Шәһри Казан

“Бердәм булсак, без көчле булабыз!”

Казанда бүген Бөтендөнья татар конгрессының сигезенче корылтае тәмамланды. Съездның соңгы көнендә, гадәттәгечә, пленар утырыш булды. Анда Татарстанның сәяси һәм дини җитәкчеләре катнашты. Шул исәптән, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та чыгыш ясады.

Съездга илебезнең 77 төбәгеннән, 35 чит илдән бер меңләп делегат һәм 500 шәрәфле кунак чакырылды. Алар Казан белән генә танышып калмыйча, Болгар җиренә дә сәяхәт кылды. Съездның соңгы ике көне эшлекле очрашулар, фикер алышуларга корылган иде.

Пленар утырышны Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты белән башлап җибәрделәр. Шулай ук РФ Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның да тәбрикләү сүзләре яңгырады. Алар барысы да Татар конгрессы эшчәнлеген югары бәяләп, әлеге иҗтимагый органның милләтне берләштерүдә зур роль уйнавын искәрткән иде.

Шулай ук делегатлар килгән 40 тан артык төбәк җитәкчесе, чит ил җитәкчеләре дә котлау телеграммалары, рәхмәт сүзләре җиткергән. Моны Васил Шәйхразиев татарларның җирлекләрдә ни дәрәҗәдә тырышып эшләүләренә бирелгән югары бәя дип атады.

Утырышны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев биш елда башкарган эшләренә хисап  белән дәвам итте һәм алда тора торган бурычларга да тукталды.
“Сабан туйлар ярдәмендә  дөньяны татар милләтенең рухи, мәдәни гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Быел Казахстанда беренче тапкыр Иртыш буе, ә икенче елга Түбән Новгородта беренче тапкыр Идел буе Сабан туйлары уздырылачак. Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә, киләсе елдан башлап Сабан туйларга милли үзенчәлекләрне кайтаруны безнең алда бурыч булып куелды”, - диде Васил әфәнде.

Моннан тыш, Милли Шура алдында Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында, милләттәшләрнең тормышын яктырту һәм аларның төрле формадагы мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтә булдыру өчен яңа бүлекчә булдыру максаты да билгеләнде.

“Конгрессның 30 еллык эшчәнлегенә гомуми нәтиҗә ясаганда, Дөнья буйлап сибелгән һәр милләттәш үзен татар дигән бөек халыкның бер вәкиле итеп исәпли икән, һәр татарның шатлыгын үз шатлыгы, һәр татарның кайгысын үз кайгысы сыман күңеле аша үткәрә икән, бүгенге көндә һәрбер татар кешесе ана Ватаны дип Татарстан, мәркәзе Казан булуын йөрәге һәм рухы белән ихластан кабул итә икән, димәк, Конгресс үз миссиясен үти”, - дип нәтиҗә ясады Васил Шәйхразиев.
Чыгышын ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән тәмамлады. “Без киләчәгебезне нәрсәдә күрмибез? Сувенир халык булуда. Шуны онытмаска кирәк: милләт тиз генә юкка чыга алмый. Ә юкка чыкса аны беркайчан да кайтарып булмаячак”, - дип цитата китерде Васил әфәнде. Сүз уңаеннан, аны Съезд утырышында кабат Милли Шура рәисе дип сайлап куйдылар. Аның кандидатурасын җәмәгатьчелеккә Россия Герое Дамир Йосыпов тәкъдим итте.

Реклама

"Бүген Казан бөтен дөньядан татарларны җыйды. Мин сезнең арада булуыма бәхетле. Мин пилот: гомеремнең күп өлеше хезмәттә — очкычта уза. Минем күзәтүләр буенча, соңгы биш елда, Васил Габделгаязовичның (Шәйхразыев — авт) очу вакыты минекеннән күбрәк. Бу аның башкарган эшләре күп булуын раслый. Алдагы биш елга Милли Шура рәисе итеп Васил Шәйхразыевны сайларга тәкъдим итәм", - диде ул.
Моннан тыш Шурага 75 кандидат сайланылды. Алар арасында узган 5 елда эшләгән әгъзалар да, яңалары да бар.

Утырышта катнашкан Рөстәм Миңнеханов чыгышын кыска тотты һәм Съездга килүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде.
“Сезнең шундый патриот булуыгыз өчен, үзебезнең телебезне, динебезне гореф-гадәтләребезне күрсәткән хезмәтләрегез өчен сезнең һәммәгезгә дә рәхмәт! Монда тәнкыйтьләр дә булды, без аны да кабул итәбез. Әлбәттә без үзебезнең эшебездән канәгать түгел, безгә әле күп-күп эшләргә кирәк. Глобальләшү чорында үзебезне-үзебез ничек саклап калырга икәнен күрәбез. Беренче чиратта — гаилә. Әгәр дә без татарлар икән, үзебезнең гаиләдә телне кулланыйк. Икенчесе безнең динебез. Безнең һәрбер мәчет ул барып намаз гына укый торган урын булырга тиеш түгел, ул дингә генә түгел, гореф-гадәтләргә дә өйрәтү урыны булырга тиеш. Без бөтен чараларны да кулланырга тиеш. Менә 1100 ел элек безнең ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән. Сез шуны бәяләргә тиеш: быел бу бәйрәмне Президент Владимир Путин күрсәтмәсе белән билгеләп үттек. Бу безгә карата мөнәсәбәт. Бердәм булсак, без көчле булабыз!”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, милләткә кагылышлы башкарасы эшләр әле шактый. Бигрәк тә балалар белән эшләү буенча. Яшь буын белән эшләү, аларны Татарстанга, милләткә, тарихи урыннарыбызга якынайту мәсьәләсен Минтимер Шәймиев та чыгышында күтәрде.
"Безгә балалар, яшь буын белән шөгыльләнергә кирәк. Һәр кылган гамәлебез гореф-гадәтләребезне баетуга эшләргә тиеш. Кулдан ычкындырырга ярамый моны. Әгәр Болгарда кайбер шартлар тудырсак, балаларны төбәкләрдән алып килсәк, ислам дине турында сөйләргә була... Балачакта бер башка кереп калса, гомерлеккә истә калачак ул. Балаларның аңына сеңдереп калдырырга кирәк", - диде Минтимер Шәймиев.
Хәзерге Президент та бу фикерне дәвам итте.

“Безнең бу өлкәдә эшли торган бик яхшы “Сәләт” системасы бар. Аны көчәйтергә кирәк. Безгә Татарстан күләмен генә түгел, чит өлкәләр белән дә эшләү мөһим. Безнең бу өлкәдә җитешмәгән якларыбыз әле җитәрлек”, - диде ул.
Чыгышын да Президент рәхмәт сүзләре һәм дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамлады.
Утырыш азагында Съезд делегатлары резолюция кабул итте. Әлеге документ 14 бүлектән тора һәм утырыш барышында килеп ирешкән тәкъдимнәр, яңа бурычлар белән тулыланачак.


Фото: https://president.tatarstan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: