Шәһри Казан

Чит төбәкләрдә татар әдәбияты белән кызыксынучылар саны арта

Татарстан Дәүләт советында узган "түгәрәк өстәл"не Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев "Хәлең ничек, әдәбият?" дип атады. - Сөйләшү язучының матди, рухи халәте турында. Бүген яшь галимнәрне ничек тәрбиялибез? Әдәбиятны ничек итеп халыкка җиткерергә? - Разил Вәлиев әдәбият вәкилләрен борчыган төп берничә сорауны атады. -...

Татарстан Дәүләт советында узган "түгәрәк өстәл"не Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев "Хәлең ничек, әдәбият?" дип атады.

- Сөйләшү язучының матди, рухи халәте турында. Бүген яшь галимнәрне ничек тәрбиялибез? Әдәбиятны ничек итеп халыкка җиткерергә? - Разил Вәлиев әдәбият вәкилләрен борчыган төп берничә сорауны атады. - Безнең мең еллык әдәбиятыбыз бар, тик мең квадрат метрлы әдәбият музеебыз да юк. Бауман урамы, 19 йортта (элеккеге Матбугат йорты) китап сату өчен нибары 30 квадрат метр мәйдан каралган. Татарстаннан читтәге мәктәпләр кимеде. Милли мәктәп булмый икән, язучы да, укучы да булмый...

Әнә шундый рухта башланган очрашу милли әдәбиятларның торышы һәм үсеше, профессиональ кадрлар әзерләү, уку программаларында милли әдәбиятны чагылдыру, әсәрләрне рус теленә тәрҗемә итү, китаплар бастыру һәм аларны тарату мәсьәләләренә барып тоташты. Фәннәр академиясенең гыйльми совет сәркатибе Дания Заһидуллина үзенең чыгышында газеталарда әдәби тәнкыйть мәкаләләре юклыгына тукталды. Ул киләчәктә әдәби журнал редакцияләре белән бергә әдәби тәнкыйть юнәлешен үстерергә кирәк диде.

Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан чит төбәкләрдә безнең әдәбият белән кызыксыну арта баруын җиткерде. Моңа мисал итеп ул Тыва республикасында, Кабардино Балкариядә, Чувашиядә "Моабит дәфтәрләре"нең тәрҗемәсе чыгуын китерде.

Реклама

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов татар язучыларының әсәрләре Мәскәүдә чыга торган басмаларда басылмавы, "Литературная газета" ның моның өчен акча соравы хакында борчылып сөйләде. Ул милли әдәбиятны саклап калу өчен иҗатчыларга республика әдәби фонд булдырырга кирәк дигән фикердә.

Республикада әдәби тәрҗемәләр өчен грантлар булсын иде, дигән теләген дә җиткерде. Татар ПЕН үзәгенең башкарма директоры Әхәт Мушинский татар әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр арасында рус телен камил белмәүчеләр дә барлыгына басым ясады. Ул шулай ук татар язучыларының әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итү зарурлыгына да тукталды.

Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров исә бүген дәүләт хисабына китап чыгару бездә генә калып баруын ассызыклады. Узган ел нәшриятта 265 исемдә китап басылган. Шул исәптән 39 язучының күп томлыгы дөнья күргән.

- Бүген укучы Нәкый Исәнбәт әсәрләрен сорый. Шуңа күрә аны чыгарсак, әйбәт булыр иде. Балалар китапларының тиражы 10-15 меңгә җитә. Алар өчен ел саен 25-30 китап нәшер ителә. Бүген язучы китабын тотып мәктәпләргә дә, балалар бакчаларына да бара алмый. Шуңа күрә кечкенә булса да, Бауман урамындагы кибетне март аенда ачарга тиешбез, - диде Дамир әфәнде.

"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар министрлыкларга, Фәннәр академиясенә, КФУга кайбер тәкъдимнәр белән чыктылар. Әйтик, Мәдәният министрлыгына - Татар әдәбияты музеен булдыру мәсьәләсен; Мәгариф һәм фән министрлыгына - "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстанда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында 2016 елда Язучылар берлегенә матур әдәбият әсәрләрен язуга ике грант һәм татар әдәбиятының бүгенге хәле турында фәнни хезмәт язуга бер грант бирү мөмкинлеген; "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына нәшер ителә торган матур әдәбият әсәрләре исемлеген киңәйтү мөмкинлеген карарга, Әдәбият елында үткәрелә торган чараларны киңрәк яктырту кирәк дигән тәкъдимнәре күтәрелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: