Шәһри Казан

«Татарстан – туган йортыбыз»

Халыклар Дуслыгы йортының «Дуслык» галереясында Республика һәм шәһәр көненә, һәм дә Татарстан Автономияле Совет социалистик Республикасы төзелүнең 95 еллыгына багышлап «Татарстан - туган йортыбыз» дип аталган күргәзмә ачылды. Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырылган әлеге күргәзмәдә казанлылар белән беррәттән Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Зәй, Лениногорск...

Халыклар Дуслыгы йортының «Дуслык» галереясында Республика һәм шәһәр көненә, һәм дә Татарстан Автономияле Совет социалистик Республикасы төзелүнең 95 еллыгына багышлап «Татарстан - туган йортыбыз» дип аталган күргәзмә ачылды. Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырылган әлеге күргәзмәдә казанлылар белән беррәттән Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Зәй, Лениногорск шәһәрләренең рәссамнары да катнашты. Ике катта урын алан күргәзмә 57 авторның 70кә якын эшен үз эченә ала. Биредә Шамил Шәйдуллин, Илдар Зарипов, Әхсән Фәтхетдинов, Фиринат Халиков, Валерий Скобеев, Рөстәм Килдебәков кебек олпат кылкаләм осталарының эшләре белән беррәттән яшьләргә дә зур урын бирелгән. Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов: «Без бу күргәзмәнең исеменә тирән мәгънә салабыз. Хөкүмәтебезнең, республикабызның илебездә, гомумән, дөньяда тоткан урыны ул - безнең барыбызның да уртак горурлыгы. Татарстан ул - безгә тумыштан туган йортыбыз. Без монда тудык, монда үстек, биредә гомер итәргә җыенабыз. Шул ук вакытта Татарстанны аңлы рәвештә үзләренең икенче туган йорты итеп сайлап алучы катлам да бар. Аларның Татарстанны безнең кебек үк яратулары бик мөһим. Бүгенге күргәзмә туган җиребезгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүдә тагын бер адым булып тора», - дип, рәссамнарга үзенең бәйрәм котлауларын юллады.

Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев исә, моны бәйрәмгә багышлап уздырылган икенче зур күргәзмә буларак тәкъдим итте. Чөнки әле 19 августта гына Татарстан сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр залында Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе оештырган зур күргәзмә ачылган иде.

- Анда да безнең авторларның шактые катнаша. Чөнки Татарстан Рәссамнар берлеге бик зур - ул 190 кылкаләм остасын берләштерә. Һәркайсы бер генә эш тәкъдим итсә дә, ни кадәр эш дигән сүз, - дип, ул һәркемгә алга таба да иҗат уңышлары теләде.
Россия Сәнгать академиясенең әгъза-мөхбире, Россия сәнгать академиясенең Казандагы остаханәләре җитәкчесе Фиринат Халиков та үз эше белән катнаша бәйрәм күргәзмәсендә. Ул да үз чиратында, Халыклар дуслыгы йортының галереясы көндәшлек белдерердәй җитди мәйданга әйләнеп баруына тукталды һәм күргәзмәгә карата шәхси мөнәсәбәтен белдерде.

- Без, гадәттә, остаханәләрдә ялгыз гына тынлыкта иҗат итәбез дә менә шулай күргәзмәләрдә очрашабыз. Рәссам өчен күргәзмәләр бик мөһим, бик кирәк. Без анда бер-беребезнең эшләренә икенче күз белән карыйбыз. Татарстан Автономияле Совет социалистик Республикасы төзелүнең 95 еллыгына минем үз мөнәсәбәтем. Чөнки якын туганым сугыш елларында Татарстанда финанс министры булып, 60 нчы елларда министрлар советы рәисе булып торган. Мин бу күргәзмәдә үз илемнең патриоты буларак та, үземнең туганнарыма хөрмәт йөзеннән дә катнаштым, - дип белдерде Фиринат Гаптухай улы.

Реклама

Күргәзмәнең тагын игътибарга лаек бер үзенчәлегенә тукталу кирәктер. Ул да булса, экспозициянең йөз аклыгы булырдай кайбер эшләр халык шагыйре Роберт Миңнуллинның шәхси тупланмасыннан алып куелган. Роберт Мөгаллим улының чыннан да тупланмасы бик бай һәм ул үзе дә торымнан-торымга, күргәзмәләр оештырып, ул эшләрне тамашачы хозурына тәкъдим итә.

Ачылыш тантанасын милли моңнарга күмгән Рәшит Сөләймановның репертуарындагы халык җырлары да бәйрәмгә аваздаш булды.
Күргәзмә ай дәвамында эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: