Шәһри Казан

Тиктормас Вафирә

Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинага бу ел 70 яшь тулган булыр иде.

Бирсә дә бирә икән бит Ходай Тәгалә кешегә сәләтләрне өеп. Зифа буй, гүзәл чәһрә, озын толымнар, киенә белү, сәхнәгә ятышып тора торган мөлаемлык, куәтле матур тавыш, моңлы җырны башкаргандагы күңел хиссиятенең тирәнлеге, шаян җыр җырлагандагы гайрәте, халык мәнфәгатьләре өчен җанын фида кылырга әзер торуы Вафирә Гыйззәтуллинаны башка бик күп җырчылардан аерып, өскәрәк күтәреп тора. Җыр сәнгатендәге гүзәлия, сәхнәдәге алиһә, дип атар идем мин аны.

Югары кимәлдәге җырчы, тирән мәгънәле җырлар белән беррәттән, халык арасында таралган шат-шаян-күңелле җырларны да искиткеч маһирлык белән башкара иде.

Без - бертөркем яшь иҗатчылар - 1969 елда Актерлар йорты каршында ШТМ (Шаяннар-тапкырлар мәҗлесе) исемле миниатюралар театры оештырган идек. Ул 1986 елгача эшләп килде. Анда җыр­ларны, музыка өлкәсендәге яңалыкларны, рәссамнарның күргәзмәләрен, яңа сәхнә әсәрләрен халык алдында җанландыра идек. Вафирә Гыйззәтуллина бу сатира - пародия-лирика театрының иң актив катнашучыларының берсе була килде. Ул иң танылган пародиячеләрнең берсенә әверелде. Җыр пародиясе дисеңме, шигырь пародиясе дисеңме, театраль миниатюрада катнашу дисеңме - ут чәчеп тора.

Бервакыт Вафирә ханым, нәфис сүз остасы буларак, Тукайның «Су анасы» исемле шигъри әкиятен сөйләде. Ул, авыл малае кебек, башына катып беткән кәләпүш чәпәп, чалбарының бер балагын сызганып, икенчесен озынрак итеп аска төшереп, әсәрне сөйли башлады. Авыл малае образына шул кадәр бирелеп кергән иде ки, аны чын малайдан аерып та булмый иде. Бу номер гаять зур уңыш казанды, аны кат-кат сорап чыгардылар, иң уңышлы пародия буларак, аны без икенче елны да кабатладык.

«Галиябану» пародиясендә Вафирә ханым тагын да зур уңыш казанды.

Бер генә ШТМ да Вафира Гыйззәтуллина катнашыннан башка узмый иде. Бай һәм юмарт талант иясе Вафирә ханым бары тик үз профессиясе - җыр белән генә шөгыльләнми, җәмәгать эшләрендә дә, азатлык өчен көрәш мәйданнарында да, мохтажларга ярдәм итүдә дә алда бара иде. 1990 елларда Ирек мәйданында җырчы Вафирәне күрер идек, ул җыры белән көрәште, милләтенең азатлыгы өчен. Ул әллә ничә тапкыр нәмаешка чыккан халыкны провокаторлардан коткарып калды. Борчыла, яна, көя һәм шулай, яна-көя, ул вакытыннан элек дөньядан күчте. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Реклама

10 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Филармония­нең концертлар залында атаклы җырчыбыз Вафирә Гыйз­зәтуллинаның якты рухына багышланган хатирә кичәсе булып узды.

Искиткеч гүзәл тамаша иде бу. Без монда Вафирә ханымның сәхнәдәшләрен дә, яшь җырчыларны да алкышладык. Бу югары кимәлдәге нәфис тамашаны Вафирәнең кызы (үзе дә музыкант) Камилә Гыйззәтуллина оештырган иде.

Ләкин шушы гүзәл тамашаның алып баручы артисты бу тамашаның тукымасына ятышмый иде. Ул текстын укып та карамаган кебек тәэсир калдырды. Җөмлә саен ялгыша-ялгыша, тамашаны көчкә ахырына чаклы алып барды. Ялгышуы әле бер хәл, артист Ана телен боза, исемнәрне татарча әйтми: Ибрагимов, Гульнара... Артистларны хуплаганда ул «молодец» сүзен еш куллана, үзебезнең алкышлау сүзләребез бик күп югыйсә: машалла, сөбханалла, булдырасыз, йөз яшә. Корама тел белән сөйләүчеләрнең телен сандалга салып таптарга, төзәтергә Ана теле белгечләре юкмы соң филармониядә, телевидениедә, радиоларда?!

Әлбәттә, алып баручы артистның ялгышлары Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә багышланган бу шәп тамашаны боза алмады.

Тагын бер сорау.

Ни өчен шушы кадәр дә атаклы җырчыбыз, Русиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасының хатирә кичәсен телевидение тасмага алмады икән? Бу хатирәләрне сөйләгән Вафирә ханымның замандашлары да олы яшьтә бит инде. Тарихны документта калдырырга кирәк иде ләбаса.

Кинога төшермәүләре бик кызганыч - мондый кичәләрне кабатлап булмый бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: