Шәһри Казан

Зәйдә Таҗетдин Ялчыголга истәлек билгесе ачылды

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, республикабызда ял урыннары күбәя. Зәй шәһәрендә «Космос» яшьләр үзәге белән Җәмигъ мәчете арасында күренекле дин галиме Таҗетдин Ялчыгол скверында истәлек билгесе - стела ачылды. Ә леге чара район гына түгел, республика өчен дә мөһим вакыйга. Стела композициясен скульптор Асия Миңнуллина өч ел ясаган. Ачылыш...

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, республикабызда ял урыннары күбәя. Зәй шәһәрендә «Космос» яшьләр үзәге белән Җәмигъ мәчете арасында күренекле дин галиме Таҗетдин Ялчыгол скверында истәлек билгесе - стела ачылды.
Ә леге чара район гына түгел, республика өчен дә мөһим вакыйга. Стела композициясен скульптор Асия Миңнуллина өч ел ясаган. Ачылыш тантанасына Таҗетдин Ялчыголның оныклары, якташлары, дин әһелләре, аның иҗатына битараф булмаган укучылар, тарихын өйрәнүчеләр килде. Арада Таҗетдин Ялчыголның җиденче буын туганы, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның әнисе, 92 яшьлек Нәкыя апа Сәфәрова да бар иде. Сүз уңаеннан, әлеге стеланың барлыкка килүендә Әсгать Сәфәровның өлеше бик зур.
Истәлек билгесе арка формасында ясалган. Анда Ялчыголның туганнан алып үлгәнгә кадәр тормыш юлы сурәтләнә. Игътибар белән карасак, ул стелада Таҗетдин Ялчыгол сәфәр иткән шәһәрләр күрсәтелгән. Иң югары ноктада - Мәккә, Ялчыгол тугыз мәртәбә хаҗда булып кайткан. Стела алдына язучының «Рисаләи Газизә» китабының ачылган битендә - әсәрдән өзек гарәп, татар һәм рус телендә язылган.
Зәйдә яшәүчеләр ел саен «Таҗетдин укулары» оештыра. Республикакүләм чарага Башкортстан, Дагыстаннан да кунак­лар килә. Таҗетдин соңгы 14 елын хәзерге Зәй районы Мәлем авылында уздыра, балалар укыта, руханилык вазифаларын башкара, табиблык белән шөгыльләнә. Соңгы сулышына кадәр ул кешеләрне дәвалап йөргән. Кабере Имәнлебаш авылында.
- Без үз тарихыбызны, мирасыбызны онытмаска тиеш. Таҗетдин Ялчыгол гомеренең соңгы сәгатенә кадәр үзен туган халкына хезмәткә багышлый. Мондый шәхес барыбыз өчен үрнәк булсын иде, - диде Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов.
Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабын хәзерге графикага күчереп, аңлатмалар белән, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов тәрҗемә иткән.
- Үз гомерен, бөтен барлыгын халкына багышлаган могтәбәр затларыбыз күп. Кол Гали, Сәиф Сараи, Мәүлә Колый, Габдерәхим Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд арасында Таҗетдин Ялчыгол да лаеклы урын алып тора. Алардан башка рухи хәзинәбез бик ярлы булыр иде. Без үткәнебезне, бөек кешеләребезне данласак, якты җир өстендә халкыбыз лаеклы урынын алыр, - диде Хатыйп Миңнегулов.
Зәй башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов исә «Парклар һәм скверлар» республика программасы кысаларында төзелгән Таҗетдин Ялчыгол скверы - шәһәр халкының яраткан ял урыны, ә сәнгать һәм дин әһелләренең очрашу урыны булыр дип ышаныч белдерде.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: