Шәһри Казан

“Мио, минем Мио”: Бәхет кешене көчле итә

Без балаларыбызның нәрсә әйткәннәрен ишетәбезме? Аларның кечкенә генә хыялларын чынга ашыру өчен берәр нәрсә эшлибезме? Һәр ата-ана үз баласы өчен таулар да күчерергә әзер. Әмма ятим үскән нәниләрнең уңышка ирешү өчен зур-зур адымнар ясавы башка мәсьәлә.

Астрид Линдгренның “Мио, минем Мио” әсәрен балачактан китабын укып яки зәңгәр экраннардан карап үскән буын яхшы хәтерлидер. Илленче елларда дөньяга танылган китап бик күп укучыларының күңелен яуласа, сиксәненче елларда нәниләрне телевизор каршына җыйса, быел ул Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсендә янәдән үз тамашачысын тапты.

Мио, Боссо – ятимлек ачысын татып, бәхет төшенчәсен әле аңларга өлгермәгән яшүсмер малай. Без беренче күренештә аңа хас булган кешелеклек, самимилек сыйфатлары белән танышабыз. Әкияттәге башка геройлар белән дә үзен итагатьле тота, ипләп кенә аралаша. Бигрәк тә дустының әтисе белән мөнәсәбәтен күргәч, үзенең дә ятимлектә үсәсе килмәгәнен, чын әтисен табарга теләгәнен сөйли. Күңелендә генә әтисенә булган мәхәббәте саклана малайның. “Ә мәхәббәт – ул җир йөзендә һәрбер бала татып яшәргә тиешле, кечкенә малай-кызларны да олы йөрәкле, курку белмәс итә алырлык хис”.  

Мионың, кечкенә булуына карамастан, үз бәхете өчен зурларча көрәшүе һәм нинди генә очракта да кеше булып калуы – күп нәрсә турында сөйли. Әгәр бу әкиятне укыганда малайның ялгыз үсүе өчен күзгә яшь килсә, хәзерге заманда аның шундый көчле рухлы булуы укучыны (тамашачыны) елмайта.  

Режиссер фикере

Спектакльне сәхнәгә куйган режиссер, В.Стржельчик исемендәге премия лауреаты Екатерина Гороховская да әкиятне күп тапкыр укып чыккан:

- Мин бу әсәрне беренче тапкыр 12 яшемдә, хастаханәдә ятканда укыган идем. Ятим Мионы кызганып еладым да, ахырда исә бәхетен табуына сөенеп туя алмадым. Бу әсәрдә ялгызлык темасы да ярылып ята. Хастаханәдә үземне ялгыз хис иткәнгәме, төп герой урынына үземне куеп карадым. Ниндидер бер кечкенә Мионың зур җиңүләр яулавы могҗиза бит инде! Китапны бераз үскәч тә кулыма алдым. Анда инде әкият минем өчен бөтенләй башка яктан ачылды. Балалар өчен спектакль әзерләгәндә син үзеңне борчыган теманы алырга тырышасың. Ә иң кызыгы – син аңа балалар һәм олылар күзлегеннән дә карарга тиеш. Режиссер сәхнәгә куясы әсәргә тулаем бирелә, темасын үстерә, элементлар өсти, кайбер урыннарына яңа төсмер кертә. Әгәр спектакль караганнан соң, баланың әти-әнисенә әйтер сүзе була икән, бу яхшы дигән сүз. Әгәр инде тамашадан соң, бер-берсенә әйтерлек сүзләре калмаса, монысы тагын да шәп. Димәк, бала спектакльне аңлап караган.  

“Образ мине кеше буларак үстерде”

Спектакльдә Мио ролен Кариев театрының яшь артисты Булат Гатауллин уйный. Аның тарафыннан уйналган төп рольләр шактый, шуңа күрә “Кайсы образың күңелгә якынрак?”- дигән сорауга авырсынып җавап бирде:

 — Менә тагын бер яраткан спектаклем барлыкка килде. Әсәр белән куйганда таныштым һәм бик ошаттым! Режиссер безнең театрга июль аенда килеп, инсценировкасын укыды, шул мине китап укырга этәрде. Ә нәтиҗәдә шәп спектакль килеп чыкты. Ә Мио образы мине кеше буларак үстерде! – диде Булат.

Тамашачы фикере

“Мио, минем Мио” премьерасына килгән тамашачыларның күпчелеге балалар иде. Алар тамаша башланганчы ук, ниндидер могҗиза булуын көттеләр. Гадәттә залда утырган тамашачы көйсезләнә, тавыш чыгарып утыра, ә бу спектакльдә “чебен очкан тавыш” та килмәде. Янәшәмдә утырган унбер яшьлек нәни тамашачыдан “Сиңа ошыймы?” – дип сорагач, уңай җавап белдереп башын селкеде. “Телевизордан караганым юк, кайткач ютубтан да карыйм!” – диде ахырдан.

Сүз уңаеннан, мин дә тамашадан кайткач, “Мио, минем Мио” фильмын караучылар яки китабын алып укучылар мин генә түгел. Күп кенә әниләр бу әкиятне балаларын йоклатканда укый икән. Андыйлар театр залында да шактый иде.

Реклама

Яхшылык – һәрнәрсәдән өстен

Мио, балачагын ятимлектә үткәрүенә карамастан, балалар өчен үрнәк итеп куярлык герой. Әсәрдә аның кечкенә булуыннан да бигрәк, олы йөрәкле булуына басым ясала. Шуңа күрә мондый мәгънәдәге спектакльләр нәни тамашачыларны көчле рухлы булырга өйрәтә, бәхетле булу серләрен чишә.

Ә Мио үз бәхетенә нинди юллар аша ирешә соң? Әтисенең – Король (Илнар Низамиев) булып чыгуы “өлешеңә тигән көмешең” әйтемен аңлатмыймы икән? 11 ел буе көткән баласын сөеп, “Минем Мио”, - диюе дә ата мәхәббәтенең нинди зур була алуын аңлата кебек.  

Спектакльдә артистлар берничә рольне башкара. Мәсәлән, Кариев театры артисты Муса Камалов беренче күренештә Бенка булса, икенчесендә исә Мионың якын дустына әйләнгән Юм-Юмны уйный. Ике иптәш барлык сынауларны да бергә җиңеп чыгалар. Аларның сөйләшүләре истә калган:

 — Мио, син плащыңны киеп моннан китәрсең, ярыймы?

— Ә син, Юм?

— Плащ бит берәү генә.

— Минем дустым да берәү генә бит.

Бу эпизодта чын дуслкык кадере, үзең турында гына уйламау һәм күп вакытта сайлау алдында калу соравы алгы планга чыга. “Дустың үзеңнән яхшырак булсын”, - дигән әйтем дә ирексездән искә төшә.

Принц Мионың Мирамис исемле аты да бар. Әлеге ат образын шундый чын итеп Кариев театры артисты Назлыгөл Хәбибуллина һәм Алсинә Закировалар уйный. Мио ат белән уртак телне беренче күрешүендә үк таба, шуңа күрә алар ерак сәфәрләргә бергә чыгып китәләр. Яхшылык кешенең карашыннан ук аңлашыла, ә атлар бик сизгер җан ияләре. Ә бу Мионың изге ният белән яшәвен тагын бер тапкыр дәлилли.

Тамаша кылып, фойега чыккач, кайбер әти-әниләр балаларының фикерләрен сорадылар, ә икенчеләре нәниләрен кулларына күтәреп кайтырга кузгалды. Режиссерның әйткән фикере искә төште.

Спектакль турында сөйләшүдән дә, баланы бер караштан аңлап, өйгә кузгалу мең өлеш яхшырак. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетнең нәрсә икәнен белеп, тулы гаиләдә үссеннәр иде!

Рәфидә Галимҗанова

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: мио
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: