Шәһри Казан

15 февральдә Илһам Шакиров юбилеен билгеләп үтә

Кара да гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк лә үтәргә... Әлеге җырны мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров башкарганда күңеле тулмаган кеше юктыр. Гастрольләргә кая гына бармасын - шыгрым тулы заллар җыйды. Шөкер, Илһам абый бүген дә безнең арада. Халкыбызның сөекле җырчысы быел үзенең 80 нче...

Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә...

Әлеге җырны мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров башкарганда күңеле тулмаган кеше юктыр. Гастрольләргә кая гына бармасын - шыгрым тулы заллар җыйды. Шөкер, Илһам абый бүген дә безнең арада. Халкыбызның сөекле җырчысы быел үзенең 80 нче кышын каршылый. Кайгы-хәсрәт күреп үскәннәрнең йөрәге тулы моң була, дигән сүзгә, Илһам абыйның үткән язмышын күздән кичерсәң, тагын бер кат инанасың. Ул һәрвакыт тормыш авырлыкларыннан өстен булып калган шәхес.

Илһам абый белән сөйләшеп утырганда, аның кайсы гына өлкәне алсаң да, белемле булуы гаҗәпләндерә. Ул элек-электән китап укырга, белем өстәргә яраткан. Бигрәк тә Нәкый Исәнбәт, Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен якын иткән. Үзенең дә каләм тибрәтергә осталыгы бар аның. Бервакыт аңардан: "Әгәр китап язарга туры килсә, нинди темага багышлар идегез?"- дигән соравыма каршы ул: "Сәнгатъ проблемалары турында язар идем. Тик аны хәзерге укучы укымый. Бездә гайбәтне, юморны гына яраталар," - дип җавап биргән иде. Чыннан да, бүген сәхнәдә Илһам Шакировка охшарга тырышып пародия ясаучыларны санап бетерерлек түгел. Ә аны иң элек аның баянчысы булган Рөстәм Вәлиев башлап җибәргән иде. Илһам абый аларга исе китмичә генә америка артистларының бер сүзен кабатларга ярата: "Әйбәт сөйләсәләр дә ярый, начар сөйләсәләр дә. Әгәр сөйләүдән туктыйлар икән, онытканнар, дигән сүз. Авызыңнан сүз чыкканчы син хуҗа булсаң, чыккач ил хуҗа".

Илһам абый бүтән телләрдә җырлап, башка халыкның да мәхәббәтен казанган булыр иде. Әмма ул совет чорларында да, аннан соң шаккаттыру белән шөгыльләнмәде. Җырчының үзен дә берни белән дә шаккаттырып булмый. Исән чагында ук башкалабызда Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү турында уйлау зыян итмәс иде.

Җырчы белән 20 елга якын сәхнәдә бергә эшләгән, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин Илһам абый турында: " Халкыбыз "Туган тел" җырының дүртенче куплетын узган гасырның 80 нче елларында гына җырлый башлады, ә аны Илһам абый 60 нчы елларда ук сәхнәдә җырлады.

Реклама

Соңгы куплетны "догам", "Ходам" дигән сүзләр өчен совет чорында тыйган булганнар икән. Илһам абый җырлары белән генә түгел, үтемле сүзләре белән дә тамашачыда милли хисләр, милли горурлык уята белә иде. Ул беркайчан да, арзан, зәвыксыз җырлар җырламады. "Халкыбызның милли моңнарын яраткан кеше беркайчан да хулиган да, карак та, бандит та була алмый, чөнки алар - кешенең иман сафлыгын саклый торган илаһи бер көч", - ди торган иде", - дип сөйләде.

Илһам Шакировка нинди генә мәдхияләр җырласак та, язсак та аз булыр сыман. Хезмәттәшебез Флюра Низамованың сөекле җырчыбызга багышланган шигъри юлларындагыча:

Нинди булса, шундый булып калсын.
Гадилеген тоя алмый торып,
Бөеклеген аның аңламассың.

Фото: kazved.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: