Шәһри Казан

Аркадий Дворкович: "Без венчур инвестицияләрен барлыйбыз, ә башкалар ничек исән калу турында уйлана"

Казанда 7-8 апрельләрдә XV нче Россия венчур форумы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф буенча Совет президиумы әгъзасы, “Сколково” фонды рәисе Аркадий Дворкович, Россиянең венчур инвестицияләре кертү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен, Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды генераль директорының беренче урынбасары Анатолий Браверман, “Глобал Технолоджи Капитал” (АКШ) компаниясенең башкаручы директоры Александра Джонсон катнашты.

Россия венчур форумына илебезнең төрле төбәкләреннән, АКШтан, Кытайдан 200 эксперт килде. Бу чара, Россия һәм Татарстан Хөкүмәтләре теләктәшлегендә, Татарстанның Инвестиция-венчур фонды белән Россия венчур инвестицияләре кертү ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

Форумны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны татар, рус һәм инглиз телләрендә сәламләп:”Тере аралашу сагындырды, чөнки COVID чикләүләр ясады. Россиядә венчур инвестициясе базары үсешенә ышанам. Республикада һәм бөтен илдә венчур базарын үстерүгә омтылган экспертларга, инвесторларга һәм хезмәттәшләргә рәхмәт!”,-диде.

Реклама

Аркадий Дворкович:”Казанда узучы Россия венчур форумы мәйданчыгы ковидтан соңгы икътисадның киләчәк юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә. Венчур инвестицияләр үсеше пандемия зыяннарын җиңеп чыгарга ярдәм итә. Бу мәйданчыкта без венчур инвестицияләрен барлыйбыз, ә башкалар ничек исән калу турында уйлана. Без ахыры билгесез проектларга тәвәккәлләп инвестицияләр кертү турында сөйләшәбез. Без биредә тәҗрибә уртаклашабыз, киләчәктә кабатламас өчен, ялгышларны ачыклыйбыз”,-дип, әйтеп үтте.

Альбина Никконен:”Казанда бу форум инде 15 ел үткәрелә. Кыска гына вакыт аралыгында уңай үзгәрешләр бик зур. Бүген бу мәйданчык идеяләре һәм омтылышлары булган кешеләрне берләштерә. Ышанам: инвесторлар һәм эшкуарлар бер-берсен табачак”,-дип, Казан форумнарына югары бәя бирде.

“Казан Экспо” залында оештырылган StartupExpo RVF күргәзмәсе белән танышканда Рөстәм Миңнеханов яңа технологияләрне кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә дә файдалану файдага булачагын искәртте. “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешма директоры Айнур Айдельдинов әйткәнчә, күргәзмәдә тәкъдим ителгән өметле проектларны гамәлгә ашыруда тәвәккәл инвесторлар белән беррәттән, дәүләт грантлары ярдәме дә күрсәтеләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: венчур
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: