Шәһри Казан

«Күпмәдәниятле дөньяда музей миссиясе»

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллыгына багышланган Халыкара музейлар форумында Россия төбәкләреннән, чит илләрдән барлыгы 400дән артык делегат катнаша. Форум иң беренче чиратта Татарстанның имиджы формалашуда музейларның тоткан ролен күрсәтәчәк. Чөнки форум кунаклары Болгар, Зөя утрау шәһәрчеге кебек тарихи-мәдәни һәйкәлләр белән беррәттән, күп кенә музейларда булачак. Катнашучыларның географиясе...

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллыгына багышланган Халыкара музейлар форумында Россия төбәкләреннән, чит илләрдән барлыгы 400дән артык делегат катнаша. Форум иң беренче чиратта Татарстанның имиджы формалашуда музейларның тоткан ролен күрсәтәчәк. Чөнки форум кунаклары Болгар, Зөя утрау шәһәрчеге кебек тарихи-мәдәни һәйкәлләр белән беррәттән, күп кенә музейларда булачак.

Катнашучыларның географиясе шактый киң (Бөекбритания, Финляндия, Италия, Нидерланд, Германия, Кырым, Литва, Грузия, Белоруссия, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан һ.б.). Форум «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында пленар утырыш белән үзенең эшен башлап җибәрде. Анда кунакларны милли рухта иҗат итүче кулланма-гамәли сәнгать осталарының эшләреннән торган күргәзмә каршылады. Чигүле читекләребез, чүәкләребез, милли рухта эшләнгән сувенирлар кунакларны, әлбәттә, битараф калдырмады.

Форум барышында ­Россия Президентының мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстой (Мәскәү), Михаэль Хенкер (Мюнхен), Эндрю Эрскин (Лондон), Бьорн Стенверс (Амстердам) кебек халыкара музейлар җәмгыятендә танылу алган олпат шәхесләр чыгыш ясады. Форум эшчәнлеге ба­рышында секция утырыш­лары, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, презентация­ләр узу - үзеңне борчыган барлык мәсьәләләр буенча фикер-тәкъдимеңне белдерү, кызыксындырган соравыңа җавап табу, тәҗрибә уртаклашу дигән сүз. Чара кысаларында музейлар ассоциация­сенең Х очрашуы да уза. Эшлекле программа Казан музейларының, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музее-тыюлыгының, Зөя утравы музееның яңа экспозицияләре, «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге белән танышуны күздә тота. Музей эшчәнлеге һәрьяклап карала: үсеш перспективаларына, төбәкләр икътисадында музейларның роленә, нәтиҗәлелек күрсәткечләренә, маркетинг технологияләренә, барлык юнәлешләрдә башкарыла торган эшкә яңа алымнар кертү һәм үзләштерүгә зур игътибар бирелә. Татарстан Милли музеенда узган «Терелгән экспозицияләр» дип аталган театральләштерелгән экскурсия дә кунаклар күңеленә хуш килде. 9 сентябрьдә форум тугыз фикер алышу мәйданына бүленеп эшләде. Күптән тү­гел генә яңартылган В.И.Ленинның музей-йортында «Музей һәм «тарих сабаклары»: «иске геройларга» һәм заманча проблемаларга яңа мөнәсәбәт» һәм «Музей төбәк үсеше чыганагы» дип аталган ике мәйданда фикер алыштылар. Күптән түгел Петербургта узган бер халыкара форумда Горький һәм Ленин музейлары торгызылуы турында чыгыш ясагач, Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗиповага Америкадан килгән бер коллегасы «Сездә әле дә Ленин музейлары бармыни?» кебегрәк сәер сорау да биргән булган. «Ә нигә соң әле ул булмаска тиеш, ул безнең тарихыбыз - ил башында торган олуг зат», - дип җавап кайтарган аңа Гөлчәчәк Нәҗипова. Ленин музеенда яңгыраган фикерләр, һичшиксез, югарыда телгә алынган әфәнденең әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтен тамырдан үзгәрткән булыр иде. Бу уңайдан форумга Чиләбе өлкәсеннән килгән Валентина Адриянованың да фикере кызык кына: «Еллар узу белән тарихка, кайбер шәхесләргә караш үзгәрсә дә, сез Ленин шәхесен хөрмәт итәсез икән. Безнең төбәкләрдә аңа куелган һәйкәлләр бөтенләй дә калмады инде. Биредә сез Ленинның шәхесен туганнары, гаиләсе аша кеше буларак ачкансыз. Экспонатлар бик кызыклы. Казан тәҗрибәсен үзебезнең эшчәнлектә дә файдалану бик урынлы булыр иде», - ди ул.

Ул көнне, Максим Горький әдәби-мемориаль музееның 75 еллыгына багышлап, «Горький - дөнья гражданины» дигән Горький укулары да узды. Милли музейның үзендә исә өч фикер алышу мәйданы эшләде. Музыкаль мирасның роле хакындагы сөйләшү Казан дәүләт консерваториясендә дәвам итте. Музейлар үсешендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр роле турында «Казан Кремле» музей-тыюлыгында сөйләштеләр. Лев Толстой исемендәге музей-мәгариф үзәгендә сүз музейның укыту территориясе булуы хакында барды. Кичен эш Зөя утрау шәһәрчегендә дәвам итте. Кичә кунаклар Болгар дәүләт тарихи-архитектура музее-тыюлыгында булдылар. Анда шулай ук «Мультимәдәни дөнья шартларында ЮНЕСКО конвенцияләрен тормышка ашыру һәм алга җибәрүдә музейларның актуаль бурычлары» дип аталган түгәрәк өстәл дә тәгаенләнгән иде.

Реклама

Форум, сүз дә юк, музей җанлы кешеләрне бер җиргә туплады, очраштырды, таныштырды. Биредә, дәүләт музейлары белән беррәттән, шәхси музей хуҗаларын да очратырга була, чөнки кече музейлар турында да булды сүз. Әйтик, Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән килгән Фазыл Галиәхмәтов алты почмаклы өенең бер бүлмәсен музей итеп - 2004 елдан Һади Атласи исемендәге шәхси музейга нигез салган кеше. Китапханәсендәге 5 мең китап арасында 1913 елда чыкканнары да бар.
- 1938 елда НКВДчылар килеп, Һади Атласиның шәхси китапханәсендәге 3 мең китабын алып китеп яндыралар. Бу шул гаделсезлеккә минем җавабым булды. Музейда борынгы сандыклар, шкафлар, башка көнкүреш әйберләре дә җитәрлек, - ди Фазыл ага. Бүген инде аның музеен күрергә дип күрше-тирә районнардан да мәктәп укучылары килә. Авыл балалары да бакча яшеннән үк таныша Һади Атласи музее белән. Фазыл аганың мәктәпләр белән турыдан-туры эшчәнлеге берсүзсез мактауга лаек. 39 нчы мәктәптә музейлар һәм мәктәпләрнең үзара багланышлары турындагы зур сөйләшү нәкъ шул теманы күтәрә дә. Бүгенге көндә хәтта бер генә музейның да бусагасын атлап кермәгән балаларны очратырга була. Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында да үз фикерен белдердереп, кайбер саннарга тукталган иде. «Совет чорында музейга иң күп йөрүчеләр мәктәп балалары иде, ә бүгенге вазгыять бер дә канәгатьләнерлек түгел, музейга килүчеләрнең 10 процентын гына укучылар тәшкил итә», - ди ул. Юкса, тарихны белим, үткәннәрне барлыйм дигән кеше, йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең хәерлерәк, дип, музейга килсә, икеләтә-өчләтә отар иде. Дәүләт музейларын әйтмим дә инде. Алар үзе бер бәяләп бетергесез хәзинә, буыннан буынга сакланыр­га тиешле ядкярханә.

Чыгыш ясаучылар арасында Яңа Чишмә районының Зирекле авылыннан килгән Мидхәт Газыймов та бар иде. Ул шулай ук уникаль шәхес. 40 ел тарих укыткан, авыл, район тарихына багышлап, дүрт китап чыгарган кеше. Юкка гына «Ел ир-­аты - мәрхәмәтле йөрәк» (2002 ел) номинация­сендә бүләк­ләмиләр инде аны. Авылда Халык иҗаты һәм көн­күреш музеена нигез салучы булып тора ул. 1982 елдан бирле эшли әлеге музей. Биредә кызыл башлы сөлгеләр (аны башкача чүп­ләмле яки «40 шырпылы» сөлге дип тә йөртәләр) саны гына да 340тан артып китә. Ә чиккән намазлыклар, декоратив сөлгеләр никадәр! Суккан ашъяулыклар гына да 80гә якын.

- Соңгы 10-15 елда Музейлар көнендә «Бүләк итү көннәре» уздыру гадәткә керде. Ул үзе бер бәйрәм була. Аш-су әзерлибез, авылдашлар кунакка килгән кебек килә музейга ул көнне, - ди ул.
***
Ни генә булмасын, музейлар да заман белән бергә атлый. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан интернет-музей да эшли башлады. Анда Татарстанның 43 районыннан һәйкәлләр, каһарманнар, «Хәтер китабы», муниципаль музейлар һ.б. турында мәгъ­лүмат тупланган.

Форумда катнашучылар музейлар алдында торган мәсьәләләр белән генә чикләнмичә, бөтен җәмгыя­тебез алдында торган дөньякүләм проблемаларны чишү буенча уртак бер фикергә килергә ниятли. Глобализация һәм икътисади кризис шартларында музейларның әһәмиятен, этникара киеренкелекне йомшартуда, экстремизм һәм терроризмга каршы торуда, халыклар арасында толерантлыкны булдыруда музейларның ролен тагын бер тапкыр ассызык­лап күрсәтә алар. Әлбәттә инде, кабул итүче як буларак, Татарстанны таныту нияте да юк түгел. Татарстаныбызда нинди генә музейлар ачылмады. Дәүләт дәрәҗәсендәге игътибар, кызыксыну булмаса, мондый зур эшләр майтарып булыр идеме?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: