Шәһри Казан

Кытайның иң бәхетле татар гаиләсе Лаеш районында яши

Кытайда туып, шунда гомер иткән Гыйззәтулла Хәсәнне Татарстанга ата‑баба васыяте, әманәте һәм дә бөтен бәдәнендә ургып торган татарлыгы тартып кайтара. Ниһаять, гомерендә бер тапкыр күрмичә дә яраткан, төшләргә кереп йөдәткән, татарның мәккәсе булган Казан урамнарыннан атлау насыйп. Соңгы алты елда бер аягы белән - Кытайда, икенчесе белән ата‑баба җире булган...

Кадер
Заманында сәүдә эшләре белән Кытайга йөргән Бәхтияр бабасы, чукындырудан качып, бер китүендә гаиләсен дә үзе белән алып, шунда төпләнеп калган аның. Гыйззәтулла Хәсән - шул нәселнең Кытайда туган икенче буын вәкиле. Гаиләдә тугыз бала үскәннәр: алты ул, өч кыз. Барысы да югары белем алган. Һәркайсы - хезмәтендә абруй казанган мөхтәрәм затлар. 33 ел буена кытай теле укыткан милләттәшебез Гыйззәтулла Хәсән дә искәрмә түгел. Соңгы 15 елда Кадрлар әзерләү институтында доцент вазифасында ул. Төп хезмәтеннән тыш Колҗадагы татар мәдәниятен өйрәнү үзәгендә 25 ел буена өзлексез рәис урынбасары һәм бер үк вакытта сәркатиб вазифасын башкарган. Ягъни хөкүмәт белән татар халкы аралыгындагы кәгазь эшләрен закон нигезендә эшләүче булып торган.

1850 елларда ук Кытайга күченеп килгән татарлар салдырган һәм 1898‑1952 елга кадәр татар мәктәбе буларак эшләгән Колҗа мәктәбен саклап калу да әлеге җәмгыятьнең тырышлыгыннан башка гына булмый. Хәзерге вакытта уйгыр мәктәбе буларак эшләсә дә, элмә тактада аның асылына хилафлык китертмиләр. Ул әлегәчә татар мәктәбе исемен йөртә. Менә шулай тарихи мирас булыр­лык һәр нәрсәгә сак карарга өйрәнгән, күз карасыдай кадерләп сакларга күнеккән читтәге милләттәшләр. Әйтик, шул ук мәктәп янына бабалары утырт­кан 100 еллык имәннәр дә көннәрдән бер көнне варислар яклавына өмет итәр дип кем уйлаган. Эш шунда ки, шәһәр урамнарын киңәйткәндә, әлеге колач җитмәс биш имән юл өстендә калгач, кисәргә дигән карар чыгаралар. Шәһәр башлык­ла­рына аның тарихи ядкяр булуын янә исбатларга туры килә. Шул рәвешле имән кәүсәсе дә элмә такталы була һәм аларны тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алалар. кай­чандыр зыялыларыбыздан Миркасыйм ага Гос­ман укыган әлеге мәктәптә 2002 елдан башлап, янә татар теле курслары оештыра башлаганнар. Бу эшнең башында Гыйз­зәтулла Хәсән була. «Зөлфия апа, шундый курс­лар оештырып җибәрсәк, дәресләр бирмәссезме?» - дип, элеккеге вакытларда Колҗа татар мәктәбендә татарча укыган Зөлфия Чапаева янына барып, ризалыгын алып кайта.

Татарстанда төпләнү нияте белән ике арада йөргәндә дә кытай телендә чыгучы «Колҗа шәҗәрәсе» дип аталучы журналга Кытайда яшәүче татарлар турында 6‑7 тарихи язма тапшырып килгән. Кайда гына яшәмәсен, һаман да шул үз татарын таныту юлында ул. Дистәләгән татар җырларын, Тукай шигырьләрен кытай, казах телләренә тәрҗемә итүе дә шуннан. Горурланып күрсәтерлеге бар: 1920‑1930 елларда ук, Колҗа опера теа­трларында «Башмагым», «Таһир-Зөһрә»,«Сүнгән йолдызлар», «Ялчы Әхмәт», «Асылъяр» кебек татар спектакльләре куйган, үз китап­ларын чыгарган милләте турында бара бит сүз...

Нәрсә ул бәхет?
«Үз милләтеңне кайгыр­тып яшисеңме? Милләт өчен башкарган эшләрең нәтиҗәлеме?» 2009 елда Кытай халык республикасында яшәгән 56 милләт вәкиле арасында игълан ителгән «Иң бәхетле гаилә» бәйгесендә катнашучылар алдына куелган шартларның берсе генә була әле бу. Башка шартлары да акыл белән куела. Чыннан да, кытайлылар күзлегеннән караганда, иң бәхетле гаилә нинди булырга тиеш соң? Бар да халыкның күз алдында эшләнә: телевидение, радио, газета-журналлар өч ай дәвамында бәйгедә катнашучылар белән таныштыра, халык чагыштыра-чагыштыра көне‑төне тавыш бирә. Бәйгенең нәтиҗәсе Кытайда яшәүче милләттәшләребезгә янә йөз аклыгы, милли горурлык өсти. 300 миллион халкы булган мәмләкәт, бөтенесенә үрнәк куеп, татардан Гыйззәтулла Хәсән гаиләсен Кытай халык республикасы буенча «Иң бәхетле гаилә» дип игълан итә.

- Җиңү турында бөтенләй дә уйламадык. Катнашучысы да бик күп булды чөнки. Татарлардан гына да йөзләп гаилә булгандыр. Максатыбыз бары үз халкыбызны гына күрсәтү иде. Анда минем абыйлар кебек бездән зур кешеләр дә бик күп. Мин шулар булсын дип теләгән идем... Соңыннан котлап телефоннан шалтыратучыларның исәбе-хисабы булмады, - ди Гыйззәтулла әфәнде Кытай тарихында матур бер сәхифә булып калган әлеге вакыйга турында.

Ә шулай да кытайлылар күзлегеннән гаиләне бәхеткә илтүче төп шартлар нинди соң диярсез. Әлеге бәйгедә исә гаиләдә икең дә бер милләттән булу төп шарт икән. Күпләр менә шушы беренче бусаганы да атлап керә алмыйча, төшеп калган. Икенче шарт - эшләгән урыныңда нәтиҗәле хезмәт күрсәтү, өченчесе - дәрәҗәң булырга тиеш. Дүртенче урында - милләтпәрвәрлегең, үз милләтең өчен башкарган эшләрнең нәтиҗәле булуы. Бишенче - күршеләр, туган-тумача, кода-кодагыйлар белән бик дус‑тату яшәү. Алтынчы - гаиләдә ир һәм хатынның аңлашып яшәве белән беррәттән балаларына яхшы тәрбия бирүе. Ә тәрбиянең үзенең дә берничә шарты булган. Һәм монда әхлак, тел тәрбиясе беренче-икенче урында торган.

- Шәхсән үзем кешедә ике нәрсә булу кирәк дип беләм. Беренчесе - тел, икенчесе - дин. Әгәр кеше телдән, диннән аерылса, аны камил милләт дип әйтү бик авыр. Без бусаганы атлап кергән көйгә татарча сөйләшмәсәк, әти‑әни эндәшми иде. Тел югала икән - милләт югала, алар шуны истә тоткан. Без үсеп, егет булгач та, алар: «Улым, татар кызын табарга кирәк»,- диделәр. Безнең тегендәге күршеләр - казахлар да, уйгырлар да татарларга бик кызыга. Кызларын безнең татар егетләренә бирәселәре килә. «Әнвәр, син тагын улларыңны татар кызы ал дип үгетлисең, безнең кызларыбыз кемнән ким?» - дип кайберләре әтиемә үпкәли дә иде, - ди әңгәмәдәшем. - Аллага шөкер, кытайдан өйләнгән, кияүгә барган бер генә дә балабыз юк. Без шушы тәрбия­дә үстек. Хатыным Хәлимә белән икебез дә Аксу авылыннан, бер сыйныфта укыдык. Бу татар авылы түгел. Читтә яшәүче татарларны нәрсә җыйды, берләштердеме? Мәчетебез, динебез! Әгәр ул вакытта мәчет булмаса, бер авылда яшәгән татарлар бер‑берен танымас, белмәс, йө­решмәс иде.

Кунак чакырыгыз
Телне беренче урынга чыгаруына гаҗәпләнәсе юк Гыйззәтулланың. Өч улының икесен бирегә - Казан федераль университетына укырга китертүенең максаты да шул: телне камил белсеннәр. Моңа 100 елларга сузылган кан, җан тарту да кушылган, әлбәттә. Улларының берсе инде укуын тәмамлап, татар кызына өйләнеп, Казанда яши, төпчеге быел диплом алачак.

Әмма Лаеш районы Кече Елга авылында йорт алып яшәп киткәч (яшәп китү дип әйтү зурдан кубу булыр, ул әлегә ике арада кәгазь эшләре белән йөри), бер сәер нәрсәгә игътибар иткән Гыйззәтулла әфәнде: күршеләр бер-беренә керми икән (!).

- Безнең Колҗада кунак килә торган булса, бөтен күршеләр керә танышырга. Аннан гармун сыздырып утырабыз бергәләшеп. Теге милләт, бу милләт дигән нәрсә юк. Ә монда бөтенебез татар, әмма бер-беренә йөрешми, - ди ул, шаккатып.

Юк, бу сүзләрне гаеп эзләүдән түгел, бары күңеленә якын алганнан әйтүе аның. Хәзер аның күп нәрсәне чагыштырып, тегендә ничек тә, монда ничек дип карау мөмкинлеге дә бар. Без дә берничә генә булса да үзгәлекне барларга тырышып карадык. Әйтик, Яңа ел яки Колҗадагы Сабан туе мондагыдан кай ягы белән аерыла?

31 декабрь көнендә Колҗа татарлары, бөтенесе бер булып, карты-яше, бала-чага, ресторанга җыела икән. Мәгънәле итеп сүз сөйли белә торган абруйлы аксакалның берәрсе алга чыгып, ел дәвамында нәрсәләр эшләнүенә исәп тота, Яңа елга керергә ярты сәгать кала, киләсе елга бурычлар билгели икән. Кыш бабай мәҗлестәге 30‑40 балага бүләкне дә болай гына бирми. Сорауларга җавап ала. Мәсәлән, татарча беләсеңме? Исемең ничек? Аның мәгънәсе нәрсә аңлата?

Калфагыңны киеп бар
Сабан туеның уздырылачак вакыты алдан ук мәгъ­лүм: 22 июнь. Ләкин һәрчак билгеләнгән вакытта булмаска да мөмкин. Татарлар болай да аз, ә июнь - балаларның югары уку йортында сынау бирү вакыты. Шуңа аларны көтәләр. Кайвакытта августның башларына күчергән чаклары да булгалаган.

- Сабантуй урман эчендә, матур күл буенда уза. Иртәнге 7ләрдән үк татар җырларын куябыз. Көне буе халыкны сыйлыйбыз, кунак итәбез. Безнең татар мәдәниятен өйрәнү үзәге кайвакыт сыер, сарык кебек малларны чалып, аш хәстәрен күрә. Анда һәркем үз ашъяулыгы, сые белән килә. Күч­тә­нәчләрен тезеп куялар, һәммәсенә өлешләп бүләләр. Бу хатын-кызларыбыз милли аш-суларны онытмасын өчен эшләнә. Һәр гаилә аерым табын ясап утыра, берсен-берсе кунакка дәшә. Сабантуйда башка милләтләрнең дә катнашасы килә. Аларның барын да чакыра алмыйбыз. Һәр милләттән өч, биш, ун кеше дип алдан әйтеп куябыз, кем киләсен үзләре хәл итә. Сабантуенда татарча сөйләшү, татарча киенү хуплана, - дип тезеп китә Гыйззәтулла әфәнде.

Татарча киенү дигәндә, һич кенә дә чыгыш ясау­чы артистларны күздә тотмый кунагыбыз. Чыннан да, фотолардан күренгәнчә, кызлар калфаклар, бала итәкле күлмәкләр киеп, ир-егетләр чигүле күлмәкләрдән килә икән Сабантуйга. Узган елның февралендә Кытайга визиты барышында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та игътибар иткән моңа.

- Мин Казаннан бер дә ерак булмаган бер төбәктә кебек хис итәм үземне, - дигән ул да, үзен калфаклы кызлар каршы алгач.

Бөтен кеше Кытайдан товар ташыган бер мәлдә, милли кием‑салым Казаннан киләдер дип уйласагыз, әлбәттә, хаталанасыз. Монда да милли җанлы Хәсәннәр үрнәк күрсәтә. Гыйззәтулла әфәнденең бертуган сеңлесе Фәрхинур Хәсән бөтен Кытайга бердәнбер татар кием-салымы тегүче цех һәм әллә каян үз сатып алучысын чакырып торган «Татар милли киемнәре» кибете булдырган. Менә шундый милләтпәрвәрләр, тел, дин, гореф-гадәтләр саклый, яклый читтәге татарны. Юкса, диңгездәге бер тамчы кебек яшәп яткан халык күптән парга әйләнгән булыр иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: