Шәһри Казан

«Милләтне саклап калуда шәмаилнең мөмкинлекләре зур»

«Бүгенге татар мәдәниятендә шәмаил сәнгатен саклап калу проблемалары» - Россия Ислам университетында уздырылган түгәрәк өстәлдә сүз әнә шул хакта барды. Сөйләшү милли мирасы­бызның кабатланмас бер төре - пыялага кургашлап ясала торган шәмаил сәнгатен үстерү, барлау максатыннан оештырылды. Сөйләшүне Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров алып барды. Анда катнашкан һәркем...

«Бүгенге татар мәдәниятендә шәмаил сәнгатен саклап калу проблемалары» - Россия Ислам университетында уздырылган түгәрәк өстәлдә сүз әнә шул хакта барды. Сөйләшү милли мирасы­бызның кабатланмас бер төре - пыялага кургашлап ясала торган шәмаил сәнгатен үстерү, барлау максатыннан оештырылды. Сөйләшүне Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров алып барды.
Анда катнашкан һәркем традицион татар шәмаилен халкыбызның рухи мирасының алыштыргысыз бер өлеше дип билгеләп үтте. Буыннан буынга гаилә ядкаре булып сак­ланып килгән дистәләгән борынгы шәмаилләрне һәм бүгенге осталар башкарган эшләрне без бу көннәрдә «Кол Шәриф» мәчетенең ислам музеенда һәм Татар шәмаиле галереясында узу­чы «Минем гаиләм шәмаиле» күргәзмәсендә дә күрә алабыз. Гәрчә татар шәмаиленең пыялада эшләнүе үзе үк аңа карата мөнәсәбәтнең сак булырга тиешлеген күрсәтеп, таләп итеп торса да, совет чорындагы сәясәт, аларны «искелек калдыгы» итеп, йорт бизәменнән-интерьердан кысрыклап чыгарды. Шуңа да карамастан, ул буыннар чылбырын тоташтырып торучы ядкарь буларак кадерле һәм якын. Шуңа күрә дә традицион татар шәмаилен торгызу, милли мәдәниятебезнең әлеге мөһим рухи катламына янәдән куәт бирү үзебезне милләт буларак саклап калуда да мөһим бер адым булачак, дип билгеләп узылды сөйләшүдә.
Шәмаилчеләргә һәрьяклап ярдәм итәрлек, һөнәрчелекнең бу юнәлешен алга җибәрерлек нинди механизмнарны эшкә җигәргә була соң? Әйтик, мөселман каллиграфиясен һәм татар традицион шәмаилен популярлаштыруга һәм әлеге юнәлештә эшләүче осталарга ярдәме тиярлек сайт булдыру. Берәүгә дә сер түгел, әлеге техникада эшләүче осталарыбыз, рәссамнарыбыз бармак белән генә санарлык. Шуңа бу эшкә яшьләрне тарту бик мөһим. Димәк, үзеннән-­үзе махсус курслар һәм осталык дәресләре уздыру зарурлыгы туа. Бу юнәлештә танылган хаттатлар Нәҗип Нәккаш, Россия Ислам университетындагы каллиграфия үзәге җитәкчесе Рамил Насыйбулловларның эш тәҗрибәсе мактауга лаек. Күрәсең, инде аларның башка каләмдәшләренә дә инициатива күрсәтергә вакыт җиткәндер.
Сөйләшүдә катнашкан Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова 100дән артык шәмаилдән торган Покровский тупланмасының һәм башкаларының музейга ничек килеп эләгү тарихына тукталды. Бу юнәлештә максатчан эш алып барулары турында сөйләп үтте.
- Бер генә кеше дә бер генә вакытта да гаилә реликвиясе булган шәмаилне музейга бирмәячәк. Төрле юллар белән ничек кенә тырышып карасак та, безнең әлегәчә өйдә сакланган бер генә шәмаилне дә ала алганыбыз юк. Безгә килеп эләккәннәре, башлыча, үлгән әти-­әниләрнең ваемсыз балалары чүплеккә чыгарып ташлаган эшләр, - дип белдерде ул. Һәм музейны әлеге милли мирасны өйрәнүче фәнни лаборатория дип атады.
Суриков исемен­дәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалы директоры Мәхмүт Ваһапов исә, сәнгать мәктәпләрендә, көллиятләрдә, техникумнарда бу һөнәрне үзләштерергә теләүчеләр өчен, аның нинди милләттән булуына карамастан, һич югы факультатив рәвешендә дәресләр бирелсә икән, дип белдерде.
Сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сө­ләйманова сүзен шәмаилнең килеп чыгышыннан ук башлады.
- Шәмаил ул - сәнгатьнең синтетик төре. Аның нигезендә каллиграфия сәнгате ята һәм ул гарәп каллиграфиясеннән башка була алмый. Бу сынлы сәнгать төре түгел, аны - татарларның традицион мөселман сәнгате дисәк, дөресрәк булыр, - диде ул. Аны икона белән чагыштыру­ның да урынсыз булуына басым ясады галимә, чөнки ул табыну объекты түгел.
Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык институты доценты Ләйлә Алмазова шәмаилләрне өйрәнү, фотога төшерү өчен районнарга экспедициягә җыенуларын белдерде. Бу эштә алар урыннардагы имамнар яр­дәменә исәп тота икән. Сүз уңаеннан, Нәҗип Нәккаш шундый ук экспедицияләрнең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан үткәрелүен һәм аларда гаҗәеп күп материал туплануын искәртеп үтте.
Шулай итеп, сөйләшүдә татар традицион шәмаилләренең үрнәк тупланмасын булдыру мәсьәләсе кузгатылды. Татар шәмаиле галереясы директоры Рөстәм Шәмсутов РИУның каллиграфия үзәгенә шәмаилләр эшләгәндә файдалана алырлык текстлар һәм милли бизәкләр альбомы чы­гарырга тәкъдим итте. Бу, беренчедән, хаталардан коткарыр иде, икенчедән, рәссамнар үзләре язган гарәп текстының тәрҗемәсен дә белер иде дигән фикердә ул.
Бөтендөнья татар конгрессы аша Россия төбәкләрендәге һәм читтәге татар иҗтимагый һәм мөселманнарның дини оешмаларына татар шәмаиле үзәкләре ачуны тәкъдим иткән очракта шулай ук татар яшәгән төбәкләрдә шәмаилнең географиясе тагын да киңәячәк дигән фикер хупланды. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте һәм Россиянең башка үзәкләштерелгән мөселман оешмаларына да әлеге сөйләшүдәге тагын бер тәкъдим, ягъни мәчетләрне, мөселман уку йортларындагы аудиторияләрне бизәгәндә, пыялада эшләнгән традицион татар шәмаилләре белән бизәү кирәклеге җиткерелгәндер дип өметләник. Мәдәният министрлыгы шулай ук, максатчан программаларны һәм аерым тематик чараларны тормышка ашырганда, татарның үзенә генә хас сәнгате барлыгын истән чыгармасын иде.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: