Шәһри Казан

Антон Цветков Эдуард Сәлахетдиновның хокуклары һәм законлы кызыксынуларының үтәлеше хакында Фэйсбукта язган

Кичә Казанга Россия Җәмәгать палатасының куркынычсызлык буенча комиссия рәисе Антон Цветков килде. Аның максаты - Казандагы икенче СИЗОда утыручы Яшь гвардиянең "Агенты" проекты активисты Эдуард Сәлахетдиновның хокуклары һәм законлы кызыксынуларының үтәлешен тикшерү. Кичә Антон Цветков күргәннәрен факт рәвешендә Фэйсбук социаль челтәрендә бәя бирмичә генә бастырды. 1. СИЗОга кергәндә кыенлыклар кичермәдем,...

Кичә Казанга Россия Җәмәгать палатасының куркынычсызлык буенча комиссия рәисе Антон Цветков килде. Аның максаты - Казандагы икенче СИЗОда утыручы Яшь гвардиянең "Агенты" проекты активисты Эдуард Сәлахетдиновның хокуклары һәм законлы кызыксынуларының үтәлешен тикшерү. Кичә Антон Цветков күргәннәрен факт рәвешендә Фэйсбук социаль челтәрендә бәя бирмичә генә бастырды.

Реклама

1. СИЗОга кергәндә кыенлыклар кичермәдем, берсүзсез керттеләр.

2. Тикшерүче Эдуардны тикшерү эшендә көтте, аны конвой белән алып китәргә тиеш иделәр, әмма безнең үтенеч буенча, Эдуард белән шәхсән сөйләшү өчен, конвойны кичектереп тордылар.

3. Минем үтенеч буенча бөтен очрашу видеорегистраторга яздырылды һәм бу 30 минут барды. Эдуард безнең сөйләшкән сүзләрне халыкка чыгарырга ризалык бирде.

4. ИВСка ул 21 августта 11.00 тирәсендә кабул ителгән, зарлары юк.

5. СИЗОга шимбә 22 августта 22.00 тирәсендә карантин блогының 42нче камерасына кабул ителгән. Камерада сигез кешегә 6 ятак булган, камерадашлары аңа урыннарын биреп, ул караватта йоклаган.

6. Икенче көнне якшәмбе иртән камерада 6 кеше калган.

7. Аның сүзләренчә, көн саен аның катнашында тикшерү эшләре алып барыла, конвой иртәнге 7дә алып китеп, 19дан 22гә кадәр китерә.

8. Иртәнге ашны Эдуарда камерада ашый, аннары "сухой паек" белән туклана. Тикшерүче чәй белән кайнар су бирә.

9. Пәнҗешәмбе температура 37.5кә кадәр күтәрелгән, табиб дарулар биргән.

10. Тикшерү эшләренә "Ашыгыч ярдәм" чакыртылган, температураның 37.5 булганы теркәлгән. Тикшерү эшләре дәвам иттерелгән.

11. Хәзер тартмаучылар өчен 60нчы камерада утыра, ТВ, киртәләнгән санузел бар, суыткыч юк, мәйданы 25 метр.

12. Эдуард сүзләренчә, физик йогынты кулланылмаган, зарлары юк.

13. 30 августта, каратин блогында булганда, камерада салкын булудан зарланган, тәрәзә куйганнар. Без әлеге камераны да карап чыктык. Гомумән алганда, канәгатьләнерлек.

14. Беренче һәм бердәнбер мәртәбә кичә душ керергә мөмкинлек биргәннәр.

Тикшерү комиссия рәвешендә түбәндәге затлар катнашында алып барылды:

ТР Җәмәгать палатасы рәисе Фомин А.А.

ТР Җәмәгать күзәтү комиссиясе рәисе Расческова Л.В.

ТР Җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзасы һәм ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Ахипов Н.А.

ТР Җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзасы Сабиров А.А.

ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне тәкъдим итүче Карпухин К.А.

Текст тикшерүдәге барлык катнашучылар белән килештерелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: