Шәһри Казан

Күңелдә йөргән бизәкләр

Татарның күңел бизәкләрен чын-чынлап тояр, аңлар өчен элегрәк берәр авыл йортына аяк басу да җиткән. Чөнки ишектән атлап керүгә, аллы-гөлле төсләр белән сугылган палас, чигүле түрләмәләр, мендәр тышлары күрү гадәти күренеш саналган. Җиткән кызы булган гаиләдә «кызның кырыгыннан», ягъни дөньяга килеп 40 көн узганнан соң ук әзерләнә башлаган бирнә сандыгында...

Татарның күңел бизәкләрен чын-чынлап тояр, аңлар өчен элегрәк берәр авыл йортына аяк басу да җиткән. Чөнки ишектән атлап керүгә, аллы-гөлле төсләр белән сугылган палас, чигүле түрләмәләр, мендәр тышлары күрү гадәти күренеш саналган. Җиткән кызы булган гаиләдә «кызның кырыгыннан», ягъни дөньяга килеп 40 көн узганнан соң ук әзерләнә башлаган бирнә сандыгында да таслап тутырылган чигешләр аз булмаган.
Х әзер элеккеге чигүле сөлге, чигүле чолгауларны, намазлыкларны музейларда гына күрәбез диярлек. Әмма бу әле татар бизәге юкка чыкты дигән сүз түгел. «Кол Шәриф» мәчетендә эшләп килүче Татар шәмаиле галереясы тәкъдим иткән «Татар бизәге: яңа офык­лар» күргәзмәсе дә шуны исбатлый һәм чор башка, мөмкинлекләр башка дип тәкрарлый күк.
- Эволюцион күргәз­мә. Чөнки бу әле әлеге юнәлештәге беренче күргәзмә. Ни­һаять, кытай товары басып алуына каршы лаеклы, бик урынлы җавап бирелде. Яшь дизайнерлар татар бизәгенә утырган тузанны өреп җибәрде. Җете, сусыл, милли, бәһасе җүн, үзләре зәвыклы эшләр, - дип бәяли күргәзмәне «Әлиф» каллиграфлар берлеге җитәкчесе рәссам Рөстәм Шәмсутов.
Яшь дизайнерлар Артур Шаһиев, Ренат Сәфәров (Казан), Ләйсән Мәрданшина һәм Мира Рәхмәт (Мәскәү) татар бизәген, чыннан да, кайда гына кулланмыйлар. Алар аны сувенирга да, кием-салымга да, басма продукциягә дә (календарьлар, открыткалар, постер), көн­күрешкә дә җайлы гына кертеп җибәрә баралар. Көне-төне кулдан төшмәгән телефон тышлыкларында да, кечкенә мендәрләрдә дә, аш-су арасында йөри торган кирәк-яракларда да татар бизәген күрә, куллана алар. Бу, әл­бәттә, милли горурлыгыбызны арттырып кына калмый, ә халкыбызны чит-ятларга таныту өчен дә ярдәм итә торган гамәл.
* * *
Моңа кадәр без сезне Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Мәрданшиннар белән таныштырган идек инде. Бүгенге кунагыбыз - Артур Шаһиев. Ул үз вакытында Бөгелмәдә татар-төрек лицеен тәмамлаганнан соң, башта халыкара икътисад буенча Истанбулда Билги университетында укый, аннан Мәскәүдә эшлекле карьера институтында «компьютер графикасы дизайнеры» белгечлеге алып чыга. Соңгы 15 елда Артур турыдан-туры компьютер графикасы белән шөгыльләнә.
- Артур, менә-менә икътисадчы булам дип торганда, күңелеңә каян килеп татар бизәге кереп урнашты?
- Татар бизәгенә дизайн аша килдем. Һәвәслек Бөгелмә районы Алга авылында яшәгән Әнүрбәк бабамнан ук киләдер дип беләм. Ул бик иҗади кеше - алтын куллы оста иде. Бабам төзекләндергән, чардаклар, тәрәзәләр куеп, бизәкләп эшләгән кое куышы әкияттәге курчак өен хәтерләтә иде. Тышкы бизәлеше ягыннан ул яшәгән йорт та башкалардан аерылып торды. Кечкенә чагымда кәкре агачтан жираф ясап биргәне әле дә хәтердә. Шулай да татар бизәге үзеннән-­үзе килде дип әйтә алмыйм. Ул базардагы товарга протест рәвешендә туды булса кирәк. Чөнки кибетләр­дә йөрисең-йөрисең, ә татарча ясалган әйбер табып булмый. Шуннан башка уй килде: ә нигә үземә ясап карамаска. Косметичкалардан, кухнядагы тоткыч­лардан башладым. Эскизларны, рәсемнәрне үзем эшлим. Тегүчем бар.
- Юк дисәң дә, хәзер милли рухта эшләүче яшьләр бар. Алар белән элемтәдә тордыңмы?
- Мин аларны интернет буенча гына танып беләм. Эш алымнарыннан, стилистикасыннан кайсы кемнеке дип әйтә алам. Әмма нигәдер аралашу булмады башта. Соңрак Мәскәүдән Мәрданшиннар белән таныштым. Алар миңа «Татар календаре» проектында катнашырга тәкъдим ясадылар. Минем үземнең дә җитлеккән фикер иде календарь чыгару. Шулай итеп, үзем дә үз эшләремнән генә торган календарь эш­ләдем.
- Белүемчә, интернетта синең madaniat.ru блогың да бар. Нигездә, нинди аудиторияне күздә тотып эшлисең син анда?
- 2009 елдан бирле эшли ул блог. Башлыча, рус телендә алып барылса да, мин анда үзебезнең татарның рухи байлыгын чагылдырырга тырышам. Шул ук милли бизәкләр, гореф-гадәтләр. Милли бизәкләрне кайда күрсәм, шуннан җыям. Сеңдереп барам. Фотоаппарат тотып, Казан урамнары буйлап та йөргәнем булды. Архитектурада да милли бизәкләрне шактый күп табарга була. Алга таба блогта милли ризыклар буенча мәгълүматлар урнаштырырга ниятлим. Бу юнәлештә азмы-күпме тәҗрибәм дә бар. Узган ел Ригадагы татар диаспорасы белән эшли башладым. Алар ике телдә - татар һәм латыш телендә «Татар милли ашлары - мәдәни мирас» дигән китап чыгардылар. Ул китапның верстка, бизәү эшләрен мин башкардым. Сабантуй уздырганда да татар бизәкләре белән булыштым үзләренә.
- «Салават күпере» журналына ничек барып чык­тың?
- Балаларга буяу өчен милли бизәкләрдән торган рәсемнәр тәкъдим итәсем килгән иде. Бара торгач, алар журналның узган елгы декабрь санын - беренче битеннән соңгысына кадәр - минем эшләргә нигезләнеп, тулысынча милли бизәккә «төрделәр».
- Киләчәккә нинди ният­ләр белән яшисең?
- Соңгы вакытта шәмаилләр белән кызыксына башладым. Интерьерга, кием-салымга милли бизәкләр кертү җәһәтеннән фикерләрем бар, шуларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр эзлим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: