Шәһри Казан

Антон Лукаш: “Тавыш бирү процессында фейк тарату - иң зур комачаулык тудыру!” 

“Чиста сайлаулар өчен” Корпусы Башкарма комитеты әгъзасы, социология фәннәре кандидаты Антон Лукаш Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүләрдә иң зур комачау тудырган нәрсә – ясалма рәвештә фейк тарату дип атый.

Аның фикеренчә, 7 көн буена сузылган тавыш бирү процессы вакытында нинди генә фейклар уйлап табылмаган, имештер кемдер ике тапкыр тавыш биргән, ә кемдер агач төбенә утырып... Ә боларның һәрберсе дә тикшерелә. Мәгълүматның дөреслеккә туры килмәве ачыклана.

Татарстанда таралган фейклар арасында, янәсе, тавыш бирүгә баруны мәҗбүр итү, сайлау участокларына күзәтүчеләрне, ММЧ вәкилләрен кертмәүкебек хәбәрләрнең килүе. 

Реклама

Соңгы вакытта тавыш сөйләшүләрне яздырып алу рәвешендә фейклар куллану да  активлаша башлаган. Ниндидер бер оешманың сайты алына, ә биредә аның җитәкчелеге турында тулы мәгълүмат бар. Шуларга нигезләнеп, язмалар оештырыла (анда кем сөйли, кем тавышы яздырылган, моны беркем дә тәгаен генә әйтә алмый). Янәсе, җитәкче үзенең хезмәткәреннән тавыш бирү турында сораша.

Антон Лукаш әйтүенә караганда, фейклар тудыручыларның фантазиясе кими, алар уйлап чыгарган уйдырмалар хәзер тупасланганнан-тупаслана гына бара. Мондый очраклар өчен җавалылыкны закон нигезендә катгыйландырганда гына аларны җиңеп булачак дип саный ул. Корпус тарафыннан барлыгы 370 фейк тикшерелгән, мониторингланган һәм анализланган.

Фәрит Нурмөхәммәтов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: