Шәһри Казан

Арага дошман кермәсен: Татарстанда сайлау компаниясе тәмамланды

Елына ике тапкыр, өчәр көн сайлаган юк иде әле. Сайлау комиссиясе әгъзаларына кызу булгандыр. Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирүләрдән айнып җитмичә генә, икенче буразнага кереп киттеләр.

Икенчесе дә беренчесеннән җиңелрәк булмады. Конституция өчен тавыш бирүдә ил язмышын хәл итсәк, 13 сентябрьдә республика белән алдагы биш елда җитәкчелек итәчәк кешене сайладык. Дөрес, кытыршылыкларсыз булмады. Әмма сәясәттә ансыз булмыйдыр да, мөгаен...

Чит “җимеш”
Сайлауларга берничә көн кала гына Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы фонды 40 минутлык видео материалны Интернет челтәренә таратты. Анда Президентлыкка кандидат Рөстәм Миңнеханов нәселе, аның милке, имеш чит илләрдә булган торагы, шәхси йортлары һәм башкалар турында сүз барды.
Шундыйрак фильмны Алексей Навальный командасы Новосибирск депутатлары хакында да төшереп, Интернетка “элгән” иде. Анда да коррупциягә каршы булган Алексей әфәнде җирле сайлауларда катнашкан кандидатларның акчасын санап күрсәтте.

Һәм... һич көтмәгәндә август азагында Алексей Навальный агуланып, хастаханәгә эләгә. Аның агулануы Татарстан хакында фильм чыкканчы булса да, кайберәүләр Навальныйны Татарстанның хәйләкәр тататарлары агулаган, дип шаярткалап та алды. (Тапканнар шаяртыр нәрсә!) Тик кеше гомере белән шулай шаярырга ярыймы соң инде? Аннан, әле чыкмаган фильм өчен кемнедер “наказать” итү кәмит тоелыр иде.

Тик бу фильм белән генә Навальный штабы теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмады. Соңрак алар социаль челтәрләрне эшкә җикте. Элек кенә ул халыкның пичәтли торган машинкада текст басып, бармаклары кәкрәеп беткән. Хәзер исә бик тә җайлы “бот” дигән нәрсә уйлап таптылар. Бот дигәч тә, гәүдә өлеше хакында сүз бармаганын аңлыйсыздыр инде. Моны гади генә итеп, компьютерда программалаштырыла торган продукт дип атыйк. Ул, кирәк икән көнгә меңәрләгән кешегә бер үк төрле хат юллый ала.

Алексей Навальный командасы менә шул ботны эшкә җикте дә инде. Нәкъ сайлау көнне! 13 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирмәскә өндәгән хатлар алучылар бәлки сезнең арада да булгандыр әле. Теләсә кем өчен тавыш бирегез, әмма Миңнехановны гына сайламагыз, янәсе!
Социаль челтәрдәге постлар астына да шундый ук ботлар һөҗүм итеп, шәрехләүләр язып утырды. Моны белгеч буларак чакырылган Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Малькевич та билгеләп үтте.

– Татарстанга быел “уңыш елмайды”. Республика берничә оппазицион команданың сайлау алды технологияләрен сыный торган мәйданга әверелде. Биредә алар көчләрен сынап карый, ә 2021 елда моны зуррак масштабта кулланырга ниятли, – дип бәя бирде ул.
Навальный бер яктан һөҗүм итсә, Ходорковскийның “Берләшкән демократ”лары икенче яктан “чеметкәләде”. “Берләшкән демократлар” объектив рәвештә иң көчсез кандидатларны сайлап алып, аларны сайлауга әзерли. Тегеләре исә гап-гади әйберләрдә дә абына, дигән фикердә Малькевич.

Реклама

Сайлау комиссияләре дә читтә калмый
Басым ясаулар кандидатларга гына түгел, ә сайлау комиссиясе әгъзаларына да булган. Сайлауларның икенче көнендә бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бик тәэсирле итеп сөйләде.

 – Бик җитди хәлләр булды, дорфа, 90нчы еллардагы кебек. Мин бу хакта әйтергә һәм без боларны күрми калдык дип уйлаучыларны кисәтергә тиеш. Мин безгә бер дә иптәш булмаган бу иптәшләрнең һәркайсының фамилияләрен атаячакмын, – дип кисәтте Кондратьев.
Аның сүзләренчә, сайлаулар вакытында Үзәк сайлау комиссиясенә 50 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Шулай ук 536 шалтырату булган, ике мөрәҗәгать прокуратурага кадәр барып җиткән. Бу мөрәҗәгатьләр барысы да каралган, аңлатмалар бирелгән.

– Без демократия, көндәшлекне, ачыклыкны, легитимлыкны үстерәбез. Әмма болар барысы да алдан уйлап күрсәтелгән дорфалыктан, фейклар басымыннан сакланган булырга тиеш. Көндәшлек билгеле бер иҗтимагый стандартлар кысаларында, сәяси көрәш буларак барырга тиеш, – дигән фикердә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Көндәшлек дигәннән. Киләсе, 2021 елда безне кабат сайлаулар көтә. Бер елдан – 19 сентябрь көнне без Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән мәшгуль булачакбыз. Шул исәптән, Россиянең 8 субъектында башлыклар алышыначак. Бу исемлектә Чечня Республикасы да бар. Анда сайлаулар ничек узар икән, кызык...

Нәтиҗә
Читтән ни кадәр генә тәэсир ясарга теләүчеләр булмасын, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә сайлаулар уңышлы узды. “Бердәм Россия” сәяси партиясе өчен Калуга өлкәсендә , мисалга, 86 процент сайлаучы тавыш биргән. Ил күләмендә бу иң югары күрсәткеч! Ә иң түбән күрсәткеч Костромада. Анда җирле Дәүләт Советы сайлауларында лидер партия өчен 30,1 процент сайлаучы тавыш биргән. Аның каравы, Җыенга өр яңа өч сәяси партия узган. Болар “Фаберлик”ка нигез салган Алексей Нечаевның “Новые люди” партиясе, “За правду!” һәм рәссам Вася Ложкин нигез салган “Зеленая альтернатива” партияләре. Кызык һәм сәеррәк партияләр. Боларның исемнәрен укыгач та, йә Ходай, безне шундыйлар кулына калдырма, дип сорыйсы килә.
Ни генә дисәләр дә, ничек кенә су болгатырга маташсалар да, бар да алай ук начар түгел әле бездә! Республикабыз тыныч, тамагыбыз бөтен! Илләр генә имин булсын, арага дошман кермәсен!

P.S. Татарстан Президенты итеп кабат сайланган Рөстәм Миңнеханов 18 сентябрь көнне Конституциягә кул куеп, ант итәчәк.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: