Шәһри Казан

Равил Айдаров эшләрен караганда, үзеңне иске Казан урамнарында йөргән кебек хис итәсең

Татарстан Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланган кандидатлар исемлегендә «Казанский деревянный дом XIX-начала XX веков в акварели и графике: издание второе дополненное» дип аталган тарихи-архитектур монография; Борынгы Казан архитектурасын тасвирлаган, биналар, урамнар күренешләре, архитектур графика (рәсем, сызым, акварель) өчен Россия Федерациясе Архитекторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган архитекторы,...

«Кара инде, нәкъ үзе бит, ничек хәтерләмисең ди, шушы урамнарда уйнап үстек, агач йортларны гына түгел, менә бу агач күперне дә күргән кеше әле мин...» - Равил Айдаров күргәзмәләрендә булучылар арасында, юк-юк та, бернигә карамыйча, әнә шулай хисләрен бөтен зал белән уртаклашучылар табыла. Әле күптән түгел генә Казан федераль университетының күргәзмәләр залында узган «XIX гасыр һәм XX гасыр ахырында Казандагы агач архитектура» дип аталган күргәзмәне караганда да нәкъ шундый онытылмаслык мизгел булып алды. Хәер, казанлыларга авторның мондый форсатны беренче генә бирүе түгел. Моннан элек тә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Казанның 100 агач йорты» (2012 ел) дигән күргәзмәсе зур кызыксыну тудырган иде. Халыкның күргәзмәгә агылганын күреп, музей җитәкчелеге аны билгеләнгән вакыт узып киткәч тә тиз генә җибәрергә ашыкмады. Ә инде күргәзмә эшен төгәлләгәннән соң, музей, әлеге тупланманы альбом итеп чыгаруда ярдәм итүен сорап, мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән иде. Ул альбом-монография инде кулда. Әлеге хезмәтнең кандидатлык диссертациясе булуы, авторның һәр нәрсәне фәнни якын килеп, тарихын өйрәнеп эшләве әлеге хезмәтнең саллылыгы хакында сөйли. Юктан бар итеп, бөтен мохите-ние белән, рәссам иске Казанны алдыбызга китереп куя.

Юкка гына тамашачылар «тылсым иясе» димәде бит инде аңа. Дөрес, кемдер: «Агач йортларны антиквариат буларак танырга кирәк!» - дип, үз таләбен җиткерергә ашыкса, «Ике яклы открыткалар чыгарырга кирәк: бер ягында элек бу урында нинди йорт торган, икенче ягына шушы урында хәзер нәрсә төзегәннәрен күрсәтергә кирәк», - диючеләр дә юк түгел. Күпчелек исә: «Кызганыч, бу матурлыкны оныкларыбыз күрмәде», - дип уфтана. Ә бит чыннан да, Равил Айдаров эшләрен караганда, үзеңне иске Казан урамнарында йөргән кебек хис итәсең. Шул чорның рухын тоясың. Урам буйлап таякка таянып килүче агай менә-менә килеп җитәр дә, баш кагып, сәлам бирер төсле. Тын урамда тояк тавышлары калдырып узган «Барабыз»ларың да үткәндә калган тансык бер бизәк кенә булуын аңлыйсың... Сине инде урамда «очрашкан» калфаклы, җиләнле ханымнарның авызга-авыз ни хакында гәпләшүләре әллә ни кызыксындырмый да кебек, бары каерыла-каерыла, йортларның чуклап-чачаклап эшләнгән кыекларын, агач челтәрдән генә торган балконнарын, бизәкле капкаларын тын алырга да онытып күзәтәсең. Шул рәвешле, үзең дә сизмәстән, тарихта калган тулы бер чор яшәешенең тышкы бизәлешен, аның мәдәниятен барлыйсың. Тарихи ядкяр булган әлеге йортларның бер генә җиренә, бер генә сырына да хилафлык китермичә, кәгазьдә торгыза, акварель буяулар белән шуларга янәдән җан өрә рәссам. Кызганыч, ул йортларның күбесен инде безнең буын күреп тә белми. Рәссам үзе дә әлеге җәмагатчелек биналарының шактыен натурадан ясаудан мәхрүм калган буын вәкиле. Чөнки инде аларның кайсы күптән сүтелеп ташланган, кайсысы махсус яндырылган, кайсысы янгында юкка чыккан...

Рәссамга аларны Казанда табарга мөмкин булган барлык чыганак­лардан - открыткалардан, аклы-каралы каталоглардан, бармак башы кадәр фотолардан эзләп табып, тергезергә туры килә. Казанның тарихи йөзе, агач архитектура өлкәсендәге гаҗәеп тәҗрибә үрнәкләре буларак кыйммәте бәһасез бу эшләрнең. Равил Айдаров хезмәтләрендә бөтенесе бар: аерым агач йортлар да, күпфатирлылар да, хәтта аларның эчке планировкасына кадәр күзаллый алабыз. Чоры шундый булган: сырхауханәсе дә, мунчасы да, ярминкә балаганнары, кунакханәләр, мәчет, мәдрәсәләр, рестораннар, тегермән, күперләр, күргәзмә комплекслары, цирк, кинематограф, трактирлар, парк корылмалары (бакчасарайлар, эстрада, беседкалар) - һәммәсе агачтан җиткерелгән. Шәһәрне төзекләндерү дә агач хисабына эшләнгән, эскәмияләр, капка-коймалар... һәммәсе агачтан. Айдаровның әлеге хезмәте бер үк вакытта агачка кулы яткан осталарга, агач корылмалар белән кызыксынган архитекторларга үзенә күрә бер күргәзмә әсбап та әле. Чөнки архивлардан алынган сызымнар, рәсемнәр дә баета әлеге хезмәтне. Иске татар бистәсендәге йортларга реставрация ясаганда да Равил Айдаров чыганакларына таяналар.

- «XIX гасыр һәм XX гасыр ахырында Казандагы агач архитектура» шәкеле, нигездә, минем гомерлек мавыгуларымның нәтиҗәсе буларак дөнья күрде. Агач йортлар, акварель... Мөгаен, бу кызыксыну гомеремнең ахырына кадәр шулай дәвам итәр. Моннан башка мин инде яши дә алмыйм, - ди Равил Сәйяр улы, мавыгуларының инде котылгысыз булуына ишарәләп. Әлбәттә, бу юнәлешне ул тик торганда гына сайламаган. Бөтен өй эчләре белән архитекторлар Айдаровлар. Әтисе, туганнары, аларның балалары, хатыннары дигәндәй - барысы да шушы өлкәдә танылу алган шәхесләр.

Реклама

- Моннан 12 ел элек архитектура-төзелеш институтына укытырга килгәч, үзеннән-­үзе фән белән дә шөгыльләнергә туры килде. Мин анда сынлы сәнгать кафедрасы профессоры буларак, живопись, скульптура, рәсем, архитектур композиция буенча дәресләр алып барам. Менә шунда 70нче еллардан бирле тупланып килгән материалның көтелмәгәндә кирәге чыкты да инде, - ди рәссам. Иң кызыгы шунда: рәссам үзенең акварельләрен эшләгәндә дә архитектор булып кала. Мөмкин булган бер генә детальне дә күз уңыннан калдырмый, төсләр сайлаганда да чынбарлыктан тайпылмый. Бу эшкә, әйтик, бер азау ярган рәссам тотынган булса, ул аны, һичшиксез, үзе аша үткәреп, үз төсләрен кушып, импрессионизм алымнарын кулланып ясаган булыр иде, мөгаен.

Ә Равил Айдаров исә тарихи дөрес­леккә хилафлык китерми. Эшләрендә ул төгәл, наять, сак. Татар бизәменә ят булган урынсыз төсләр кулланудан да ерак рәссам. Гомеренең күп өлешен реаль проектлар белән шөгыльләнгән, кулына тотып эшләгән кеше буларак (заманында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче бертуган энесе Ильяс Айдаров белән Алла Пугачевага да йорт проекты эшләргә туры килә аңа), иҗатта да ул үз кыйбласына тугры. Детальләрнең төгәллеге, төсләрнең «дөрес»леге мөһим аңа. Тагын шунысы, күп кенә эшләре коры бинаны гына күрсәтеп калмыйча, шәһәр пейзажы рәвешендә бирелә. Ягъни рәссам үзе бөртекләп җыйган корылманы, дәрәҗәсенә, урынына туры килердәй тирәлеккә, мохиткә «утырта». Урам-тыкрык­лар, табигать, чорына туры китереп киенгән кешеләр, «барабыз»ларга үзенчә «эш йөкли».

Әлбәттә, беренче эшен башкарганда, мондый монография ясармын дигән максатны тотмый рәссам.
Бүгенге көндә рәссамның остаханәсендә Казанның агач архитектурасына караган шундый 200дән артык эш барлыгын исәпкә алсак, әлбәттә инде, бу проектның сәгате әллә кайчан суккан булган икән бит, дисең. Хәзер инде әнә әлеге материалларны рәссамның институттан ук бер төркемдә укыган, 40 елдан артык бергә гомер итүче хатыны - төзелеш һәм архитектура институтының архитектура тарихы теориясе кафедрасы мөдире, профессор Галина Николаевна да үзенең лекцияләрендә бик урынлы файдалана. Россия, дөнья архитектурасы яссылыгында «агач» Казан үзенә бер. Үз гаме, үз яме, үз җылысы бар ул Казанның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: