Шәһри Казан

Исламия Мәхмүтова: «Бик юксынам Хәлилне»

Исламия апа театрга 1963 елда килде. Өч ел эшләгәч, чираттагы бер җыелыш вакытында «Мин театр училищесын тәмамладым, юллама белән сезгә килдем», - дип, көр тавышлы, озын буйлы, чибәр бер егет килеп керде. Тавышын ишетүгә кыз дерт итте, ә күтәрелеп карагач, катып калды. Бу - Хәлил иде. Мәсгут Шәрифуллинның "Туганнар" дигән...

Исламия апа театрга 1963 елда килде. Өч ел эшләгәч, чираттагы бер җыелыш вакытында «Мин театр училищесын тәмамладым, юллама белән сезгә килдем», - дип, көр тавышлы, озын буйлы, чибәр бер егет килеп керде. Тавышын ишетүгә кыз дерт итте, ә күтәрелеп карагач, катып калды. Бу - Хәлил иде. Мәсгут Шәрифуллинның "Туганнар" дигән спектакленә әзерлек эшләре бара иде.

- Мин төп рольдә, ә бу егет минем сөйгәнем ролен башкарачак. Күчмә театр булгач, гастрольләргә чыгып киттек. Барганда урман кырыена һава суларга туктадык. Шул вакытта Хәлил кыр чәчәкләре бәйләме бүләк итте. "Мәгез, бу сезгә", - ди, үзе ояла. Бу танышлыкның икенче көне.

Роза апа Ибраһимова: "Аңлашылды, карагыз әле сез моны", - дип куйган иде. Бер ай гастрольдә йөреп кайттык, тагын бер ай очрашып йөргәч, өйләнешеп тә куйдык. Директорыбыз Мөхәммәт абый Хәмзин: "Исламия, белмисең дә бит син ул кешене, ике ай очрашып, нинди кияү?" - дип орышкан иде.

Аллага шөкер, берәүнең дә йөзенә кызыллык китермәдек. 1966 елның 30 декабрендә Спас манарасындагы Кремль театрында туй уздырдык. 46 ел гомер 46 көн кебек кенә үтеп китте.

Реклама

Бик юксынам Хәлилне. Исемем белән дә дәшмәс иде, "Исламиям" дип матур итеп эндәшер иде.

Минем өчен чын ир булды ул, хыянәт юлына басмады, балаларга менә дигән әти булды. Әнкәй (Хәлил Мәхмүтовның әнисе) 89 га җитте. Мин Хәлилне дә озын гомерле булыр дип уйлаган идем.

"Кайгы бер-ике елдан сүрелә", - ди кеше, минем тирәнәя генә. Инде Хәлилемнең вафатына да 28 сентябрьдә ике ел булды. Әмма мәхәббәт сүрелми икән ул", - дип искә төшерә Исламия апа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: