Шәһри Казан

Шүрәлеләр очрашты

3 нче Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат җимешләре, халыкара, республика, шәһәр бәйгеләрендә катнашып, әледән-әле җиңүләр яулап килә. Аларның эшләрен шәһәрнең төрле күр­гәзмә залларында күрүгә дә инде күнектек. Шуңа күрә дә Дима Четвергов һәм Анна Халикова­ларның «Россиянең сәләтле балалары» энциклопедиясенә керүен дә, Алия Биктаһирова, Екатерина Снегирёва, Арина Быстрова, Ярослав Жигулиннарның шәһәр...

3 нче Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат җимешләре, халыкара, республика, шәһәр бәйгеләрендә катнашып, әледән-әле җиңүләр яулап килә. Аларның эшләрен шәһәрнең төрле күр­гәзмә залларында күрүгә дә инде күнектек. Шуңа күрә дә Дима Четвергов һәм Анна Халикова­ларның «Россиянең сәләтле балалары» энциклопедиясенә керүен дә, Алия Биктаһирова, Екатерина Снегирёва, Арина Быстрова, Ярослав Жигулиннарның шәһәр мэры Илсур Метшинның исемле стипендиясенә лаек булуларын да табигый хәл буларак кабул итәбез.
2005 елдан мәктәп беренче татар графикларының берсе булган Байназар Әлменов (1909-1976) исемен йөртә. Рәссам Байназар Әлменовның иҗаты (бигрәк тә Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык», «Су анасы», язучы Шәриф Камал, шагыйрь­ләр Һади Такташ, Хәсән Туфан, Муса Җәлил әсәрләренә иллюстрацияләре) әлеге мәктәп укучыларының, укытучыларының иҗади эшләренә дә йогынты ясамый калмый. Бу көннәрдә алар казанлыларны тагын бер матур эшләре белән сөендерделәр. Мәҗитов галереясында 3 нче сәнгать мәктәбе укучыларының, укытучыларының «Күңелле Шүрәле» күргәзмәсе ачылды. Экспозициянең үзәгендә берничә буын балаларны тәрбияләгән таныш Шүрәле - Байназар Әлменов Шүрәлесенең төп нөсхәләре урын алган. Буыннар чылбырының дәвам итүен күрсәтеп торучы җылы, мәрхәмәтле күргәзмә килеп чыккан. Ачылыш та шуңа бәрабәр булды. Төрле буын рәссамнарын бер тема берләштерде, очраштырды. Һәр буын үз Шүрәлесен ясарга омтыла. Шүрәлене күз алдына китереп бастырырлык иң җете образлар инде бар, шуңа күрә дә әллә ни уйлап табып та булмый кебек. Әмма күргәзмәдә булганнан соң, моның беренче карашка гына шулай икәнен, моңа кадәр билгеле булган Шүрәлеләрнең балаларны бернинди кысаларга кертмәвен чамалыйсың. Аларның һәркайсы үз Шүрәлесен ясый.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге мәктәптә озак еллардан бирле Байназар Әлменовның кызы да укыта. Шуңа күрә дә Әлменов Шүрәлесе белән бәйле бөтен сорауларымны аңа - мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Инга Байназар кызына юлладым. Баксаң-күрсәң, безгә таныш «Шүрәле» китабына кергән барлык сурәтләрнең оригиналлары, гаилә ядкаре буларак, өйдә саклана икән.
...Көннәрдән бер көнне үзе тирәсендә бөтерелеп йөрүче 7 яшьләрдәге кызы Ингадан сорап куя рәссам:
- Кызым, менә син миңа әйт әле: Шүрәле урманда берүзе генә булганда, ул нишли? Күңелсезләнеп, боегып утырамы, әллә башка берәр нәрсә эшлиме?
- Юк, - ди кечкенә Инга, - мөгаен, ул күңелсез булмасын дип, үзен-үзе кы­тыклый торгандыр.
- Кая-кая, күрсәт әле ничек итеп?.. - дип төпченә әти кеше һәм шул арада, үзе дә сизмәстән, күчергеч булган кызына карый-карый ясый да башлый. Шулай итеп, «Шүрәле» китабының тышлыгындагы Шүрәле «борынлый».
- Әти һәрвакыт үзе бе­лән альбом йөртә иде. Әлеге китапка кергән чә­чәкләрнең, үсемлекләрнең, бөҗәкләрнең зарисовкаларын - барысын да натурадан карап ясады ул. Өйгә кайт­кач йә булмаса остаханәдә ясап бетерә торган иде ул аларны.Ул һәрвакыт төнлә, тулы тынлыкта эшләргә яратты. Әти эшләгәндә, без гел аяк очына гына басып йөри, аның янына ишек шакып кына керә торган идек. Урман сарыгы - Шүрәленең «көлдереп кеше үтерә торган гадәте» булса да, әти аны баштан ук явыз, мәкерле бер куркыныч нәрсә итеп түгел, ә беркатлы, ышанучан итеп яратып эшләде. «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» - алар бер сулышта башкарылган трилогия булыр­га тиеш иделәр, - ди рәссамның кызы, истәлекләре белән уртаклашып.
Кызганыч, китапларның беренче икесе чыкса да, «Кәҗә белән Сарык» рәссамның зарисовкаларында, уйларында гына кала. Хәзер исә Инга ханым әтисенең хыялын тормышка ашыру уе белән янып яши.
«Шүрәле» белән бәйле истәлекләр Инга Байназар кызын берочтан типографиягә дә «алып китте».
- Ул вакытта полиграфия хәзерге кебек камил түгел иде бит. Китапның сигнал номерын басканда, әти мине дә ияртте типографиягә. Андагы машиналарның, станокларның тавышлары әле дә колакта тора. Төне буе диярлек, төсләр дөрес чыксын дип, басканнарын саклап утырды. Ул вакытта 7-8 яшь булгандыр миңа. Әти китап басучыларның һәрберсе янына барып, сурәтләрнең төсләрен бик тәфсилләп тикшерә иде. Эшнең сыйфатыннан риза булмыйча, вакыт-вакыт ачуланышып та ала иделәр, - ди ул. - Ә өебез ул вакытларда әдәби салонны хәтерләтә иде. Әтинең дуслары Зәки Нури, Салих Сәйдәшев, Заһид Хәбибуллин килер иде. Рояльдә уйныйлар, русча-татарча шигырьләр, проза укыйлар, бәхәсләшәләр. Үз чиратында әти үзенекен - рәсем сәнгате турында сөйләр иде. Ул мине әздән дә күңел булырга, гади генә нәрсәдә дә матурлык күрергә өйрәтте. Үзләреннән дә зуррак йөк ташучы кыр­мыскага карап та, сурәтләре күз алдында үзгәреп торган болытларга да соклана белә иде. «Кара әле, күктә ак ат чаба», - ди иде ул, болытларга күрсәтеп. Ул арада ат дигәнебез кошка әйләнеп очып китәргә дә күп сорамый...
Турыдан-туры мәшһүр рәссам даирәсендә үссә дә, Инга үзе рәссам түгел, ә музыкант булу турында хыяллана. Сигез ел музыка мәктәбендә укый. Рөстәм Абязов белән бер парта артына утырып, дип өстәсәң дә ярый бу урында. Әмма көннәрдән бер көнне күп уйнаудан кызның кулына авырлык килә. Ел буе берни эшли алмый - шул исәптән уйный да алмый... Бәхетенә, ярдәмгә әтисе килә. «Зарар юк, менә моны тот», - дип, кулына кылкаләм тоттыра. Вакытына күрә бик тәвәккәл адым була бу. Инга Әлменованың әтисе исемен йөрткән мәктәптә эшли башлавына да дистә еллар. Хәзер инде кайчандыр биредә укыган укучыларының балалары килә мәктәпкә. Буыннар алмашы дәвам итә.
Сүзен-сүзгә

Ольга УЛЕМНОВА, сәнгать фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре:
- Бакый Урманче, Байназар Әлменов, Фәйзрахман Әминов кебек мәшһүр рәссамнарыбыз төрле елларда Шүрәлеләрнең иң билгеле образларын иҗат иткәннәр. Урманче 20 нче еллардан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Шүрәле образын камилләштерү өстендә эшли. Байназар Әлменов белән дә шул ук хәл. 30 нчы еллардан башлап ул төрле басмаларда Шүрәле иллюстрацияләрен ясый. Әмма аның иң танылганы 60 нчы елларда, ул инде өлкән яшьтәге оста булгач ясала. Әлменов Шүрәлесе татар сәнгатендә классик образга әверелә. Заманында Урманче үз Шүрәлесен бастырырга уйласа да, бу эш барып чыкмый... Ә менә Әлменов Шүрәлесе Совет чорында да, аннан соң да зур тиражлар белән берничә тапкыр басылып чыга. Хәтта минем үземне дә укырга өйрәткән, беренчеләрдән булып олы сәнгать дөньясы белән таныштырган, шунда алып кергән китап ул.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: