Шәһри Казан

“Безне күзәтәләр” - сизәсезме?

“Безне күзәтәләр” – бу сүзләрне бөтенебезнең ишеткәне бар һәм бу фантастик кинода түгел, ә чынбарлыкта. Фантазияләре бай булганнар әллә нинди шпион-маякчыклар турында да сөйли, спутниклар, НЛОлар дип куркыта.

Көндәлек тормышта да бер-беребезне күзәтеп, кызыксынып торабыз – адәм баласы шунсыз яши алмыйдыр инде. Койма ярыгыннан күршесенең ишегалдына күз сала ул, балконда тәмәке көйрәткәндә каршыдагы өй тәрәзендә күренеп киткән чибәр хатын-кызга күз төшерә.

Әлеге күзәтү-тикшерүләрнең дөньякүләм әһәмияткә ия булганнары да бар һәм алар халыкара килешү нигезендә эшләнә. Күрше дәүләтнең чикнең теге ягында нәрсә эшләп ятканын белү кирәк, бәлки ул сугыш уты кабызырга җыенадыр? Шул максаттан чыгып 1992 елда 23 ил кул куйган “Ачык һава килешүе” бар. Аның нигезендә разведчик-очкычлар күрше дәүләт территориясен карап әйләнә ала. Урман-басуларны карап, табигать күренешләренә сокланып йөрми, билгеле, ә хәрби инфраструктура үсешен күзәтә. Чын джентельманнарча инде бу: яшерер нәрсә юк бит, кер дә кара, янәсе. Әмма бу килешү сәяси һәм хәрби яктан зур әһәмияткә ия. Ул мәгълүматларның җитәрлек күләмдә булмавы аркасында сугыш утының теләсә кайсы вакытта кабынып китү мөмкинлеген аңлаган чакта кабул ителгән. Ләкин заманалар үзгә, тормыш бер урында тормый, сәяси аренада уенчыларның яңа буыны үсеп җитте. Ул буынның сугышны күргәне юк (бигрәк тә үз территориясендә), аларның уенча – атом-төш коралы барысын да хәл итә һәм башка берни дә кирәкми. Атом-төш коралының үзеннән соң берни дә кирәкмячәк, ә менә аны куллануны булдырмый калу өчен бик күп тырышлык кирәк.

Соңгы елларда дөнья җәмәгатьчелеген күп тапкырлар таң калдырган сәясәтче – Трамп булгандыр. Урта һәм кече ераклыкка очучы ракеталар буенча килешүдән чыкканнан соң, чират “Ачык һава килешүе”нә дә җитте. Һәр очрак, килешү таләпләре үтәлми дип, Россияне гаепләүдән башлана. Аларның очкычлары – безне, безнекеләр аларны күзәтә алмый булып чыга инде хәзер. Әмма АКШ бу эшне Европадагы эшнәләренә калдыра, алар бит килешүдән баш тартмаган һәм Россиянең һава киңлекләрен иңләргә хаклары бар. Ә Россиянең АКШ өстеннән карап әйләнеп кайта алырлык әшнәсе юк. Әмма спутниклар юк түгел. Алар АКШныкыннан азрак, әмма тиешле техник таләпләргә җавап бирә алырлык. Әлегә галәм киңлекләрендә тегендә-монда очарга ярамый дигән тыюлар да, килешүләр дә юк.  

Реклама

Әлеге хәрби-техник һәм сәяси характердагы килешүдән АКШ чыгып киткәч, башкаларның (хәзер анда 33 ил) калу-калмавы күпләрне борчымый да инде хәзер, чөнки төп уенчылар – Россия белән АКШ. Океан артындагы “өлкән ага”лары килешүдән чыккач, белгечләр Балтыйк буе дәүләтләре, Румыния, Польшаның да аңа иярү ихтималы бар диләр. Аңлашылганча, бу дәүләтләр барысы да Россия белән чиктәш, димәк, аларның һавасы да безнең күзәтү очкычлары өчен бикләнәчәк.Янәшәдә генә күршеңнең нишләп ятканын белү мөмкинлеге бетә. Ә ике арада койма ярыгы булу бер дә комачауламый инде ул үзе...  

Фото: Рамил ГАЛИ

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: