Шәһри Казан

«Миңа кешедә булмаган алка ясагыз»

Татьяна Соловьеваның зәркән эшләнмәләрен гүзәл затларның муенында гына түгел, ә музей-галереяларда да очратып була. «Казан» милли мәдә­ният үзәгендәге «Казанның меңьеллыгы» исемендәге музейдагы хан тәхете дә аның эше.

Һ әр хатын-кызга хас булганча, Татьяна да кечкенәдән бизәнү әйберләренә битараф булмаган. Әнисенең бижутериялары салынган тартманы актарып утыру аның өчен зур бәйрәм саналган. Ләкин зәркән сәнгатенә ул бары тик еллар аша, башта рәссам-дизайнер һөнәрләрен үзләштереп кенә килә.

- Яшь вакытта үзеңне тегендә дә, монда да сынап карыйсы килә. Үзгәртеп кору вакытлары авырга туры килде. Кыскартуга эләктем. Шунда төрле материаллардан фигуралар ясаучы осталарга дизайнер кирәк булуын белдем дә алар янына ашыктым. Осталар миңа төрле чималдан бизәнү әйберләре ясарга өйрәтте. Дөрес, алдан сөяк кисәргә туры килде, соңыннан гына кыйммәтле металлга күчтем, - ди Татьяна.

Баштарак булып та чыкмый. Тимер-томыр эше, горелка сыман әйберләр куркыта аны. Хатын-кыз муенында, колагында гына матур ул эшләнмәләр. Чынлык­та бик авыр, мәшәкатьле пычрак эш аларны башкарып чыгу. Алка эшләргә заказлар килә, күргәзмәләргә чакырулар ала башлагач кына, үз-­үзенә ышаныч туа останың.

- Үземә дә, башкаларга да ошаган иң беренче эшләнмә - 1998 елда ясаган муенсам. Хәзер портфолиомда аның фотосы гына саклана. Ясаган бер әйбер шунда ук сатыла бара, - ди Татьяна.
Остага илһамны гүзәл затлар үзе бирә икән.

- Миңа заказ бирергә килгәч, хатын-кызның йөз-кыяфәтенә карыйм. Аңа нинди ташлы беләзек яки алка килешәчәге шунда ук күз алдыма килә, - ди ул.

Хатын-кызның зәркән әйберләренә мәхәббәте борынгы заманнардан килгәне беребезгә дә сер түгел. Кемдер моны ир-атларны карату өчен дисә, кемдер башка ханымнарны көнләштерү өчен, ди. Ә Татьяна бөтенләй башка фикердә.

Реклама

Кайчандыр безнең якларда кыпчак кабиләләре яшәгән. Аларның хатын-кызлары баштанаяк бизәнү әйберләре белән төренгән булган. Кайбер галимнәр фикеренчә, бу - сугышчы хатын-кызлар. Ә бизәнгечләр аларга саклану чарасы булып торган. Тора-бара бизәнгечләр хатын-кызны саклар өчен түгел, ә матурлык өчен кулланыла башлаган. Моны миңа профессор, бу өлкәдә белгеч Светлана Суслова сөйләгән иде, - ди Татьяна.

Хатын-кызларның үзләре кебек үк, теләкләре дә төрле. Ләкин озак еллар эшләгән оста төрле буын хатын-кызлары арасында тагын бер аерма күрә. Элек кызлар зәркән әйберләрен кемнәндер күреп алып, миңа да нәкъ шундый кирәк, дип йөгереп киләләр иде. Ә хәзер киресенчә, миңа башкаларда булмаган, аерылып торганны ясагыз, дигән шарт куя. Әби-бабаларыннан сакланып калган элеккеге зәркән эшләнмәләрен тотып килүчеләр дә шактый. Әгәр дә алар чагыштыр­мача яхшы сакланган булса, кайбер җирләрен төзәтү белән чикләнәм. Кайвакыт бизәнү әйберләренең бер кисәге генә кала, ул вакытта инде шул кисәктән йә берәр асылмалы бизәк, йә брошка ясап куям, - ди Татьяна.

Оста янына бер тапкыр хәтта кәләш өчен сандык ясарга сорап килүчеләр дә булган. Баш тартмаган үзе, хатын-кыз башы белән сандыгын да ясаган, матур итеп бизәп тә куйган. Татарлар чит төбәкләргә таралып яшәгәнгә, бик күп эшләре чит якларга бүләк буларак та китә.

Ташларга килгәндә, гүзәл затлар нефрит, гәрәбә, энҗене ярата икән. Ә элегрәк татар хатын-кызлары күбрәк сердолик белән фирәзәдән ясалган бизәнгечләр кигән.

- Ул ташларның хатын-кыз тормышына иң кирәкле нәрсәләр - саулык, гаилә иминлеге, мәхәббәтне үзенә тарта торган сыйфаты бар, - ди оста.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: