Шәһри Казан

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә үзенчәлекле күргәзмә ачылды

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам-каллиграф, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, «Чынгысхан» иҗат берләмәсенең җитәкчесе, Наил Латфуллин исемендәге заманча сәнгать музее директоры, «ВХ» журналы мөхәррире Васил Ханнановның шәхси күргәзмәсе ачылды. 1956 елда Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә туган рәссам бүгенге көндә Уфа һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәп иҗат итә.

Күргәзмәдә кызыл җеп булып барган эзлеклелекне - рәссамның Коръән китабына мөрәҗәгать итүен сизми калу мөмкин түгел. Шундый үзенчәлекле проект тууга нәрсә сәбәп булган? Дингә килү йогынтысымы бу, әллә үзенчәлекле фәлсәфи карашмы? Бу хакта рәссамның үз аңлатмасы менә шундыйрак:

- Эшләремдә изге язу - Коръәнгә 90нчы елларда бер мөрәҗәгать иткән идем инде. Кулыма әбиемнең революциягә кадәр булган, 1905-1907 елларга караган булса кирәк, Коръәне килеп керде: таушалып беткән, ни башы, ни ахыры юк. Әби аны болганчык елларда яшереп саклаган. Мин аңа икенче тормыш бирергә булдым. Коръән аша үзем уйлап тапкан күп кенә нәрсәләрнең җеп очына барып чыктым. Бер нәрсә дә очраклы түгел, кулыма Теодор Шумовскийның гаҗәеп тәрҗемәсе килеп эләкте. Тәрҗемәләрне күп укыганым бар: сүзен-сүзгә булганын да, намус белән башкарылганнарын да... Сүрәләрне мин тирән фәлсәфәле гаҗәеп шигърият буларак кабул итәм. Шумовский тәрҗемәсендәге Коръән, әйтерсең, күпкатлы киндер. Аңа тирәнрәк үтеп кергән саен яңадан-яңа буяулар табасың. Шигъри юллардан агылган көчле егәрдән минем алдыма булачак картиналарның образлары килеп басты. Бу һич кенә дә Коръәнгә иллюстрацияләр түгел. "Тәүбә", "Рахман" сүрәләренең исемнәре генә дә сәнгати образлар тудыра, буяуларның кабатланмас ярашуына этәрә. Еш кына син дини кешеме дип сорыйлар. Мине дини дип әйтүе авыр: әмма бер нәрсә белән килештем - УЛ бар. Ә дини темага булган эшләремдә болытлардан югарырак биеклекләргә ирешергә тырышмыйм, мине биеклекләр түгел, ә тирәнлек җәлеп итә. Эшли башлаганда, еш кына нинди тирәнлекләргә үтеп керүеңне һәм моннан нәрсә аңлаячагың билгесез була. Ахыр чиктә сынлы сәнгать ул сүз яки бию сәнгате кебек үк догадан барлыкка килгән, һәм аңа үзенең беренчел мәгънәсен кайтарырга кирәк. Дөнья шуның кадәр кызык, күрә белүчене ачышлар адым саен көтеп тора. Мин һәрвакыт яшь рәссамнарга әйтәм: «Иң гайре табигый нәрсә - үзеңнең эчеңдә барган үзгәрешләрне күзәтү. Эчеңнән тагын күпме тартып чыгара аласың - монысы көн саен тырышуыңа бәйле». Әлеге проект та минем нәрсә булдыра алуымны күрсәтер өчен түгел, ә картина каршына килеп баскан кеше үзе, тормыш һәм мәңгелек турында уйлансын өчен...
Күргәзмә 15 мартка кадәр эшлиячәк.

Күрми калма

Реклама

«Айвазовский һәм флот»
Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда маринист рәссам Иван Айвазовскийның шул исемдәге күргәзмәсе төгәлләнергә санаулы көннәр генә калып бара. «Диңгез - минем тормышым. Тагын 300 ел яшәсәм дә, диңгездә һәрвакыт нинди дә булса яңа әйбер тапкан булыр идем», - кыл каләм остасы юкка гына әйтми бу сүзләрне. 1840 елда хәрби-диңгез флотына рәссам буларак килеп, контр-адмирал дәрәҗәсенә кадәр хезмәт итә. Шуңа да диңгез белән бер сулышта, бер дулкында аның эшләре дә. Ике зур датага: Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгына һәм Гангут сугышының 300 еллыгына - рус флотының беренче җиңүенә багышланган әлеге күргәзмә 8 февральгә кадәр эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: