Шәһри Казан

«КЕШЕ ГОМЕРЛӘРЕ БИГРӘК КЫСКА... » - Роберт Миңнуллинның соңгы шигырьләренең берсе

Шагыйрь күңеле нечкә, һәр үзгәрешне, һәр мизгелне сизә. Әлеге шигырь дә үзенә күрә тирән, фәлсәфи мәгьнәгә ия, күңелгә үтеп керерлек итеп язылган.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Ходай безгә, белмим, нигәдер,
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә,
Кадерләрен белми китәбез.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.

Реклама

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә, гомер учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә  кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.

Роберт Миңнуллин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: