Шәһри Казан

Тынлыкны тыңлый беләсеңме

Тыйнак, позитив, оешкан, ачык - рәссам, Николай Фешин исемендәге сынлы сәнгать училищесы укытучысы, Россиянең һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Новиковны коллегалары кыска гына итеп әнә шулай тасвирлап бирде. Дөресе дә шул. Чөнки оешмаган яки йомыкый кеше гомумән укытучы була алмый. Моны исбатлап торасы да юк....

Кабак төшен - агачтан

Майлы буяулар белән башкарылган картиналар янында агачтан уелган эшләре - җимеш төшләре дә ят күренми. Киресенчә, ул никадәр төрлерәк, шуның кадәр кызыграк. Нечкәлек хәттин ашкан. «Менә сиңа Новиков!» - дип карыйсың. Җимеш төшләре сәнгатькә ят нәрсә түгел анысы. Төшкә уеп бизәк төшерү (хайдао - IX-X гасырда Кытайда барлыкка килә) бар нәрсә. Әмма Новиковның төшләре бөтенләй башка. Бу очракта төшне ул үзе ясый. Агачтан.

- Иң кыены - үзеңә ки­рәкле агач кисәген табу. Менә бу балык, әйтик, чаганнан. Бусы бүктән (тимерагач), тегеләре - имән. Эшләгәндә нәрсәгә игътибар итәмме? Кулга алган түмәрнең үлчәмен сакларга тырышам. Бу минем өчен мөһим, - ди Александр Новиков, үзенең агачтан уйган көнбагыш, чикләвек, зәйтүн җимешенең төше, шәфталу (персик) һәм тагын күз күрмәгән, колак ишетмәгән җимешләрнең төшләренә ишарәләп. - Мин аларны элек тә, хәзер дә дачада уям. Түмәргә утырасың да дөньяңны онытып уясың да уясың...

Бер күрүдә истә кала һәм сок­лану катыш гаҗәпләнү уята бу эшләр. Кирәк бит шул дәрәҗәдә тел-теш тидермәслек итеп уярга! Яр буенда яткан чуерташ кебек шома үзләре. Бу дәрәҗәгә җиткерү өчен кырыкмаса-кырык төрле эш коралы гына алыштырырга кирәк булгандыр остага. Гаҗәп! Ике куллап тотарлык гигант кабак төшен тагын кайда күрер идек! Дөрес, тора-салып агач уярга да тотынмаган оста. «Һәркемнең үз агачы бар», - дигән фикердән чыгып эш йөрткән. Әйтик, шул ук шәфталуны гына алсак та, ул элек-­электән Кытайда озын гомерлелек, эшләрнең уңайга китү символы-тамгасы булып саналган. Башта рәссам җимеш төшләрен учка сыярлык кына итеп эшли башласа да, соңрак «Нигә соң әле зур итеп эшләмәскә?» ди һәм агач эшләнмәләр шул рәвешле «үсә» башлый. Карап торышка йомыркалары да шуның кадәр табигый, камил. Тышчасын кабырчык кына каплаган кебек... Алар төрлесеннән: карасы да, агы да, бик зурысы да, уртанчысы да, кечерәге дә бар. Агач эшенә булган бу маһирлык каян килә соң рәссамга? Баксаң, Александр Васильевичның әтисе дә алтын куллы кеше булган икән. Хәрби булып киткәнче, авылда тимерчелектә дә эшләгән, өйдәге шкаф, өстәл кебек бар җиһазларны үз куллары белән ясаган ул. «Мин бу шәкелне 80 нче елларда эшли башладым. Иң озак эшләнгән эш, мөгаен, бер елга кадәр сузылгандыр», - ди оста. Бер караганда, атлап килгәнсеңме финишка, йөгерепме - бу очракта ул кадәр мөһим дә түгел кебек. Күзгә күренгән эшнең нәтиҗәсе кыйммәт.

Искегә исең китсә...

Рәссамның остаханәсендә йә булмаса өендә булган кеше, ихтыярсыз, бер әйбергә игътибар итәргә мәҗбүр. Ул да булса, иске үтүкләр, төрледән-төрле ят шешәләр тупланмасы. Хуҗа моны, үзенә хас тыйнаклык белән, «Матур әйберләр яратам шул», - дип аңлатачак. Барлый башлагач, тагын шунысы ачыклана, баксаң, аларның күбесе коллекционер Александр Новиковның шул «йомшак ягын» белгәнгә күрә, дуслары тарафыннан бүләк ителгән икән.

- Менә бу лат­уньнан (җиз) эшләнгән кү­мер үтүген дустым Рөстәм бүләк итте. Аның корпусы да, сырлап уелган тоткасы да башка үтүкләрдән нык аерыла. Иманым камил, бу революциягә кадәр эшләнгән. Менә бу өч литрлы калын пыялалы кара шешә дә, 100 процент, шул үтүк яшьтәше булырга тиеш. Анысын бер укучымның әнисе базларыннан табып китерде...

Реклама

Чыннан да, борынгылыгы «йөзенә чыгып», вакыт саркып торган иске әйберләрне үлеп ярата рәссам. Һәм әлеге мәхәббәт җаваплы буларак бәяләнергә хаклыдыр. Чөнки тупланмадагы һәр нәрсә үз чиратында хуҗага тугры хезмәт итә. Керамик кувшинмы ул, яки гап-гади пыяладан эшләнгәнме, йә булмаса шул ук күмер үтүкләреме - бар да эшкә ярый. Бигрәк тә натюрмортларда еш күрергә була аларны. Борынгы Кытай вазасы гына да үзен уннан артык эштә «күрсәтергә» өлгергән. Һәм монда тагын бер нәрсә бик мөһим, рәссам алардан чүп оясы ясамый. Киресенчә, һәркайсының тәмен, урынын белеп, зәвык белән куллана. Күргәзмә ачылышында моңа сәнгать белгече, социология фәннәре кандидаты Михаил Яо да басым ясаган иде: «Биредә мин гаҗәеп стиле, зәвыгы булган рәссамны күрәм. Бу кешенең зәвыгы бар. Аңлатып карагыз, нәрсә ул зәвык? Аны һәркем беләм дип уйлый, әмма «до» нотасын аңлатып булмаган кебек үк, аңлата алмый. Александр Васильевичта чиста «до» хисе бар. Бу кеше тынлыкны тыңлый белә. Аңарда бөтен нәрсә зыялы кешедә күпме булырга мөмкин - шуның кадәр бар».

«Дзержинский урамы, 17 нче йорт балалары»

Әлеге эш турында сүз чыккач, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, аны яратып, могҗизаи балачак дип атады. Чыннан да, Розалия Миргалимовна әйткәнчә, бик күңелгә тия торган төгәл эш ул. «Дзержинский урамы, 17 нче йорт балалары» - әлеге эштә сурәтләнгән балалар белән рәссам Александр Новиков арасында 55 ел гомер ята. Шул гомер эчендә киндергә иңдерелгән юеш борыннар инде ир уртасы булырга өлгергән. Андрей, Илдар, Александр әлегәчә дус булып кала алганнар. Шуларның берсе - рәссам үзе. Автор балачак хатирәсен гаилә альбомында сакланган фотога нигезләнеп тергезгән. Хәер, бу малайларның кайсысы кем булуы да авторның үзе өчен генә сыман. Чөнки күпләр күзлегеннән караганда, ул билгеле бер дәверне - 50 нче елларда калган балачакны, анда калган яшәешне сурәтли. Болар - компьютерларның булачагын башына да китермичә, иртәдән алып караңгы төшкәнчегә кадәр, ягъни әниләре: «Илдар - өйгә!» - дип балконнан дәшеп алганчы, ишегалдында уйнап үскән бәхетле буын.

Остаз

Берсеннән бушаган арада сынлы сәнгатьнең икенче төренә күчеп иҗат итәргә үзен гадәтләндергән рәссам. Юк, Аллам сак­ласын, туйган, арыган дигән сүзләр бу очракта аңа ябышмый да, дөрес тә булмас иде. Әйтик, агачтан бушаган арада акварельгә тотыну, аннан бушаган арада майлы буяуларга күчү - аның өчен гадәти әйбер. Нигә тотынса да, нәтиҗәсе күзгә күренә. Остаз буларак, үзенең шәкертләреннән дә шуны таләп итә Александр Новиков. Каләмдәшләре дә, җитәкчелек тә белеп тора аның бу сыйфатларын. «Ул - балаларга үзенең бар булган осталыгын түкми-чәчми бирә торган педагог. Киндер тарттырудан башлап, рам сайлауга кадәр бик таләпчән кеше. Монда аның үз һөнәренә генә түгел, башкаларга да хөрмәте күренә. Мин мондый ике генә рәссамны беләм. Аның берсе Рәшит Газиев булса, икенчесе - Александр Новиков», - ди Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт Академия сәнгать институтының Казандагы филиалы директоры Мәхмүт Ваһапов.

Чыннан да, һәрнәрсәне иренмичә, бөртекләп эшләү ягында Новиков. Әйтик, әнә үзенең «Үги ана яфрагы»н да бер ел язган. Аның каравы лаеклы реалистик эш килеп чыккан. Юкка гына сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова постмодернист рәссам Александр Новиковны югары сәнгатьне тапшыручы дип атамый инде. Бу да рәссамның сәнгатькә мәхәббәтен, мөнәсәбәтен күрсәтеп тора.

- Иң беренче чиратта, хезмәтне яратырга кирәк. Юкса күп нәрсәгә ирешә алмый калуың да бар... Минем башта төсләр бик җете була. Аннары киндерне оештыра башлагач, төсләр үз урынына «утыра». Үземә ошамаган әйберләр алып ташлана бара, - ди ул.

Шулай булмаса, эшләре Мәс­кәү, Санкт-Петербург шәһәрләрен узып, АКШ, Англия, Италия, Германия, Испания, Швейцария, Төркия, Югославия, Израиль, Кытай кебек илләрдәге шәхси тупланмаларга юл алыр идеме икән?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: