икенчедән, сынчының музее Мәхмүт Гасыймов эшләгән Урманче һәйкәле артындагы бушлыкта да була ала. Әлбәттә инде, аның бүгенге көндәге музее да югалырга тиеш түгел. Ул музейның нәрсәсе җитеп бетми - кечкенә. Зур-зур сыннар сыймый ул бинага. Җыеп кына әйт­кәндә, Урманче, Сарай кора алмадым, дип уфтанмаслык булсын иде ул бина.

Кеше гомере чиксез түгел, мин бу сүзне күптән әйтергә тиеш идем. Хәзер форсат чыкты. Суриков исемендәге институт әллә бетәм, әллә калам дип тора. Ул беткән очракта, безнең альтернатива булырга тиеш. Бездә милли сәнгать буенча югары уку йорты булырга тиеш. Башкортларда да, чувашларда да бар ул.


«Сепарат янында».

- Урманче музеенда еш буласызмы? Нинди хисләр били ул чагында?
- Әле менә бүген дә булдым. Аның иҗатының сихри көчен яңадан тойдым. Иман тулы яктылык бөркелә эшләреннән. Әйтерсең бу сыннар ниндидер галәм киңлегеннән иңде­релгән, ниндидер акыл, ила­һилык белән өретелгән диярсең. Чишә алмаслык бер сер иде ул. 100 еллыклар ярлыгына керергә лаеклы шәхес. Чөнки ул - бөтенроссия мөселманнары арасында һәм төрки дөньяда беренче профессиональ рәссам. Европа белән Шәрыкны тоташтырган кеше. Ислам динен инкяр итмичә («Мөхәммәдия»дә укый), Шәрыктан килгән миниатюралардан аерылмалы буларак, шартлы булмаган чын кеше образын тудырды ул. Европа, рус һәм шәрык сәнгатен су кебек эчкән, инглиз, немец, фарсы,гарәп, төрек, рус телләрен белгән гаҗәеп шәхес. Иң мөһиме: үз халкына тарихи үзаңын кайтарды Урманче, гасырлар һәм буыннарны тоташтырды. Иҗаты халкыбызның 100 ел буе үсештә булган зәвыгын күрсәткән көзге кебек.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    36
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ