Юбилей күргәзмәсе күпләрне уйландырырга мәҗбүр итә

80 ел эчендә Татарстан рәссамнары нинди генә күргәзмәләр уздырмаган да, республика сынлы сәнгатенең дәрәҗәсен нинди генә шәхесләр күтәрмәгән? Бу көннәрдә Татарстан сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында барган юбилей күргәзмәсе күпләрне уйланырга, Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Садри Ахун, Әнәс Тумашев, Васил Маликов, Әмир Мәҗитов, Надир Әлмиев, Абрек Абзгильдин,...
Ә менә бүген иҗат мәйданы кемнәр кулында? Соңгы биш елда алар нинди әсәрләр иҗат иткән? Рәссамнарыбызны нәрсә илһамландыра, нинди темалар тынгы бирми, күңел күкләре нинди төсләргә бай, өлкән буынның үкчәсенә басып килерлек яшьләр күренәме - әлбәттә, юбилей күргәзмәсенә килгән тамашачы күңелендәге сораулар моның белән генә дә бетмәгәндер. Шулай икән - анысы бигрәк тә яхшы. Иң мөһиме: битараф кына булмыйк. Хәер, халык хозурына куелган эшләрнең һәрвакыттагыча күргәзмә комитеты тарафыннан бөртекләп сайланып алынганын исәпкә алсак, биредә инде иң лаеклы әсәрләр урын алуын чамалавы кыен түгел. Кайчандыр бер канат астында иҗат иткән рәссамнарның бүгенге көндә берничә иҗат берлегенә бүлгәләнүенә карамастан (Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе - рәисе Виктор Аршинов, Татарстан Рәссамнары берлеге - Зөфәр Гыймаев, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы иҗади бүлеге - Илгизәр Самакаев, Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсе - Факил Гайфетдинов һ.б.), аларның һәркайсы үзен лаеклы күрсәтә алды. Әйтик, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе, берничә залны биләп, 96 рәссамның 185 эшен тәкъдим итте бу күргәзмәдә. Берлек каршында эшләп килүче Яшь рәссамнарның иҗат бүлекчәсе дә үзен тулы куәтенә күрсәтә алды. Татарстан Рәссамнар берлеге тәкъдим иткән экспозиция дә шактый зур урын биләп торды. 100гә якын рәссамның 174 эшен тәкъдим итте алар. Күргәзмәдә тулы бер династияләрнең калку бирелүе дә куанычлы хәл. Әйтик, әнә Виктор Рогожин, Рада Нигъмәтуллина кызлары Изабелла Рогожина һәм Марина Нигъмәтуллина белән берлектә, 40тан артык сын тәкъдим итте. Аларның шәхси тәкъдимнәр, теләкләр дәфтәренә дә тамашачы: «Йа Хода, ни кадәр гүзәллек! Ничек без шушыны моңа кадәр күрмәгәнбез!» - дип соклануларын белдергәннәр.
- Бу - җыр! Бу - тылсым! Моңа үзебез дә аптырыйбыз. Без халык өчен эшлибез, сыннарыбыз остаханәдә шуның кадәр күп. Тик менә аларны күргәзмәләргә йөртү генә авыр шул, - диләр Изабелла белән Марина.
Гомерләрен сынлы сәнгатькә багышлаган сәнгать әһелләрен юбилей уңаеннан бүләкләү дә матур йола. Сәнгать белгече Розалина Шаһиеваның Россия Рәссамнар берлегенең - алтын, ә рәссамнар Александр Иншаков һәм Михаил Кузнецов - көмеш медальләре белән; халык рәссамнары Искәндәр Рәфыйков, Владимир Поповның, сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен, Россия Рәссамнар берлеге рәисе Андрей Ковальчук имзалаган Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүе юбилейны тагын да мәгънәлерәк итте. Өлкән рәссам - Татарстанның халык рәссамы Валерий Скобеевка да тапшырылды Рәхмәт хаты. Сергей Скоморохов, Мәхмүт Ваһапов, Илдус Сираҗиевлар Россия Рәссамнар берлегенең Дипломнарына лаек булды. Тантана уңаеннан Мәдәният министрлыгы да үз бүләкләрен әзерләгән иде.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк: татар графикасының 1931-33 елларда Парижда, Чикагода күрсәтелүе хакында үз вакытында сәнгать белгече Петр Дульский илһамланып язган булган. Хәзер инде офыклар тагын да киңрәк. Рәссамнарның эшләре чит илләрдә куелу бүген инде гадәти күренеш. Көнбатышта, Көнчыгышта, Франциядә, Голландиядә, Финляндиядә, Венгриядә, Гарәп Әмирлекләрендә, Пакыстан, Төркия, Кувейтта уңыш белән узган күргәзмәләр аша республикабыз рәссамнары татар дөньясын, милли рухыбызны чит илләргә таныта.
Эстафета елдан-ел Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалы, Фешин исемендәге сәнгать училищесы аша узып, Татарстанның сынлы сәнгать ташкынына ныклап торып яңарыш рухы алып килүче яшьләр кулына күчә бара. Бер үк вакытта элеккеге традицияләргә дә тугры булуларын дәлилли килә алар.
Рәссамнар берлеге тарихында иң беренче күргәзмәнең Яшел Үзәндә узуын беләбез. Узган елның 16 ноябрендә Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсенең яшьләр секторы (җитәкчесе Илнур Сираҗиев), моннан 80 ел элек булган прецедентны кабатлап, янә Яшел Үзәндә күргәзмә ачты. Ул көнне экспозициягә куелган барлык эшләр, җуелмас хәтер символы булып, Яшел Үзән галереясына бүләк ителде. Бер сүз белән, рәссамнарның иҗат эпопеясы дәвам итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
31 гыйнвар 2023 - 17:01Илсур Метшин һәм Наил Маганов «Бөркет» һәм «Энергетик» ишегалды командаларының хоккей матчында булдылар Иртәгә Татарстан башкаласында ишегалды командалары арасында «Алтын алка» турнирының шәһәр финалы старт ала. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, республиканың Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов Татарстан башкаласында ишегалды хоккее үсеше турында фикер алыштылар.10200
-
31 гыйнвар 2023 - 16:17Филүс Каһиров һәм Алинә Шәрипҗанова - Татарстанның халык артистлары! Татар эстрадасы артистлары Филүс Каһиров белән Алинә Шәрипҗанова "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.20800
-
31 гыйнвар 2023 - 12:44Урман хуҗалыкларының финанс хәле яхшырмау нәрсәгә бәйле? Климат шартлары үзгәрү һәм уртача һава тәүлек температурасының ел саен арта баруы сәбәпле урман корткычлары да активлаша.10100
-
31 гыйнвар 2023 - 10:47Күз тию аркасында бәрәкәт китә аламы? “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән шул хакта сөйләштек Аллаһның бәрәкәте, дибез. Бәрәкәт ул Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләрнең файдалы булып, гел артып торуы һәм озакка җитүе.44701
-
31 гыйнвар 2023 - 10:32Балык консервасы балыктан файдалымы? Консервланган балык диңгездән яисә елгадан яңа гына тоткан балыктан файдасы ягыннан бер дә ким түгел, ди белгечләр. Аксым, продукциянең калорияләләре эшкәртелгәннән соң да шул күләмдә кала. Минераль матдәләр күләме дә үзгәрми икән.30602
-
31 гыйнвар 2023 - 10:27“Ятимнәрне сыендыру өчен Җиргә җибәрелгәнмен!" “Мин оныткан да идем инде, сыйныфташларым исемә төшерде. Балачактан ук зур гаилә турында хылланган икәнмен”, – дип, тормыш тарихын сөйли башлады Алсу Вәлиева. Тик еш кына хыяллар белән чынбарлык туры килеп бетми шул.86005
-
31 гыйнвар 2023 - 10:13Хөсәен Фәезхановның тууына 200 тулу уңаеннан "Фәезханов укулары" узды Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында мәгърифәтче, дин галиме Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгы уңаеннан “Фәезханов укулары” уздырылды. Ул быел унтугызынчы тапкыр үтте. Бер үк вакытта XX фәнни-гамәли конференция дә ачык дип игълан ителде. Бу көнне галимнең каберен дә зиярат кылып, рухына багышлап дога да кылдылар. Ул биредә – туган авылы Сафаҗәйдә җирләнгән.16903
-
30 гыйнвар 2023 - 18:03“Парламент дәресләре”, яки ничек депутат булырга? Безнең укучылар хәзер үзләренең хокукларын бик яхшы белә. Ә менә хокуклардан тыш, бурычларыбыз барлыгын да онытып бетермәскә кирәк. Мәктәп укучысына җәмгыять, граждан, ватанпәрвәрлек төшенчәләрен ничек аңлатырга? Татарстан Дәүләт Советында республиканың мәгариф идарәләре җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен быел чираттагы “Парламент дәресе” үткәрелде.29801
-
30 гыйнвар 2023 - 16:20"Яшьли киттең, без сине онытырга тиеш түгел...". Казанда Марат Садыйков белән хушлаштылар Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары катнашындагы хушлашу мәрасиме Казанның Универсиада авылында урнашкан Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә үтте. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.253103
-
30 гыйнвар 2023 - 14:49"Җен хатыны" (Дамир Бәдриев) СССР чорында шушы рухтагы шигырьләрне ятлап, дингә каршы пропаганда шартларында тәрбияләнеп үстек һәм яшәдек шул. Әмма бер вакыйга минем “совет акылыма” җимергеч тәэсир ясады.278702
-
30 гыйнвар 2023 - 14:44Көрәш буенча Казан чемпионаты җиңүчеләре (исемлек) Узган ял көннәрендә Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча башкала чемпионаты узды. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.143001
-
30 гыйнвар 2023 - 13:41Апайга үз балаларын үстерергә насыйп булмады Апай бик кызык кеше безнең, кечкенәдән акыллы булганга, аңа гел җаваплы эш- йомышларны йөклиләр иде. Балачактан Казаннан капчыгы белән арлауский (Орловский) ипи дә ташыды ул, ярты Чыты өйләренең түшәмен дә юды, әти белән печәнгә дә чыкты, тезәүсектә печән дә таратты, тезмәгә үлән дә өйде.2429013
-
30 гыйнвар 2023 - 12:43Россия Герое Алмаз Сафин турында: «Солдатлар арасында бик абруйлы, гадел, күп егетләр өчен үрнәк, бик оста көрәшче иде!» Шушы көннәрдә генә Башкортстанда туып – үскән тагын бер хәрбинең Россия Герое исеменә лаек булуы билгеле булды. Президент Владимир Путин Әлшәй районы егете Алмаз Сафинга үлгәннән соң әлеге дәүләт бүләген туганнарына тапшырды.110503
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
30 гыйнвар 2023 - 18:48Без имениҖебеп торсаң, шулай була, дип язган хатынга аптырыйм мин. Димәк, ул андый кеше белән яшәп карамаган, караса, артына да әйләнеп карамас иде. Акыл өйрәтергә җиңел ул. Минем дә ир дигәнем акчасын аерым тота, балаларга кием алганда да хәер сораган кебек теләнеп ала идем. Декрет ялыннан соң эшкә чыкканда бер-ике яңа кием алыйм әле, акча бир дип сорадым, бирмәде. Икенче шәһәрдә яшәүче апам җибәрде. Квартплатаны түли ансы, азык-төлекне элек гел мин ала идем, хәзер чиратлап алабыз. Шунысына да шөкер итәм. Кая ул берәр бүләк алу яки ял йортына бару бергәләп. Үзе чирләшкә, әле башы, әле к...те авырта. Өф-төф итеп торам, аңа яраганны гына пешерергә кирәк. Үзе псих, акыра башласа бөтен нервымны ашый. Чиргә сабыгтым бер мәл. Сөйләп бетә торган түгел. Уфф эчемне бушаттым. Син дә минем кебек булма, китер урының булса кит. Картайган саен юләрләнә улҮземә эчке кием аласы булса да, иремнән рөхсәт сорыйм
-
31 гыйнвар 2023 - 11:08Без имени👍👍💐Армиядә казарма җимерелеп, аяксыз калган Рөстәм Нәбиев: «Аякларымны югалттым, әмма үземне югалтмадым»
-
30 гыйнвар 2023 - 10:30Без имениИлдус Локманович белән бергә эшләргә туры килде. Үз эшен яхшы белүче, ярдәмчел, әйбәт җитәкче иде ул. Мин аңа нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер итүен телимИлдус Ханов: «Бәхет сере – бер-береңне саклап яшәүдә»
-
30 гыйнвар 2023 - 14:16Без имениАхырзаман житкэндэ явган муллалар, явган абыстайлар булыр дигэн"Килешенгән бәя шул ук калачак": “Коръән ашы”нда күргәннәрем
-
30 гыйнвар 2023 - 14:21Без имениАйдар абыйны гомер бэйрэме белэн котлап,исэнлек,иман байлыгы,бэрэкэтле гомер телэп калам.Татар халкының жыр-бию сэнгатенэ,гомумэн мэдэниятенэ,аны яшь буынга житкеругэ караган зур олешен керткэн татар жанлы шэхес ул.Концетларны бик яратмасам да,Чуперэлегэ килгэн (елын хэтерлэмим)жыр-бию ансамбле (Житэкчесе Айдар абый иде)концертыннан алган тээсирлэр эле дэ хэтердэ еш янара.Бик талантлы яшьлэр,бик матур сценария,бик матур кастюмнар сихерлэгэн иде уземне. Гелинэ Насибуллина.Чупрэле районы,Яна Кэкерле авылы.Айдар Фәйзрахманов: "Моңлы көй ишетсәм дә елыйм"
-
30 гыйнвар 2023 - 07:29Без имениАртистлар узлэрен шунда курсэттелэр берсе Дэ Эльмираны сонгы юлга озатырга килмэгэн барсыда мэчеткэ йорибез намаз укыйбыз дилэр дин юлында булгач ул концертларын кучерергэ булмый мени гонахы узлэренэ Бер статуэтка белэн премия алмаганнан юк конгэ калмаслар иде тэубэЭльмира Сөләйманова вафатына 40 көн: "Сезне күргәч, Эльмирам кайткан кебек булды"
-
30 гыйнвар 2023 - 07:38Без имениӘссаләмү галәйкум,мондый күренешләр бездәдә була шул Аллаһыбыз үще гафу итсен"Килешенгән бәя шул ук калачак": “Коръән ашы”нда күргәннәрем
-
28 гыйнвар 2023 - 15:35Без имениПоезда Бер ханым белэн кайтырга туры килде, бердэнбер кызын кияугэ биргэн икэн, ялгыз гына устергэн баласын зурлап никах укытып кияугэ биргэн. Никахка жыелган ботен акчаны кияу узенэ алган(Эби кызын ялгыз гына устергэн дип тормаган).Үземә эчке кием аласы булса да, иремнән рөхсәт сорыйм
-
28 гыйнвар 2023 - 19:00Без имениТатарчасы Чибәрәш (чибәр әш, әшнә) була инде. "Чибәрәш маҗаралары".“Минем кеше буласым килми, чөнки гафу итә белмисез”: “Чебурашка”ны карамаучылар калдымы?
-
28 гыйнвар 2023 - 21:49Без имениБулганнын кадерен белеп яшэ 🙏 Бэхетле булырга тырыш.Тәүге ярымны оныта алмыйм. Нишләргә?
-
29 гыйнвар 2023 - 07:46Без имениДимәк үзегез дә ул кичне көткәнсез, каршы килмәгәнсез бит. Авылдан сөрәм дигәч, ә мин башыңны төрмәдә черетәм тотынып кына кара диясе иде23 еллык сер, яки төпчек улым иремнеке түгел
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.235601
-
23 декабрь 2022 - 09:55Миләүшә Айтуганова: “Татарстанда кино өлкәсенең үз инфраструктурасы юк” Бүген Татарстан киноиндустриясендә яңа сулыш ачылды кебек. Фильмнар да, сериаллар да төшерелә, кайберләре прокатка да чыга, кыскасы, әлеге юнәлеш үзенең тормышы белән яши.503201
-
22 декабрь 2022 - 13:27ТРның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: “Мәгариф системасын әле тумаган бала да сүгәр төсле” Соңгы арада ватанпәрвәрлек, туган якка карата мәхәббәт, үз илеңне хөрмәт итү, яшьләрдә шул хисләрне тәрбияләү турында күп сөйли башладык. Моңа хәзерге вакытта Россия алып бара торган махсус хәрби операция дә сәбәпче булгандыр. Ә бу тема бүген бик мөһимнәрдән санала бит. Шул хакта ТРның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән сөйләшеп алдык.500015
-
31 гыйнвар 2023 - 17:01Илсур Метшин һәм Наил Маганов «Бөркет» һәм «Энергетик» ишегалды командаларының хоккей матчында булдыларИртәгә Татарстан башкаласында ишегалды командалары арасында «Алтын алка» турнирының шәһәр финалы старт ала. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, республиканың Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов Татарстан башкаласында ишегалды хоккее үсеше турында фикер алыштылар.10200
-
31 гыйнвар 2023 - 16:31Яңа сезонны «Күңелле әлифба»җыры белән башлыйбыз! «СалаваTik»проекты яңа елдан яңа җырлар белән үз эшен башлап җибәрә. Бүген интернет киңлекләрендә өр яңа җыр дөнья күрде.«Күңелле әлифба» исемле җыр махсус «СалаваTik» проекты өчен иҗат ителгән җыр. Сүзләрен Гөлназ Гарипова-Дениз язган булса, көен Ләйсән Арсентьева иҗат итте.9500
-
25 гыйнвар 2023 - 09:18Йолдызнамә (25 гыйнвар – 1 февраль) Мөһим эшләрегезне икенче көнгә калдырмаска тырышыгыз. Тимерне кызуында сугыгыз. Никадәр тизрәк карар бабул итсәгез, эш нәтиҗәгез дә шул кадәр югарырак булыр.146102
-
25 гыйнвар 2023 - 11:41«Беренче сурәтемне елый-елый чиктем» Мөслим ягында үзенчәлекле халык яши. Һәр йортка керү белән якын дустыңны очраткан кебек буласың. Алардан сүз белән аңлатып булмый торган яңа пешкән коймак, гөбәдия исе килә.64102
-
25 гыйнвар 2023 - 12:36Безнең өчен фәрештәләр кайчан җавап бирә? Әйбәтләргә әйбәт булып була, әдәпсезгә әйбәт булып кара... Башымда кайчак нәкъ шушы сүзләр әйләнә. Автобуста дорфа җавап биргән кешеләр белән очрашсам да, кибеттә ачык йөзле булуның нәрсә икәне төшенә дә кермәгән сатучыларны күрсәм дә...124001
-
25 гыйнвар 2023 - 12:42Йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра Гомер юлында күп кайгы-хәсрәт кичергән, тормышның ачысын-төчесен татыганнар көчле рухлы, сабыр холыклы була, күрәсең. Теләче районы Лесной бистәсендә яшәүче Нурия Сөләйманова – әнә шундый затларның берсе.147401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика