Шәһри Казан

25 ел элек Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде

1992 елның 6 ноябре республика тарихы елъязмасына мәңгегә кереп калды.

Моннан 25 ел элек Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Конституция кабул итү һәр дәүләт язмышы өчен зур әһәмияткә ия. Конституция - бер үк вакытта Төп Закон да һәм билгеле бер тарихи этапта җәмгыять тормышының көзгесе дә.

Н әкъ менә Конституциядә дәүләтнең һәм шәхеснең социаль иреге, хокукый яклану дәрәҗәсе, димәк, җәмгыять игълан иткән һәм гарантияләгән социаль идеалларның үсеш дәрәҗәсе турында фикер йөртергә мөмкинлек биргән мәсьәләләр чагылыш таба.

Дөньяда Конституциянең идеаль модельләре юк, диләр, һәр дәүләт үзенең традицияләреннән, сәяси, икътисади хәленнән чыгып эш итә. Татарстан Конституциясе дә республикада яшәүче киң катлау халык массалары мәнфәгатьләрен чагылдыруны максат итеп куйды. Республиканың бөтенхалык тавыш бирү юлы белән билгеләнгән статусы Татарстанның яңа конституциясе проектына нигез итеп алынды. Бу чорда рес­публиканың дәүләт хокук статусындагы үзгәрешләрне Төп Законга беркетү бик мөһим иде.

Конституция проекты Президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге махсус комиссия тарафыннан әзерләнде. Аның эшендә Югары Совет Президиумы әгъзалары, халык депутатлары, күренекле галимнәр катнашты. Проектны чит ил экспертлары анализлады, ул халык депутатларының район һәм шәһәр Советлары сессияләрендә, хезмәт коллективларында, матбугатта тикшерелде. Фикер алышу барышында барлыгы 5350 тәкъдим, төзәтмә кертелде.

Хәтерлим әле, Югары Совет сессиясендә Конституциянең иң мөһим маддәләрен кабул иткәндә, көймә еш кына комга терәлгәләп алды. «Народовластие» һәм «Татарстан» төркемнәренә берләшкән депутатлар бер үк мәсьәләгә капма-каршы карашта тора иде. Андый очракларда килештерү комиссияләре төзелде. Ул комиссияләрнең әгъзалары вкыты-вакыты белән яртышар көн (кайвакытта яртышар төн) бәхәсләшә иде. Килештерү комиссияләре карары башка депутатлар өчен язылмаган закон булып исәпләнде. Гадәттә парламент бу карарны бертавыштан хуплады.
Конституция проекты тикшерелгән көннәрдә Ирек мәйданында күпсанлы плакатлар күтәреп килгән халык диңгезе чайкалды. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән халык бирегә автобусларга төялеп килде. Милли азатлык хәрәкәте оешмалары көне буе митинглар үткәрде, Конституцияне тизрәк кабул итүне, суверенлыкны ныгытуны таләп итте.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә йоклап ятмады. Яхшы коралланган омончылар, милиционерлар ул көннәрдә парламент бинасы тирәсенә чамадан тыш күп тупланды. Югары Совет бинасына үткәнче, документларны кат-кат тикшерделәр. Ул тарихи көннәрдә эчке эшләр хезмәткәрләре өчен Ирек мәйданы, аның белән тоташкан урыннар төп эш урыны булды дисәм, гаделлектән әллә ни тайпылмамдыр дип уйлыйм. Парламент бинасы каршында өсте брезент белән ябылган дистәләрчә машиналар кизү торды. Алардагы кулларына автоматлар тоткан омончылар, ерткыч бүреләрне хәтерләткән этләр әле дә күз алдымда.

Хәтеремдә, милләтче депутатларның кан дошманы, «Народовластие» депутатлары төркеме лидеры Иван Грачев Ирек мәйданындагы митингны туктатуны, мәйданны халыктан бушатуны таләп итте. Янәсе, урамдагы халык депутатларга эшләргә комачаулык тудыра.

Реклама

Сессия эшендә тәнәфес игълан ителде. Шулай да милиция хезмәткәрләре Ирек мәйданын халыктан бушата алмады. Берәү дә мәйданнан китмәде. Шуннан соң бер төркем депутатлар урамга чыгып, халыкны Конституция кабул итүнең ничек барышы белән таныштырды, мөмкин булганның барын да эшләргә вәгъдә бирде. Хәзергә халыкның Ирек мәйданыннан китеп торуын сорадылар. Бу сүзләр дә нигездә мәйданны үз кулларында тотучы Чаллыдан килгән «Азатлык» яшьләр оешмасы егетләренә тәэсир итмәде булса кирәк.
- Безгә Марат абый чыгып әйтсен, - диде егетләрнең берсе. - Ул әйтмичә без урыннарыбыздан кузгалмая­чакбыз.

Чыннан да, халык алдында чыгыш ясаучы депутатлар арасында нигәдер ул вакытта Марат Мөлеков күренмәде. Югыйсә, сессиядә нинди мәсьәләләр каралуы, нинди карарлар кабул ителүе хакында төшке ял вакытында һәм кичләрен халыкка җиткереп баруны үзенең намус эше дип саный иде. Мин аның чыгышларын күп тапкырлар тыңладым. Гомумән, Марат Мөлековның милли хәрәкәттә катнашучылар арасында абруе зур иде. Аны бары тик үзләре лидер булыр­га омтылучы кайберәүләр генә яратып бетермәде. Партия өлкә комитеты шпионы, җитәкчеләр белән астыр­тын эш йөртә дигән һәм башка шундый уйдырмалар уйлап чыгарып, аның исемен пычратырга тырыштылар. Бу - көнчелек чире иде.

Ул көнне Марат әфәндене тиз эзләп таптылар. Зур-зур атлап кайдандыр килеп чыкты да, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә теләгәндәй, ашык­мыйча гына күзлек пыя­лаларын сөртеп алды. Аннары калын тавышы белән мәйданга мөрәҗәгать итте:

- Иптәшләр, хәл бик җитди. Без тырышырбыз. Хәзергә сез опера һәм балет театры янына китеп торыгыз. Кирәк булсагыз, бик тиз хәбәр итәрбез.
Берничә минуттан мәйдан бушап калды. Сессия дәвам итте.

Конституция кабул ителү, дәүләтчелегебезне кире кайтару юнәлешендә гаҗәеп зур вакыйга булды. Хәтта депутатлар да бер-берен котладылар. Сессия утырышы тәмамлануга, бу вакыйганың истәлеге итеп, депутатларга сәгатьләр тапшырылды. Кичен Югары Совет ашханәсендә аш мәҗлесе үткәрелде. «Народовластие» депутат төркеме лидерлары гына тантаналарда катнашмады. Сессия утырышы бетәр-бетмәс, алар кайтып киттеләр. Күрәсең, Конституция кабул ителүгә ризасызлыкларын шул рәвешле белдерделәр. Ничек кенә булмасын, яңа Конституция­дә Татарстанның хокуклары киңәя төште, яңа статусы законлаштырылды.

Ирек мәйданында халык төне буе бәйрәм итте. Речьләр сөйләнде, җырлар җыр­ланды, милли уеннар уйналды. Икенче көнне тантаналар республика шәһәрләренә, район үзәкләренә күчте.
Татарстан Республикасы Конституция­се икътисади системага принципиаль яңа карашларга нигез салды. Социаль базар хуҗалыгы принцибын игълан итү рес­публикада социаль-икътисади реформаларны тизләтү өчен зур әһәмияткә ия булды. 1992 елгы Конституция хакимиятнең үз органнарын, яңа демократик һәм базар икътисады институтларын төзүгә мөмкинлек бирде. Президентлык, даими эшләүче профессиональ парламент, җаваплы хөкүмәт, җирле үзидарә, Конституция суды кебек дәүләти-гавами институтларны конституциячел-хокукый беркетү сәяси һәм социаль-икътисади мөнәсәбәтләрне яңа баскычка күтәрде.

Россиядә законнар системасының төзек булмавы аркасында төбәкләр законнарының федераль законнарга туры килмәве проблемасы торды. 2000 еллар башында Конституциягә дә үзгәрешләр кертү зарурлыгы барлыкка килде. 2002 елның 28 февралендә «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы закон проекты Дәүләт Советы каравына кертелде. 19 апрельдә Конституциянең яңа редакциясе кабул ителде. Конституция көнен билгеләп үткәндә, без барыбыз да Татарстан Республикасының Төп Законы узган елларда үзенең тормышка һәм хокукка сәләтлелеген күрсәтте, дип ышанычлы рәвештә әйтә алабыз.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: