Шәһри Казан

Рәссам Озад Хәбибуллин 40 еллык иҗат гомерендә 65 ләп бәйгедә откан

Остаханәләрнең төрлесе бар. Ә менә Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсендә идарә әгъзасы, Казан фәнни-тикшеренү технологик университеты доценты Озад Хәбибуллиның остаханәсендә үзгә җылылык тойдым мин ул көнне.

Моңа әле генә "Хәзинә" милли сәнгать галереясында узган шәхси күргәзмәсеннән ел буена җитәрлек егәр туплап "кайтып кергән" эшләренең дә йогынтысы булмый калмагандыр. Нәкъ менә әлеге күргәзмәгә дип атап ярты ел эчендә генә дә утызлап зур эш башкарган рәссам.

"Эзгә керә башладым: тәүлегенә 18 сәгать эшли алам икән",- ди ул. Нәрсә инде ул Озад Хәбибуллинга 18 сәгать?! Казан метросының Тукай исемендәге, "Кремль» станцияләренең диварларын бизәгән вакытларда тәүлекләр буе эшләгән чакларын онытканмы соң әллә рәссам? Юк, әлбәттә.

Анысы инде онытыла торган гына булмый. Анысы башка. "Өч ай эчендә 700 кв. метрдагы мозаиканы эшләп буламы?"- дип сорыйлар аңардан ул чагында. Юкса үзләре дә мөмкин эш түгел икәнен беләләр. Чөнки аңа кадәр дә Мәскәү, Питербург, Киев, Италия осталарына мөрәҗәгать итеп караган булалар.

«Ким дигәндә ел ярым вакыт һәм эш өчен икеләтә хак" таләп иткән алар. Үзбәкстанның халык рәссамы (2004), СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1975) Озад Хәбибуллинның башы ике түгел түгелен, әмма ул вакытына өлгертергә ышандырып эшкә тотына. Дөрес, элгәре шәһәрнең баш архитекторы Розалия Нургалиева алдында нәрсәгә сәләтле икәнен расларга туры килә-килүен. Ул башкарган өч зур панноны энә күзеннән үткәреп, Византия мозаикасы белән чагыштырганнан соң, соклануын яшермичә: "Сез классик!"- ди аңа баш архитектор.

Шулай итеп, 2005 елны, ягъни Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәргә санаулы гына вакыт калып килгәндә, тәвәккәлләп, Үзбәкстаннан Казанга кайта Озад Хәбибуллин. Моңа кадәр дә бергәләп җаваплы объектларда эшләгән дусларына шалтырата - бирәм дигән колына, җыгарып куяр юлына, диме? Малазиядә бер шейхның аэропортын төгәлләп яталар икән.

Эшләрен бетерүгә кайтып та җитәләр.

Әнә шул 52 үзбәк остасы янына 25 татар рәссамын да чакыра. Кулы белән төймә генә төйми, дия торган чын оста булсалар да, берсенең-бер моңа кадәр Византия мозаикасы белән шөгыльләнгәне булмаган.

Ничек таш салырга кирәклеген өйрәтүче дә, теге яки бу ситуациядән "чишелеш" табучы да, 24 иллюстрацияне мозаика теленә күчерүче дә, эш тәртибен сәгатьләп, минутлап бүлүче дә, иң катлаулы җирләрен "җыючы" (кул, йөз) да Озад үзе була. Әйкәнемчә ике станциядә - ягъни 700 кв. м. мәйданда эш башкарырга кирәк була аларга.

"Эшне тиешле вакытка өлгерер өчен көн саен 3,5м х 2.80 м. лы бер панно эшләргә кирәк булачак",- диләр өстәгеләр. "Юк мин моны бер көндә эшли алмыйм, әмма дүрт көнгә җиде панно өлгертәчәкбез, - ди ул.

"Без синең математикаңны аңлый алмыйбыз: ничек инде син бер көнгә берне эшли алмыйсың да, дүрт көнгә җиде каян чыга?" - дип аптырыйлар. Конвеер алымы кертә Озад.

Җиде өстәлдә һәркем үз эшен башкара. Кемдер бизәк җыя, кемдер кысаларын... Шул рәвешле, дүрт көннән соң әлеге кисәкләрне бергә кушкач, пландагы җиде әзер композиция килеп чыга.

Реклама

"Әгәр дә бу эшкә гади рәссамнар алынган булса, алар моны эшли алмаган булырлар иде. Миңа "кире мозаика" ысулын уйлап табарга туры килде,"- ди ул. Төркемнәргә бүленеп шәһәрнең дүрт җиренә урнашкан дүрт зур остаханәдә эшлиләр. Озад Хәбибуллин исә тәүлек буе шуларның дүртесен бер итеп, йөреп тора. Византия мозаикасы башкаларыннан кай ягы белән аерыла диярсез? Смальтадагы төсләрнең күп булуы белән. Утыздан артык (!) төс белән эш итәргә туры килә аларга монда.

- Катлаулы сюжетларны җыйганда, 1 кв метрга меңгә якын таш китәргә дә мөмкин. Әле бит аларның һәрберсен кисәргә, туры китерергә дә, шул ук вакытта модульлелекне сакларга да кирәк. Ул чактагы Казан мэры Камиль Исхаков та эш барышы белән гел кызыксынып торды. Спорт киеменнән генә төнге икеләрдә дә килә торган иде.

"Бу үзбәкләр шундый онытылып эшли, минем белән исәнләшүче дә юк", - дип әйтә иде ул. Чөнки бөтенесе баш күтәрми эшли. Түшәм буйлап сузылачак (16Х10 метр) аҗдаһа, диаметры бишәр метрлы йолдызнамә билгеләре белән дә бик кызксынды.

"Ничә көндә монтажлый аласыз?" - ди. Чыннан да 150 кв. метр мәйданны монтажлау уен эш түгел. Дүрт тәүлектә, дидем. Тагын "Бу мөмкин түгел!"- дигән җавапны ишеттем. Мин исә эшче төркемне икегә бүлдем. Иртәнге 8 дән, кичке 8 гә кадәр бер төркем, икенчесе иртәнге 8 гә кадәр эшләде. Әйткән вакытка төгәлләнде эш, - ди ул.

Шулай да, бөтенесе бер авыздан, "бу мөмкин эш түгел" дип тәкърарлап торганда ник алына соң моңа монументалист-рәссам?

Эш шунда ки, Озад Хәбибуллин Чынгыз Әхмәровның (1912- 1995) шәкерте. Ә Чынгыз Әхмәровка Татарстанның халык рәссамы исемен биргәндә: "Миңа берәр зур дивар бирегез, Казан өчен бүләк ясыйсым килә," - ди. Әмма ул вакытта монументалист рәссамга дивар тәкъдим итүче булмый. Ә көннәрдән-беркөнне укучысының Казанга шәхси күргәзмә белән барасын белгәч: "Минем исемнән Казан өчен ни дә булса яса!" - дип, аңа үзенең амәнәтен җиткерә.

Менә шушы амәнәт остазының вафатыннан соң васыят булып кала да инде аңа. Һәм рәссам Азат Хәбиби (эшләренә тамганы ул шулай сала) бу форсатны кулыннан ычкындырмый. Тагын бер нәрсәне ачык белә Озад Хәбибуллин: рәссам куркудан, коммерциядән азат булырга тиеш. Иҗатта финанс ягын гына уйласаң - сиңа юл ябык...

"Казанда яшәү зур бәхет"
Кечкенәдән үк Нурлат-Октярьскийда яшәүче әби-бабасы янына кунакка кайтып йөргән Озад 2008 елда үзенең тарихи ватаны булган Татарстанга бөтенләйгә күченеп кайта. Дөрес, метро заказына кадәр дә Татарстанга юлы төшкәләп тора рәссамның. 1980, 1999 нчы елларда Хөкүмәт дәрәҗәсендәге мәдәни багланышларда катнаша. Ул вакытта ук күмәк күргәзмәдә 14 эшен күрсәткән рәссам, киткәндә "Казан" милли мәдәният үзәгенә үзенең "Сөембәкә"сен бүләк итеп калдыра.

- Бөтенләйгә дип кайттым. Барын да уйлап эшләдем. Чөнки Казанны яраттым. Шуның кадәр олы потенциал биредә. Казанда яшәү зур бәхет. Мин мондагы рәссамнарга шаккатам. Алар башка эш белән мәшгуль. Монда һәр бина сәнгать әсәре. Борынгы биналарның һәрберсе үзенә бер. Андагы бизәкләр шул тиклем яратып эшләнгәннәр! Күргәзмәләрдә карыйм, ни өчендер беркем дә Казанның йөзен күрсәтми. Татар хатын-кызлары дөньяда иң матурлар. Ни өчен ахырынача ачылган образлар юк? - ди ул.
Балачакның еракта калган хәтирәләре

"Үскәч кем буласыгыз килә?"- беренче сыйныфка кергән Озадка да бирелә бу сорау. Кемдер укытучы, кемдер янгын сүндерүче буласы икән. Тик менә Озадның рәссам буласын белгәч, бөтен класс тәгәрәп көлә. Чөнки барысы да плакат язган бар акчасын эчеп, койма күләгәсендә исереп ятучы немец рәссамын беләләр. "Ә синең нинди рәссам буласың килә соң?" - ди аңа шул чакта укытучысы. "Шишкин кебек, Ливитан, Верещагин кебек!" - ди Озад горур гына. Каян белә бу боларны дигәндәй аптырап калган укытучыга янә шок була. «Мин аларны күптән күчереп ясадым инде",- ди малай.

- Ни килеп ни өчен Үзбәкстан? Чөнки Җиңү язын Берлинда каршылаган яралы әтиемә табиблар җылы климатта яшәргә тәкъдим иткән булалар. Шуңа күрә дә ул Үзбәкстанга кайта. Таҗик кызына өйләнә. Татарстанга кайтсалар да, бер елдан тагын китәләр. Әнием Сәидә Бакаева атказанган укытучы. Безнең Гиждуван шәһәрендә (Бохара өлкәсе) Горький исемендәге мәктәп бар иде. Хәзер ул әнием исемен йөртә. Әтием дә укытучы иде. Ул тарих, хәрби эш, рәсем укытты. Мин кечкенәдән төсле карандашлар белән әниемә күргәзмә әсбаплар, язучыларның портретларын ясый торган идем. Аннан бездән ерак түгел генә чүлмәкче гаиләсе яши иде. Мин шуларның балалары белән уйнап, әтиләренең ничек сурәт төшергәнен, чүлмәкне ничек яндырганнарын күреп үстем. Базарда исә зур-зур чүлмәкләр, ләгәннәр арасында музейда йөргән кебек йөри идек. Гиждуван бик изге шәһәр. Анда Абдухалик Гиҗдуванның мавзолее бар. Остазым Чынгыз Әхмәров та берәр зур эшкә тотынасы булса, аның каберенә килеп, дога укып китә торган иде,- дип искә ала Озад Гариф улы балачак елларын.- Аннан безнең өй артында бер изге кеше яши иде - Акрамишон. Ул заманында Бохар әмиренең шамакае булган. Буе 190 см, ап-ак сакал, ап-ак йөз. Аның зәп-зәңгәр күзләренә исем китә иде шул ук вакытта. Кызыл озын җиңсез күлмәктән йөри иде һәрвакыт. Әни төшендә берәр әйбер күрсә, Акрамишонга өч сум бирәм, дип әйтә торган иде. Аңа әллә кайлардан килә иделәр, чөнки ул дәвалый да, алдан күрүчәнлеге дә бар иде. Без - бөтен бала-чага аның тирәсендә кайныйбыз. Бер вакыт ул әнигә әйткән: "Сәидә, бу улыңны сакла, ул синең гадәти бала түгел. Киләчәге зур бу баланың". Миңа ул вакытта нибары 6 яшь була...

Максатына эзлекле рәвештә бара Озад. Башта Дүшәмбедә сынлы сәнгать училищесын, аннан Ташкентта театраль сәнгать институтын тәмамлый. Имтихан тоткан 250 студентның нибары икесе генә композиция буенча "5" ле ала. Әлбәттә инде аларның берсе Озад була. Шулай икән, нигә соң әле аңа Рәссамнарның иҗат йортында аспирантура ишекләре ачык булмаска тиеш ди? Аны да тәмамлый Озад Хәбибуллин.

Юраганың юш килсә...
Акрамишон юкка гына хәбәр салмаган. 40 еллык иҗат гомерендә 65 ләп бәйгене ота Озад Хәбибуллин. Гәрчә сынчылык белән турыдан-туры шөгыльләнмәсә дә, Ташкент митрополитенындагы "Айбек" панносы белән беренчелеккә чыгып, СССР да "ел скульпторы» булып таныла!

Шулар өстенә кю кюсюнкай буенча көрән билбауга ия спортчы да әле ул... Интеграл йога белән дуслыгы да үзенекен итми калмый. Чыннан да гади генә кеше түгел Озад Хәбибуллин. Юраганы юш килә бит Акрамишонның...

Фото news.rambler.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: